Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)-713-42-99;+7(843)-713-75-04 |
| E-Mail: | Shkola.16@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Сайфутдинов Рустам Равилевич |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 273 учащихся |
| У нас учат: | 22 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Спайслар куллану профилактикасы 24.01.2017

17 нче гыйнвар көнне мәктәпкә полициянең яшүсмерләр белән эшләү бүлегеннән Галәветдинова Резидә Госман кызы һәм Войкина Альбина Илгизовна килеп наркотиклар, спайслар куллануның зарары, аны таратырга ярдәм күрсәтүчеләрне нинди җәза көтүе турында әңгәмә үткәрделәр. Укучылар полиция хезмәткәрләренә үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
«Сәмрух» ел премиясе 24.01.2017

20-нче гыйнвар көнне Сәләт йортында «Сәмрух 2016» ел премиясенең «Ел Клубы» һәм “Ел Паблигы” номинациясендә сайлап алу туры үткәрелде. Билгеле булганча, чараның төп максаты булып Сәләт хәрәкәтендә катнашучы сәләтле балалар һәм яшьләрне бүләкләү, алар хезмәтенә бәя бирү, Сәләт проектларын оештыручыларга, партнерларга, укытучыларга рәхмәт белдерү тора. Чараны «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов ачып җибәрде. Катнашучыларга уңышлар теләде, жюри әгъзаларына мөрәҗәгать итте, ә кунакларга рәхмәтен белдерде. Аның фикеренчә, «Сәмрух» премиясе Сәләт өчен бик кирәкле чара: ул Сәләтне дә сәләтлеләрне дә үстерә, киләчәк өчен нигез булып тора.
Укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясадылар, ә хәзер инде нәтиҗә көтәсе кала.
-
Поездка в Госдуму РФ 29.12.2016

Общественный помощник Уполномоченного по правам ребёнка в РТ, ученик МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ" и активист ДОО "Городской ученический совет г. Зеленодольск" Тимерхан Шайхутдинов был награждены поездкой в Государственную Думу Федерального Собрания Российской Федерации за активную деятельность в течение уже уходящего 2016 года. Он и другие активисты нашей Республики отправились в эту поездку 21 декабря. С самого утра для делегации из Татарстана была организована экскурсия по нижней палате парламента России, в ходе которых также активисты посетили кабинеты фракций политических партий в Госдуме. К тому же ребятам посчастливилось встретиться и поговорить с Владимиром Вольфовичем Жириновским - руководителем фракции партии "Либерально-демократическая партия России" - и с Геннадием Андреевичем Зюгановым - руководителем фракции партии "Коммунистическая партия РФ".
-
Яңа ел бәйрәме! 29.12.2016

23 нче декабрь көннәрендә укучыларның көтеп алган Яңа ел бәйрәме үтте. бәйрәм бик кызыклы булды, Кыш бабай да килде, бүләкләрдә бирде. Укучылар җырладылар, биеделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Укучыларыбыз тарафыннан әзерләнгән Яңа ел тамашалары булып үтте. Тамашага әти – әниләр, әбиләр, абыйлар, апайлар килгән иде. Бәйрәм бик күңелле үтте. Һәр класс узенчәлекле костюмнар һәм чыгышлар әзерләделәр, бик матур концерт номерлары да тәкъдим иттеләр. Яңа ел бәйрәме һәркем күңелендә кызыклы тамашалары белән истә калды.
-
«Мы живем, чтобы нести миру добро и красоту» 20.12.2016

Декада инвалидов – это напоминание всем о том, что рядом с нами живут «особенные» люди, требующие нашего внимания, милосердия и заботы, кроме того это возможность для людей с ограниченными возможностями заявить о себе, своих талантах и способностях, продемонстрировать свою неиссякаемую жизненную энергию и показать всем хороший пример полноценной жизни. Мероприятие было проведено местной организацией помощи инвалидам “Мы вместе” Зеленодольского района РТ и ее учредителем Абрамовой С.А. И хотя этот день трудно назвать праздником, но этот день - день сильных и устремлённых людей, людей, начавших жизнь заново, людей, понимающих, как эта жизнь дорога, какой бы она не была! Мы хотим пожелать вам всем добра, счастья, терпения и взаимопонимания! Пусть ваша жизнь всегда будет наполнена самыми светлыми чувствами любви, надежды и веры.
-
“Шаяннар һәм тапкырлар” фестивале 17.12.2016

