Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423078, РТ, Аксубаевский район, с. Старое Ибрайкино, ул.Культурная ,2а |
| Телефон: | +7(843)-444-65-04 |
| E-Mail: | st.ibr.sosh@yandex.ru, Staroibrayk.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староибрайкинская СОШ" |
| Руководитель: | Бикушева Лилия Минвагизовна |
| Год основания учреждения: | 1900 |
| У нас учатся: | 146 учащихся (укучы) / 13 воспитанников (мәктәпкәчә яшьтәге балалар) |
| У нас учат: | 18 педагогов (укытучы) / 2 воспитателя (тәрбияче) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе» - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
"Тату сыйныф серләре" бәйгесендә... 28.04.2017

Бүген 6 сыйныф укучыларының әти-әниләр комитеты "Тату сыйныф серләре" бәйгесенең финал турында җиңү яулап кайттылар. Сыйныф җитәкчесе -Тагиров Р.Ә. Әфәрин!!!
-
Классный час 27.04.2017

27 апреля в 8 классе был проведен классный час на тему "Криминальные ситуации".
Классный руководитель Хайруллина З.В.
-
Иминлек дәресе 27.04.2017

6 сыйныф укучылары белән “Юлда ничек йөрергә” дигән темага тормыш иминлеге дәресе зур әзерлек белән үтте. Укучылар сорауларга тулы итеп, төгәл җавап бирделәр.
Сыйныф җитәкчесе: Тагиров Р.Ә.
-
ЮИД ортяды - җиңүче! 27.04.2017

26 нчы апрель көнне ЮИД отрядына керүче укучылар: Зарипов Рәмзит, Хөснетдинов Фәнил, Зуферова Гөлназ һәм Еремеева Резидәләр районнан “Лучший отряд ЮИД по итогам 2016-2017 учебного года и лучший руководитель” конкурсыннан 3нче урынны алып кайттылар.
Отряд җитәкчесе: Хуснулгатина Л.М.
-
“Янгыннан саклану” сыйныф сәгате 27.04.2017

21нче апрель көнне 7 сыйныфта “Янгыннан саклану” темасына сыйныф сәгате үтте. Укучылар сыйныф җитәкчесенең күргәзмә материаллар кулланып ясаган чыгышын зур кызыксыну белән тыңладылар.
-
Бакча эшләре 27.04.2017

Мәктәп яны тәҗрибә участогында бакча эшләре башланып китте. Суган,кишер,кызыл чөгендер яшелчәләре чәчелде.
-
4 нче сыйныфларда сыйныф сәгате 26.04.2017

Бүген, ягъни 26 нчы апрель, 4 нче сыйныфта Габдулла Тукайның туган көненә багышланган сыйныф сәгате үтте. Балалар Г. Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр,викторина сорауларына җавап бирделәр. Сыйныф сәгате Туган тел җыры белән тәмамланды.
Сыйныф җитәкчесе: Хасанова А.М.
-
"Серле алан" театр 22.04.2017

Бөек шагыйребез Г.Тукай туган көннәрендә мәктәптә татар теле атналыгы зур оешканлылык белән үтте.Бүген 6 сыйныф укучылары Ренат Харисның "Серле алан" пьесасын сәхнәләштерде. Укучылар чын артистларча уйнап тамашачыларны бик сөендерделәр.
Таһиров Р.Ә.
-
Яхшылык эшләргә ашык! 21.04.2017

Ходайның һәр бирмеш көнендә
Бер матур як белән ачылыйк.
Кешенең гомере бер генә,
Яхшылык эшләргә ашыгыйк!
Ф.Яруллин
Бүген ,21 нче апрель, 1 сыйныфта “Яхшылык эшләргә ашык!” исеме астында тәрбия сәгате уздырылды.
Укучыларда бер-берсенә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә карата игътибарлылык, мәрхәмәтлелек хисләре тәтбияләү;укучыларның үз-үзләренә әлеге хис-тойгыларның тәрбияләнүенә юнәлеш бирү максат итеп куелган иде.
Тәрбия эше уен-сәяхәт формасында оештырылды. Укучылар “Шәфкатьлелек”, “Экология”, “Дуслык” , “Белем “ планеталарына сәяхәт иттеләр.
Сәяхәт “Тылсымлы сандык” уены белән төгәлләнде. Тылсымлы сандыкта көзге урнаштырылган иде. Көзгедән һәрбер бала үзенең чагылышын күрде.
Кеше булып калыйм дисәң,
Бул син кешелекле.
Бәхетле көн итим дисәң,
Бул син игелекле.
Г. Гайнетдинова
Сыйныф җитәкчесе Нуруллина Р.И.
-
Безнекеләр җиңүче! 21.04.2017

"Рус теле көне" көненә багышланган район бәйгесендә 2 б сыйныф кызлары 1 урынны яулады. Әфәрин!
Сыйныф җитәкчесе: Кадыйрова Г.Р.







