Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)-713-42-99;+7(843)-713-75-04 |
| E-Mail: | Shkola.16@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Сайфутдинов Рустам Равилевич |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 273 учащихся |
| У нас учат: | 22 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
"Каждый день горжусь Россией" 16.04.2017

Россияне проверят знания о Великой Отечественной войне
22 апреля
https://vk.com/test_vov, https://www.instagram.com/gorzhus_rossiei/
22 апреля состоится Международная акция "Тест по истории Великой Отечественной войны"
#каждыйденьгоржусьРоссией #кдгр
Масштабное историческое тестирование пройдет по всей России и за рубежом, предполагается, что участие в нем примут не менее 300 тысяч человек.
Международная акция «Тест по истории Великой Отечественной войны» проводится Молодежным парламентом при Государственной Думе в рамках проекта «Каждый день горжусь Россией!» уже во второй раз. Годом ранее почти 230 тысяч участников правильно ответили лишь на шестьдесят процентов вопросов.
Задания к тесту составят ведущие ученые Московского государственного университета имени М. В. Ломоносова. Всего участникам предложат за 30 минут ответить на 30 вопросов, которые охватят не только военные события, но и подвиги героев, жизнь тыла, освобождение от фашизма Европы.
Участие в Тесте:
1.Участие в Тесте является добровольным и бесплатным.
2.Участником Теста считается:
1) лицо, которое получило, заполнило и сдало на проверку бланк Теста на площадке проведения Теста;
2) лицо, которое заполнило и отправило на проверку он-лайн форму Теста на сайте Теста (кдгр.рф).
3.Участниками Теста могут стать граждане Российской Федерации, соотечественники, проживающие за
рубежом, иностранные граждане, независимо от возраста, образования, социальной принадлежности и
вероисповедания.
-
11.04.2017

-
Габдулла Тукай исемендәге VII Халыкара уку бәйгесенең татар театрының110 еллыгына багышланган “Театр яктылыкка, нурга илтә” дип исемләнгән муниципаль туры 02.04.2017

30 нчы март көнне Яшел Үзән районының Әйшә урта мәктәбендә чираттагы Тукай укулары узды. Әлеге чарага ТР Язучылар берлегеннән шагыйрь Газинур Морат, Рифат Сәлах; театр белгече Луара Шакирҗан, Г.Камал театры актеры Хәлим Җәлалов һ.б. әдәбият әһелләре катнашты. Безнең мәктәптән 10 нчы А сыйныфы укучысы Абубакиров Әмир Р.Миңнуллинның “Туфанга килешә ул!” исемле шигыре белән бик уңышлы чыгыш ясап, икенче урынга лаек булды.
-
29.03.2017

-
Нәүрүз бәйрәме. 29.03.2017

Халык бәйрәмнәре – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар халыкның милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү дә тудыралар. Әгәр дә халык бәйрәмнәре югала, юкка чыга икән, бу инде аның рухи байлыклары саега баруын чагылдыра. Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, яңа көйләр башкару, очрашу – танышулар шушы көннәрдә була. Бүген бездә бәйрәм-күңелле Нәүрүз бәйрәме үтте.
Быел бәйрәмне шәһәребезнең балалар иҗат мәктәбе белән берләшеп уздырдык. Шунлыктан ул быел тагын да матуррак, күңеллерәк булып чыкты. Иҗат мәктәбендә укучыларыбыз һәм бер үк вакытта “Сәләт-Яшел Үзән” клубы әгъзалары, үзләренең уен коралында уйнау осталыкларын (Сөнгатуллин Раниф, 9 сыйныф), шигырь сөйләү (Вохидов Булат, 4 сыйныф), җырлау (Маланьева Эльвира, 8 сыйныф) һ.б. осталыкларын күрсәттеләр. ШБИ мәктәбенең тәрбия эшләре буенча җаваплы хезмәткәре Лотфуллова Дания Сәлимулла кызына һәм укытучылар коллективына олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Педагог-организатор Садриева Д.С.
-
«Йөрәк җыр сорый” 17.03.2017

16 нчы март көнне Ф Шәфигуллин китапханәсендә якташ язучыбыз Азат Вергазовның тууна 85 яшь тулу уңаеннан кичә оештырылды. Кичәгә язучының бертуган сеңлесе килгән иде, ул абыйсы белән булган балачак хәтирәләрен искә алды. Шулай ук кичәгә Азат абый белән иңне-иңгә куеп күп еллар бергә татар гимназиясендә укыткан укытучылар Вил Шагиязданов һәм Алсу Камилевна килгән иде. Алсу Камилевна Азат Вергазов шигырьләренә 6 җыр иҗат иткән, шуларның берсен матур итеп башкарды. Кичәне оештыручыларга зур рэхмэт.
-
“Переведи! Татарча өйрәнәбез!” интеллектуаль уены. 16.03.2017