15 нче декабрь көнне Горький ис. Мәдәният йортында “Шаяннар һәм тапкырлар» фестивале узды. Барлык уенчылар да югары уен сыйфаты күрсәттеләр! Күнелле визиткалар уен барышынына күтәренке кәеф бирделәр. Безнең мәктәп КВНчылары да сынатмадылар. Музыкаль өй эшләрендә исә КВНчылар җыр һәм биюләр белән генә түгел, чыгышлар белән көлдерделәр. Бу искиткеч күнелле, кызык һәм үзенчәлекле булды! Фестиваль шәп! Уен нәтиҗәләренә килгәндә исә, безнең команда “АЧЫШ” номинациясендә җиңде һәм икенче турга узды. Афэрин!
-
«Тамчы шоу»да җиңү яуладык. 14.12.2016

13 нче декабрьдә ТНВ каналында оештырылган «Тамчы шоу» - интеллектуаль уенында катнашты. Безнең мәктәп укучылары Питрәч районы урта мәктәбе командасына каршы чыгыш ясады һәм 30/27 исәбенә җиңүгә иреште. Укучыларны зур җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
АФӘРИН!!!
-
“Мәктәбебез яшь әле, аңа 20 ел гына”. 14.12.2016

9 нчы декабрь көнне мәктәбебезнең 20 еллык юбилей тантанасы үткәрелде. Тантанага ветеран укытучылар, мәктәбебездә төрле елларда укытып – эшләп киткән укытучылар, хезмәткәрләр, шушы 20 ел эчендә мәктәпне тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучылары һәм бик күп кунаклар чакырылды. Очрашуга килүчеләр башта мәктәп, музей белән таныштылар, үзләрен укыткан укытучылары, классташлары белән очрашып мәктәп елларын искә төшерделәр.
Бәйрәм чыгарылыш укучыбыз Низамов Марат Рафаэлевич җитәкчелегендәге “Хыял” ансамбле чыгышы белән башланып китте. “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” , - диләр. Шуңа да кичәне алып баручылар Шәйхетдинов Тимерхан һәм Хабибуллина Алсу мәктәп тарихы турында мәгълүмат биреп киттеләр.
Сәхнәдә шушы 20 ел эчендә эшләгән директорлар – Чибинова Н.Ш., Газеева А.С. котлады. Кичә җырлы-биюле концерт номерлары белән үрелеп барды. Гадәттәгечә,
мәктәпнең туган көнендә “Ел укытучысы” һәм “Ел укучысы” бәйгесенә нәтиҗә ясалды.
Кичәне йомгаклап, сәхнәгә мәктәбебезне тәмамлаучы укучылар, укытучылар коллективы күтәрелде. Йомгаклау өчен сүз мәктәбебез директоры, мәктәп өчен янып-көеп йөрүче, Сәйфетдинов Рөстәм Равил улына бирелде. Ул барлык кунакларны бәйрәм белән котлады, укытучылар коллективына мактаулы грамоталар тапшырды, барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына зур рәхмәтен белдерде. Сәхнә алкышларга күмелде.
-
“Переведи – татарча өйрәнәбез!” 12.12.2016

Уенда катнашучылар бәйге алдыннан бик дулкынлансалар да, чара барышында югалып калмадылар, башваткыч сорауларга бик җитез һәм дөрес Менә чараның иң дулкындыргыч минутлары җитте. Кем күпме очко җыйган, кем җиңүче? Уенда беренче урынны “Лалә” командасы яулады. Нәтиҗәдә “Переведи“ (“Тәрҗемә ит”) уенының төп җинүчесе булды. Уенчыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Үзенчәлекле бәйрәм тамашасы һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
Мәктәп директорының, ата-аналар өчен, киңәйтелгән доклады. 28.11.2016

25 нче ноябрь көнне мәктәптә ата-аналар өчен отчет җыелышы булды. Җыелыш бәйрәм алды көненә туры килгәнлектән әниләр хөрмәтенә берничә концерт номеры куелды. Мәктәп директоры Сәйфетдинов Р.Р. “ 2016 нчы елда мәктәпнең уңышлары” темасына чыгыш ясады, укучыларның укулары һәм олимпиада нәтиҗәләре белән таныштырды, презентация тәкъдим ителде. Җыелышта мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Сафина В.Р. катнашты һәм чыгыш ясады. Чыгышлардан соң залда утыручылар үзләрен борчыган сорауларны килгән кунакларга бирделәр һәм барлык сорауларына да җавап алдылар.











