Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шаршадинская начальная школа - детский сад" Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422220, Республика Татарстан, Агрызский район, село Шаршада, улица Лесоводов, д. 17 а |
| Телефон: | +7(85551)2-62-54 |
| E-Mail: | Shar.agrz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шаршадинская начальная школа-детский сад" |
| Руководитель: | Ахметшина Айсылу Ахметгараевна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 25 учеников, 14 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шаршадинская начальная школа - детский сад" Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Ата-аналар җыелышы.
24.11.2017
Октябрь дәвамында республиканың барлык мәктәпләрендә куркынычсыз Интернет айлыгы узды. Безнең башлангыч сыйныфларда да куркынычсыз интернет дәресләре үткәрелде. Бүгенге ата-аналар җыелышында да күп кенә мөһим проблемалар белән беррәттән балаларның Интернет челтәрендәге мәгълүмати куркынычсызлык мәсьәләсе дә күтәрергә булдык. Моннан тыш "Бердәм дәүләт хезмәтләре"(Госуслуги) турында мәгълүмат бирелде. Ата-аналар комитеты сайланылды.
-
Парламент дәресе. 31.10.2017

27 нче октябрь көнне мəктəптә Парламент дəресе узды. Быелгы дəрес «Татарстан Республикасы Конституциясе: егерме биш еллык тарих» дип аталган темага багышланды. Парламент дəресе – Татарстан Дəүлəт Советы белəн республиканың Мəгариф һəм фəн министрлыгы, Мəгарифне үстерү институтының уртак проекты - 2009 елдан алып уңышлы рəвештə гамəлгə ашырыла. Əлеге дəрестə укучыларга аңлаешлы телдə республика хакимиятенең закон чыгару (вəкиллекле) органының роле һəм бурычлары, кеше хокукы, иҗтимагый-сəяси тормышта катнашу ысуллары, Төп законның кеше тормышындагы роле хакында сөйлəнде. Парламент дəресе укучыларда сəяси-хокукый культура һəм актив граждан позициясе тəрбиялəүгə ярдəм итə.
-
Агач утырту. 08.10.2017

Узган атнаның җомгасында мәктәп укучылары урман инспекторлары ярдәме белән мәктәп яны территориясендә чыршы һәм нарат үсентеләре утыртылар. 2015 елда мәктәп ачылганнан бирле, укучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре көче белән әлеге территориягә миләш, юкә, чыршы, нарат һәм каен усентеләре җиргә керде. Әлеге изге гамәл урманга сак караш булдыру, бу проблемага җәмәгатьчелекне тарту, агачлык мәйданнарын киңәйтү максатларын уздырыла.
-
"Рәхмәт Сезгә укытучыларыбыз" 05.10.2017

Рәхмәт сезгә укытучыбыз,
Безнең яшь буынның
Йөрәгенә салдыгыз батырлык,
Күңеленә нур, теләгенә канат
Акылына бирдегез матурлык.
Бүген Шаршады башлангыч мәктәп – балалар бакчасында Укытучылар көнен уздырдылар.
Мәктәп укучылары укытучыларга бүләк ясады: авыл китапханәсе мөдире Айсинә Мауликаева һәм ата – аналар комитеты председателе Лилия Тугарова көче белән әзерләнгән концерт күрсәттеләр. Укучылар укытучыларны бәйрәм белән тәбрик итеп, җылы теләкләрен җиткерде. Шунысы игътибарга лаек, төрле бию-уеннарда укытучылар да катнашмыйча калмады. Соңыннан чәй табыны янында рәхәтләнеп сөйләшеп, хатирәләр белән бүлештек. Мәктәп директоры Айсылу Ахметшина матур итеп котлау сүзләре әйтте. Чын бәйрәм булды бу.
Укытучылар ныклы белем бирә, мәгърифәт нуры тарата. Аларга зур түземлек, нык исәнлек теләп калабыз.
-
Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән очрашу кичәсе 01.10.2017

1990 нчы елның 14 декабрендә 1 нче октябрь “Өлкәннәр көне” итеп игълан ителә. Иң беренче бу бәйрәмне Европада, аннан Америкада, ә инде 80 нче елның ахырында бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар. Шушы уңайдан без дә сез кадерлеләребезне кунакка дәштек
-
Сөмбелә. 29.09.2017

Сөмбелә – башак дигән сүз. Өлгергән башак, уңыш, байлык, көзге муллык дигән сүз. Менә шушы көзге байлыкта, муллыкта бәйрәм ителә торган бәйрәм ул – Сөмбелә. Көзге көн белән белән төн тигезләшкән көннәрдә үткәрелә ул бәйрәм. Шулай ук, җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны Сөмбелә дип атаганнар.
Балаларда халкыбызның яшәешен аңлау өчен күзаллау барлыкка китерү һәм кешеләр белән бергә күңел ачарга, шатланырга өйрәтү йөзеннән Сөмбелә бәйрәмен уздырдык.
-
Мәрхәмәтле Татарстан. 25.09.2017

“Көзге мәрхәмәтлелек атнасы“ уңаеннан, Шаршады башлангыч мәктәп - балалар бакчасы укучылары “Мәрхәмәтле Татарстан” эстафетасына кушылып, авылдашларыбызны изге эшләргә өндәү йөзеннән урамга аңлату акциясе белән чыктылар.
-
Мәктәптә эвакуация өйрәнү. 19.09.2017

Бүген мәктәптә өйрәнү эвакуациясе үткәрелде. Барлык укучылар, укытучылар, техник персонал эвакуация инструкциясен саклап эвакуацияләнделәр. Эвакуация ясаганда эвакуацияләнүчеләр алган белемнәрен практик рәвештә ныгытып уздылар.
-
Мәдәни көндәлек 18.09.2017

Бүген мәктәбебездә Мәдәният дәресе уздырылды. Мәдәният дәресендә балаларга сыйныф мәдәни көндәлек бүләк ителде. Көндәлек укучыларга республикабызның тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәтеп, рухи байлыкларыбыз белән якыннанрак танышырга ярдәм итәчәк.Класс җитәкчеләре балаларга көндәлек белән эшләү алымнарын аңлатты.
-
Организация питания.
18.09.2017
На основании постановления исполнительного комитета Агрызского муниципального района РТ от 17.01.2017 № 11 " Об организации питания учащихся в общеобразовательных организациях Агрызского муниципального района РТ" в образовательных учреждениях района предоставляется льготное питание для детей из многодетных семей. http://agryz.tatarstan.ru/rus/post/ruk_isp.htm?pub_id=830100






