Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №48 «Алтынчеч» с. Большие Кургузи Зеленодольского муниципального района РТ»/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Зур Карауҗа авылының 48 нче номерлы "Алтынчәч" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422525, Зеленодольский район, с. Большие Кургузи, ул. Школьная, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-712-80-10 |
| E-Mail: | ambdou48@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №48 «Алтынчеч» с. Большие Кургузи ЗМР РТ» |
| Руководитель: | Шигапова Гульчачак Хафизовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 35 |
| У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №48 «Алтынчеч» с. Большие Кургузи Зеленодольского муниципального района РТ»/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Зур Карауҗа авылының 48 нче номерлы "Алтынчәч" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
1 Сенябрь - Белем көне!!! 01.09.2015

-
"Хәзинәләр утравына сәяхәт" 13.08.2015

-
Гаилә көне 08.07.2015

«Алтынчәч” балалар бакчасында Гаилә көне уздырылды. Балалар матур итеп үзләренең гаиләләре турында сөйләделәр.Шәҗәрә белән таныштылар, әти-әниләр, әби-бабайлар турында җырлар җырладылар. Балаларга өй эше итеп, әти-әниләр белән бергәләп, гаилә шәҗәрәсен төзергә йөкләнде.
-
Халыкара балаларны яклау көне. 01.06.2015

Бүген -1 июнь Халыкара балаларны яклау көне. "Алтынчәч" балалар бакчасында шушы көнгә карата эстафета оештырылды. Балалар ике командага бүленеп үзләренең көчен сынаштылар: йөгерделәр, сикергечләрдән сикерделәр, кыршау аркылы чыктылар, кечкенә тупларны кәрзиннәргә ташыдылар һ.б. төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Ахыргы нәтиҗәсе-дуслык җиңде.
-
Сабантуй! 30.05.2015

30нчы май көнендә Карауҗа авыл җирлегендә Сабантуе бәйрәме булып узды. Бәйрәмдә "Алтынчәч" балалар бакчасы балалары да актив катнашты. Балалар өчен аерым мәйданчык әзерләнгән иде. "Йомырка ташу" , "Кашык белән су ташу", "Чүлмәк вату", "Аркан тартышу ", "Әтәчләр сугышы" кебек уеннар гөрләп узды. "Иң оста биюче", "Иң оста җырчы" бәйгеләре аеруча күңелле узды. Бәйгеләрдә актив катнашкан балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Сау бул бакча! 27.05.2015

27нче май көнне "Алтынчеч" балалар бакчасында "Сау бул бакча" дип исемләнгән кичә булып узды. кичәгә хөрмәтле кунаклар чакырылды; ата-аналар, җирле үзидарә рәисе Шакиров Марат Госман улы, испалком сәркатибе Сабиров Илфат Кадыйр улы, авылның китапханәчесе Җиһаншина Дания Гани кызы һ.б. Кичә шигырьләр, җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Кичәнең азагында килгән кунаклар матур итеп теләкләрен, киңәшләрен җиткерделәр һәм балаларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Зурлар төркемендә әшләгән тәрбиячеләргә, тәрбияче ярдәмчесенә ата-аналардан зур рәхмәт сүзләре җиткерелде.
-
Тантаналы митинг 08.05.2015

Халкыбызның фашизмны җиңүенә 70 ел тулды. Ул көнне халкыбызның батырлыкларын һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алабыз.
Тантаналы митингта "Алтынчәч" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары да катнашты.Алар матур итеп шигырьләр сөйләделәр, биеделәр һәм җырладылар.
-
Бөек Жиңүнең 70 еллыгы!!! 07.05.2015

Безнең илебез ел саен Җиңү көнен олылап бәйрәм итә.Бу атнада бакчабызда эшчәнлек Бөек Җиңү көненә карата алып барылды.Балалар белән ачык шөгыль булып үтте, әңгәмәләр, презентацияләр оештырылды. балалар алган белемнәрен, күргәннәрен рәсемнәрдә, кул эшләрендә чагылдырдылар.
-
"Весна победы" шигырьләр конкурсы. 06.05.2015

Җиңү көне-яшьле күзләр бәйрәме ул. Җиңү көне безнең өчен һәрвакыт горурлык,сугышчан дан һәм батырлык символы ул. Зурлар төркемендә йөрүче балалар: Хуснутдинов Динар һәм Сибаева Иделия Яшел Үзән шәһәрендә 6нчы май көнне булып узган"Весна Победы" шигырьләр конкурсында катнаштылар. Еллар, ил - көннәр имин һәм тыныч булсын! Җиңү көннәре безнең һәм балаларыбызның хәтерендә мәңге сакланыр!
-
Поделки сделанные вместе с родителями. 25.04.2015

На этой недели вместе с родителями провели очередной субботник. Сделали поделки для детской площадки. Каждый из нас что-нибудь придумывал,чтобы порадовать детей!








