Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шаршадинская начальная школа - детский сад" Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422220, Республика Татарстан, Агрызский район, село Шаршада, улица Лесоводов, д. 17 а |
| Телефон: | +7(85551)2-62-54 |
| E-Mail: | Shar.agrz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шаршадинская начальная школа-детский сад" |
| Руководитель: | Ахметшина Айсылу Ахметгараевна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 25 учеников, 14 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шаршадинская начальная школа - детский сад" Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
15 февраль-Герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. 15.02.2018

15 февраль-Герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Ул - татар халкының сөекле улы, шигырьләре белән фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган бөек шагыйрь.
-
14 нче февраль - Изге Вәли көне. 14.02.2018

14 нче февраль - Гашыйклар көне. Бу бәйрәмне билгеләп үтү – күркәм бер традициягә әйләнеп бара. Безнең мәктәбебез дә читтә калмады.Укучылар китапханәче Айсинә апалары өештырган бәйрәмне көтеп алалар, бер-берсенә матур теләкләр теләп “валентинкалар” ясыйлар.
-
10 февральдә илкүләмендә “Россия чаңгы юллары-2018” акциясе үтте. 10.02.2018

З6 нчы тапкыр үткәрелүче Бөтенроссия чаңгы ярышлары кысаларында, Татарстанның берничә районында «Россиянең чаңгы юллары-2018» ярышлары узды.
1982 елдан бирле үткәрелә торган Бөтенроссия чаңгы ярышлары илнең спорт тормышында әһәмиятле вакыйгалардан санала.
Әлеге чара һәр елны мөмкин кадәр күбрәк кешене сәламәт яшәү рәвеше алып баруга тарту максатыннан оештырыла.
Спортның чаңгы төре безнең районыбызда да киң таралган. Бу көнне "Россия чаңгы юллары -2018" массакүләм чара уңаеннан мәктәбебез укытучылары һәм укучылары , ата-аналар һәм чаңгы төрен яратучы барлык авылдашлар әлеге чарада актив катнаштылар.Барлык катнашучыларга да сәламәтлек һәм зур уңышлар телибез.
-
Подача заявлений на приём в школу.
01.02.2018
Прием заявлений в общеобразовательные учреждения на 2018-2019 учебный год осуществляется через личный кабинет портала государственных услуг:https://uslugi.tatarstan.ru
Заявление, поданное в электронном виде, будет рассмотрено так же, как заявление родителя (законного представителя), который обратился с заявлением лично в общеобразовательную организацию. После подачи заявления необходимо предоставить в выбранное общеобразовательное учреждение следующие документы:
· Копия свидетельства о рождении ребенка или документ, подтверждающий родство заявителя (для законных представителей - справка из органов опеки и попечительства);
· Оригинал свидетельства о регистрации ребенка по месту жительства или по месту пребывания на закрепленной территории или документ, содержащий сведения о регистрации ребенка по месту жительства или по месту пребывания на закрепленной территории.
- Постановление ИК АМР РТ от 19.01.2018 г. №12 о внесении изменений в Положение о порядке организации питания 30.01.2018
-
Балалар бакчасында Чыршы бәйрәме. 29.12.2017

-
Башлангыч сыйныфларда Яңа ел бәйрәме. 25.12.2017

-
Яңа ел кәефе 20.12.2017

Кардан фигура ясауның бер авырлыгы да юк, иң мөһиме, көчле салкын һәм җил генә булмасын. Ә калганнары шатлык кына.
-
Спид- гасыр чире. 01.12.2017

Әйбәт әйбер турында сөйләшүе җиңел дә, рәхәт тә. Әмма тормышта явызлык белән яхшылык янәшә бара.
1 декабрь – СПИД ка каршы көрәш көне. Без дә сыйныфларда СПИД, ВИЧ турында сөйләшәбез, искә төшерәбез, белемнәрне яңартабыз.
-
Әниләр бәйрәме! 25.11.2017

Әни... Әби... Дәү әни...
Бу сүзләрне күпме генә кабатласаң да, әйтеп туеп булмый. Безгә тормыш бүләк иткән газиз әниләребезнең җылы карашын, нурлы йөзләрен күрү, ягымлы сүзләрен ишетү, бернинди бизмәннәр белән дә үлчәп булмый торган кайгыртучанлыгын тою дөнья йөзендә иң зур бәхет ул.
Бу сүзләрдә күпме тирән мәгънә, яшәү көче,җылы хисләр агышы, күңелнең иң нечкә кылларын тирбәтүче самими нур агышы чагыла. Әйе, дөньяда иң гүзәл затларыбыз - хатын - кызлар булганда гына яңа тормыш ярала, кешелеккә җан өрүче хатын-кызларыбыз булганда гына кешелек дөньясы югалмаячак, һаман алга барачак.Бу гүзәл бәйрәм уңаеннан без «Шаршады башлангыч мәктәп – балалар бакчасында” да бәйрәм уздырдык. Гомумән, без һәр бәйрәмне үзенчәлекле, кабатланмас, югары дәрәҗәдә уздырырга тырышабыз һәм моңа ирешәбез дә. Бизәлгән зал, матур костюмнар, җырлы-биюле тамаша әни-әбиләребезнең күңеленә бик хуш килде. Балаларның җыр-биюләре, якты елмаюлары һәрберебезне үз балачагына алып кайтты, әниләрнең йомшак күңелләре ярларына сыймаган ташкындай тышка бәреп чыкты - һәр әни-әбинең күзендә шатлыклы яшь тамчылары иде. Балаларның нәни куллары ясаган бүләкне алу, иң бәхетле, дулкынландыргыч мизгелләр булды. Бәйрәм тәмам. Күңелләрдә тирбәлүче моң агышы һаман колакта яңгырый сыман...
Әниемнең кочагы
Изгелекләр учагы.
Балам диеп назлап-сөеп
Ярат-ярат син тагын.






