Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423078, РТ, Аксубаевский район, с. Старое Ибрайкино, ул.Культурная ,2а |
| Телефон: | +7(843)-444-65-04 |
| E-Mail: | st.ibr.sosh@yandex.ru, Staroibrayk.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староибрайкинская СОШ" |
| Руководитель: | Бикушева Лилия Минвагизовна |
| Год основания учреждения: | 1900 |
| У нас учатся: | 146 учащихся (укучы) / 13 воспитанников (мәктәпкәчә яшьтәге балалар) |
| У нас учат: | 18 педагогов (укытучы) / 2 воспитателя (тәрбияче) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе» - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
16 - көн 19.06.2017

Лагерьда бүгенге эш көненең темасы “Шарлар көне”. Көнебез иртәнге линейка һәм зарядкадан башланды. Аннан соң “Кояшта пешү” темасына сәламәтлек минуты үтте. Беренче ярдәм күрсәтү турында сөйләнде. Мультфильм “Винни пух”күрсәтелде. Шуннан соң шарлар белән эстафета, күңелле уеннар, конкурслар булды. Гадәти шарлар искиткеч фигураларга әверелделәр.
-
15 - көн 17.06.2017

Лагерьда бүгенге эш көненең темасы “Эш остадан курка”. Көнебез иртәнге линейка һәм зарядкадан башланды. Аннан соң каникулда “Синең көндәлек режимың” темасына сәламәтлек минуты үтте. Шуннан соң авыл мәдәният йортының чаралар оештыручысы белән очраштык. Ул үзенең һөнәре белән таныштырды һәм гаилә көненә багышлангән “Әти-әни, мин – без гаилә” темасына чара уздырды. Төрле уеннар уйнадыла, гадәти ташларны чын сәнгать әсәренә әверелдерделәр.
-
14 - көн 16.06.2017

Бүген ”Сабын куыгы һәм Нептун”көне.
Иртәбез линейка һәм гимнастикадан башланып китте.
Шуннан соң “Колакларны ничек тәрбияләргә ” дигән сәламәтлек минуты булды. Саф һавада “Иң зур сабын куыгы” конкурсы оештырылды. Аннан соң көнебез күңелле уеннар белән дәвам итте.
-
13 - көн 15.06.2017

Бүген ”Диңгез төбенә сәяхәт” иттек.
Иртәбез линейка һәм гимнастикадан башланып китте.
Шуннан соң “Төз гәүдә” дигән сәламәтлек минуты булды. “Су асты тормышы” дигән мултьфильм карадык. Төркемнәр белән раскраскалардан балык,акула, үсемлекләр рәсемнәре кисеп алдык. Ул рәсемнәрне обойга ябыштырдык. Бик матур “Диңгез төбе” проекты килеп чыкты.
-
12 - көн 14.06.2017

Бүген ”Ишегалды уеннары!” көне.
Иртәбез линейка һәм гимнастикадан башланып китте.
Шуннан соң “Микроблар турында әкият” дигән сәламәтлек минуты булды. Өстәл уеннары: шашка шахмат, домино уйнадык.
Ә аннан соң көнебезне ишегалды уеннары белән дәвам иттек:үрдәк атыш, йөзек салыш, буяу-буяу, самавыр- самавыр кебек уеннар. Көн бик күңелле узды.
-
11 - көн 13.06.2017

Бүген ”Пират көне” бәйрәме.
Көнебез тантаналы линейкадан башланып китте. Линейкадан соң “Синең елмаюдан көннәр яктыра” дигән сәламәтлек минуты булды. Шуннан соң Пиратка киенү конкурсы булды. Балалар пиратка киенделәр. Уеннар уйнап ярыштылар.
-
10 - көн 12.06.2017

Бүген ”Россия көне” бәйрәме.
Көнебез тантаналы линейкадан башланып китте. Линейкадан соң “Син законнарны беләсеңме дигән темага әңгәмә узды.Балалар үзләренең белемнәрен бик яхшы күрсәттеләр. Аннан соң Минем кечкенә Ватаным символларына рәсем конкурсы үтте.Аксубай районының гербын, флагын ясадылар.Шуннан соң нәтиҗә ясадылар. Көн флешмоб белән тәмамланды. Балалар бик канәгать калдылар.
-
9 - көн 10.06.2017

Бүген лагерыбыз “Без – экологлар” дигән тема буенча эшләде. Урман һәм су без сине яратабыз дигән темага презентация карадык. Аннан соң мәктәп яннындагы чишмәгә экскурсиягә бардык. Шуннан соң һәр отряд плакатлар ясадылар.Барлык отрядның да плакатлары бик матур килеп чыкты. Плакатка “Тамчылар” төркеме “Чәчәкләрне өзмәгез!”, “Йолдызчыклар” төркеме “Табигатьне саклагыз!”, “Кояш” төркеме “Урманнарны саклагыз! дип исем бирделәр.
-
8 - көн 09.06.2017

Яшь ГИБДД инспекторы көне уңаеннан юл йөрү кагыйдәләре буенча “Поле чудес” уздырылды, велосипед төзелеше буенча презентация күрсәтелде һәм инде иң күңеллесе велосипед ярышы үтте.
-
7 - көн 08.06.2017

Бүген лагерыбызда спартакиада булып узды . Спорт төрләреннән: футбол, скакалка сикерү, җиңел атлетика, эстафета үткәрелде. Көн бик күңелле узды.







