Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шаршадинская начальная школа - детский сад" Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422220, Республика Татарстан, Агрызский район, село Шаршада, улица Лесоводов, д. 17 а |
| Телефон: | +7(85551)2-62-54 |
| E-Mail: | Shar.agrz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шаршадинская начальная школа-детский сад" |
| Руководитель: | Ахметшина Айсылу Ахметгараевна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 25 учеников, 14 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шаршадинская начальная школа - детский сад" Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Әниләр бәйрәме! 30.11.2018

Көннең яктылыгы-кояшта,күкнең матурлыгы-йолдызларда,җир йөзенең гүзәллеге-хатын-кызларда. Шул уңайдан "Шаршады башлангыч мәктәп – балалар бакчасында» "Әниләр көне "үткәрелде.
-
Ата-аналар җыелышы. 26.11.2018

26 нчы ноябрь көнне Шаршады башлангыч мәктәп – балалар бакчасында ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта «Ата –аналарның хокуклары һәм бурычлары» темасына доклад укылды. Әти-әниләр 1 нче чирек нәтиҗәләре белән таныштылар. Ата-аналар белән имтиханнар, мәктәптә уздырылучы чаралар турында сөйләшелде.
-
"Сөмбелә бәйрәме" 30.10.2018

Мәктәптә “Сөмбелә” бәйрәме узды.
Бүген Шаршады башлангыч мәктәп – балалар бакчасына “Алтын көз” килде. Балалар җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, төрле уеннарда катнаштылар. Әти - әниләр ярдәме белән укучы кызлар ,бәйгедә катнашып , “Иң күркәм Сөмбелә” исеменә ирешү өчен матур - матур күлмәкләр әзерләгәннәр, ә малайлар гүзәл Сөмбеләләребезгә көзге бәйләмнәр(букетлар) ясаганнар."Уңыш 2018" дигән күргәзмә дә оештырылды . Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
День правовой помощи.
28.10.2018
31 октября 2018 года Уполномоченным по правам ребенка в Республике Татарстан совместно с председателем Комитета по социальной политике Государственного Совета Республики Татарстан С.М.Захаровой, республиканскими министерствами и ведомствами запланировано проведение Дня правовой помощи гражданам «Детский вопрос».
Данное мероприятие пройдет на базе МАУДО «Городской дворец творчества детей и молодежи №1» г. Набережные Челны (б-р Цветочный, д.16 (Новый город, 22/04)), тел. +7(8552)-56-91-15.
-
График школьных каникул.на 2018/2019 учебный год.
28.10.2018
Осенние каникулы продлятся семь дней - с 31 октября по 6 ноября 2018 года.
Зимние каникулы начнутся 26 декабря текущего года и продолжатся до 8 января 2019 года.
Весенние каникулы - с 23 по 31 марта.
Дополнительные недельные каникулы у первоклассников пройдут 11-17 февраля.
-
Җиңү көне! 08.05.2018

«Үлемсез полк» акциясе – 9 май бәйрәменең тагын бер күркәм традицияләренең берсе. Халык сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган туганнарының истәлекле фотосурәтләре белән урамга чыга.
Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә корбан булмаган!
Исемнәрен тарих безгә үзе
Саклап килә ерак еллардан!
-
Агач утырту. 07.05.2018

Менә өченче ел рәттән Шаршады мәктәбе укучылары Әгерҗе урманчылык инспекторлары белән мәктәп янында агач утырталар. Тырышып, күңелләрен биреп эшли алар.
-
Язгы каникуллар хәвеф-хәтәрсез үтсен!
24.03.2018
Мәктәптә 26 нчы марттан 1 нче апрельга кадәр язгы каникуллар бара. Мәктәпләрдә куркынычсызлык дәресләре үткәрелде. Балаларга янгын куркынычсызлыгы, язгы боз, сулыкларда хәтәрлек турында сөйләнелде. Хөрмәтле әти-әниләр, каникул вакытында балаларыгызга күз-колак була күрегез.Өегездә дә янгын чыгу куркынычы була күрмәсен. Йортыгыз, үзегезнең исән-имин булуыгызны кайгыртып, янгын белгертүче җиһазлар алып, аны стенага яки түшәмгә беркетегез, янгын сүндерү җайланмаларын алып куегыз. Электр чыбыкларына куәтле электр приборлары белән көч китермәгез. Балагызга куркынычсызлык чараларын аңлатыгыз. Хәвеф-хәтәр килеп чыккан очракта нишләргә кирәге турында сөйләгез. Балаларыгызга үзегез яхшы яктан үрнәк булыгыз. Өегездә хәвеф-хәтәр килеп чыккан очракта шалтырату өчен телефон номерларын күренә торган җиргә элеп куегыз. Һәм балагызга ничек шалтыратырга кирәген аңлатыгыз. Шырпы, ут белән уйнарга ярамаганын кисәтегез. Балаларны ялгыз өйдә калдырмагыз.
Истә тотыгыз, янгын хаталарны кичерми. Хәвеф-хәтәр килеп чыкса, 01, 112 телефоннары буенча шалтыратыгыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
-
21 нче февраль Халыкара туган тел көне 21.02.2018

Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе – тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Бу – безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.
-
Әлифба бәйрәме! 17.02.2018

Бүген бездә зур бәйрәм. 1нче сыйныф укучылары Әлифба белән саубуллашалар. Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, коллектив белән дус яшәргә, ярдәмчел булырга өйрәнделәр.
Кадерле әниләр! Әлифба бәйрәме – сезнең өчен дә зур тантана ул. Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез бик зур. Бәйрәмебез котлы булсын!