14 нче март көнне 16 нчы мәктәптә сәләтле балалар һәм талантлы яшьләрне туплаучы «СӘЛӘТ - ЯШЕЛ ҮЗӘН КЛУБЫ » “Переведи! Татарча өйрәнәбез!” интеллектуаль уенын уздырды. Уенны ТНВ каналында шушы уенның алып баручысы Илсур Нафиков алып барды.
Уен шәһәркүләмендә узды, бу чарада катнашу өчен, шәһәрнең 3, 4, 7, 14 нче мәктәпләреннән икешәр укучы килгән иде. Уенның җиңүчесе 3 нче мәктәп укучылары булды. Әфарин!
-
Театр яктылыкка, нурга илтә... 13.03.2017

Театр – кеше күңеленә иң якын сәнгать төредер, мөгаен. Ул кешене, бар гамен оныттырып, сәхнә дөньясына тартып кертә, уйландыра да, моңландыра да, көлдерә дә, елата да, җырлата да, юата да... Ә иң мөһиме: театр игелекле булырга өнди. Театр сәнгатенә гаять зур миссия йөкләнгән. Ул да булса уен аша баланың туган телебездә сөйләм телен үстерү, халкыбызның милли җәүһәрләренә һәм әдәби мирасыбызга ихтирам хисе тәрбияләү. Иҗади сәләтләре үз вакытында ачылып бетмәгән балаларның мөмкинлекләрен барлауда да зур ярдәм ул.
16 нчы мәктәптә Халыкара Туган тел декадасы һәм “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында 6 А сыйныфы укучылары Г. Камалның “Беренче театр” пьесасын сәхнәләштерде. Укучылар спектакльне искиткеч зәвык һәм осталык белән уйнадылар. Сәхнәдә үз-үзләрен тотышларына, артистлык сәләтләрен күрсәтүгә, зәвык белән кием сайлауга һәм сәхнә теленә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайсина С.И. әзерләде. Ата-аналар җыелышында да бу иҗат җимешләрен күрсәттеләр. Барлык мәктәп коллективы һәм әти-әниләр, олы рәхмәтләрен җиткереп, алга таба да яңа спектакльләр көтеп калуларын җиткерделәр.
Гайсина С.И.,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
-
Сәләт Клубларының 5 нче Рәсәй күләм гамәли семинары 11.03.2017

3.03-6.03 мартта Сәләт Клубларының 5 нче гамәли семинары булып узды. Семинар Рәсәй төбәкләрендә һәм Татарстан Республикасы районнарында Сәләт клублары эшчәнлегенә ярдәм итү максатыннан уткәрелде. Биредә республикабызның 12 район һәм шәһәрләреннән 40 бала катнашты. Программада төп акцент "Сәләт" хәрәкәтен алга җибәрүгә юнәлтелә.Аның нәтиҗәсендә хәзер Казанда, Яшел Үзәндә, Самарада, Буада, Ютазы, Әлмәт, Бөгелмә, Актаныш, Саба районнарында һәм Яр Чаллы шәһәрендә "Сәләт" клублары барлыкка килде. — Мондый клублар укучыларга да, укытучыларга, әти-әниләргә дә, республикабызга да кирәк, — дип белдерде "Сәләт" клубы президенты Игорь Смирнов — Семинар бик продуктив һәм файдалы үтте. Катнашучылар буларак 40 бала чакырылган, тик иҗтимагый челтәрләрдән күреп безгә әле сәлкешләребез дә килеп кушылды. Моны күрү тагын да батырлык, шатлык өстәде. Семинарның программасы бик тыгыз һәм файдалы. Башта катнашучыларны "Сәләт" дөньясы белән — принциплар, проектлар, гомумән "Сәләт" клубы эшчәнлеге белән таныштырдылар. Аннары псхологик һәм педагогик тренинглар үткәрелде. Соңыннан командада эшләү, шәхси үсеш һәм уңыш формуласы серләре ачылды.
-
11.03.2017

28 февраля в ЦДТ прошел научно-технический конкурс прикладного творчества «Город мастеров» из нашей школы участвовали Каримова Айгуль (8 класс) и Хабибуллина Алсу (7 класс ). Хабибуллина Алсу стала победителем
1 место в швейном деле;
Каримова Айгуль стала лауреатом











