Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423078, РТ, Аксубаевский район, с. Старое Ибрайкино, ул.Культурная ,2а |
| Телефон: | +7(843)-444-65-04 |
| E-Mail: | st.ibr.sosh@yandex.ru, Staroibrayk.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староибрайкинская СОШ" |
| Руководитель: | Бикушева Лилия Минвагизовна |
| Год основания учреждения: | 1900 |
| У нас учатся: | 146 учащихся (укучы) / 13 воспитанников (мәктәпкәчә яшьтәге балалар) |
| У нас учат: | 18 педагогов (укытучы) / 2 воспитателя (тәрбияче) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
Тынычлык дәресе 01.09.2017

Белем көне уңаеннан 2 нче сыйныф укучылары белән "Без тынычлык телибез" темасына тынычлык дәресе уздырылды. Дәрес балалар арасында дустанә мөнәсәбәт, Туган илгә мәхәббәт тәрбияләүне күздә тотып оештырылды. Икенче бөтеньдөнья сугышы һәм тынычлык турында белемнәре баетылды. Ахырдан ак күгәрчен макетларын кисеп глобуска ябыштырдык. Илнең барлык почмакларында да тыныч тормыш булсын , дип теләк теләдек.
Руфия Нуруллина,класс җитәкчесе
-
Тынычлык дәресе 01.09.2017

4 сыйныфта «Тынычлык» дэресе үтте.Дәрес максаты:
Башкаларны кайгыртырга өйрәтү, үз иптәшләренә булышырга, аларның фикерләрен хөрмәт итәргә;балаларны яхшылык һәм дөреслек кануннары буенча яшәргә өйрәтү;
кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, үстерү. Иле өчен горурлана белергә өйрәтү.Тынычлыкны хөрмәт итәргә өйрәтү.
Дәрес эпиграфы итеп түбәндәге юллар алынды:.
Без яшибез бергә матур бу дөньяда,
Без җырлыйбыз бергә туган телебездә.
Безнең бар хыяллар - бәхетле киләчәк!
Бир Ходай, син безгә тынычлык дөньяда.
Дәрес "Һәрвакыт булсын кояш" җыры белән башланып китте. Дәрестә балалар кабаттан тарих битләрен яңарттылар, авыр сугыш юллары буйлап үттеләр. Тынычлыкның нинди көчкә ия булганлыгына тагын бер кат ышандылар.Халиуллина Н.М.
-
тынычлык дәресе 01.09.2017

"Тынычлык дэресе"
1. "Тынычлык " жырын тынлау 2.Тынычлык тошенчэсен анлату. 3."Без тынычлык яклы!."Кирэкми безгэ сугыш" темасына энгэмэ уткэру.3 Б сыйныфы җитәкчесе:Кадыйрова Г.Р.
-
01.09.2017
Бүген 1 а сыйныфында укучыларыбызның иң 1 нче дәресе булып “Тынычлык” дәресе үтте. Дәрестә “Тынычлык” сүзенең мәгънәсе, икенче бөтеньдөнья сугышы һәм тынычлык символы күгәрчен турында сөйләнде. Аннан соң күгәрчен рәсемнәрен кисеп газета ясалды.Дәресебезне барлык илләрдә дә тынычлык булсын дигән теләктә “Тынычлык” җыры белән тәмамладык.
Сыйныф җитәкчесе: Хасанова А.М.
-
Актлар залын ачу тантанасы 02.08.2017

Буген мәктәп күләмендә "Актлар залын ачу" тантанасы үтте. Бәйрәмдә укучылар,укытучылар, әти-әниләр һәм җирле үзидарә башлыгы Минигулов М.Г. да катнашты.Бик зур ярдәм күрсәтүләре өчен мәктәп укучыларның әти-әниләренә, мәктәп эшчеләренэ рәхмәтебезне белдерәбез.
-
21 - көн 24.06.2017

Бүген лагерьның соңгы көне. Шул уңайдан "Күңелле мизгелләр" дигән презентация карадык.Аннан соң саубуллашу дискотекасы оештырдык.
-
20 - көн 23.06.2017

Бүген "Олимпия уеннары" көне. Иң беренче балалар Олимпия уеннары тарихы белән таныштылар. Аннары төрле спорт уеннары уйнадылар. Көн бик күңелле үтте.
-
19 - көн 22.06.2017

Бүген көнебез иртәнге линейкадан башланып китте. Шуннан соң 22 нче июнь –хәтер һәм матәм көне турында әңгәмә уздырылды. “Файдалымы соң икмәк?” дигән темага сәламәтлек минуты булды. Иң мөһим чарабыз булып һәйкәл янына экскурсиягә бару булды. Анда безне ветераннар советы председателе Ярмухаметов Рахимҗан Вәлимхамәт улы каршы алды. Ул балаларны үзенең бала – чагы, сугыш еллары турындагы истәлекләре белән таныштырды. Бу еллардагы авыр тормыш турында сөйләде. Шуннан соң без яу кырында ятып калганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдык һәм чәчәкләр куйдык.
-
18 - көн 21.06.2017

Бүген лагерьның 18 нче көне. Эш “Янгын нидән килеп чыга” темасына әңгәмә белән башланып китте. Янгын чаңы сигналлары , янгынны сүндерү чаралары белән таныштылар.”Шырпыда кунакта” конкурсы һәм “Шырпы - балалар уенчыгы түгел” исеме астында спорт ярышлары уздырылды. Соңыннан янгыннан эвакуацияләнү чарасы оештырылды.
-
17 - көн 20.06.2017

Лагерьда эш көне “Модалы хөкем” исеме астында узды. Иң элек, “Мода тарихы” исемле презентация карап , моданың килеп чыгышын өйрәндек. Аннан соң балалар үзләре мода күрсәттеләр. Киемнәр һәркемнең күңеленә хуш килде. Алар арасында бал күлмәкләре дә, байкер киемнәре дә, татар халкының милли киемнәре дә, балалар уйлап тапкан яңа модалылары да бар иде. Хәтта яңа елда киелә торган маскаларны модага кертеп җибәрү теләген белдерүчеләр дә булды. Шушы көннән башлап, “Салават күпере” лагере балалары 2017 нче елның икенче яртыеллыгына һәр сезон өчен яраклы булган “Маска астында “ исемле мода тәкъдим итә. 20 нче июньнән башлап, чыршы бәйрәмендә генә киелә торган маскаларның күңелегезгә хуш килгәннәрен теләсә кая барганда кия аласыз. Модадан калышмагыз!







