Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423078, РТ, Аксубаевский район, с. Старое Ибрайкино, ул.Культурная ,2а |
| Телефон: | +7(843)-444-65-04 |
| E-Mail: | st.ibr.sosh@yandex.ru, Staroibrayk.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староибрайкинская СОШ" |
| Руководитель: | Бикушева Лилия Минвагизовна |
| Год основания учреждения: | 1900 |
| У нас учатся: | 146 учащихся (укучы) / 13 воспитанников (мәктәпкәчә яшьтәге балалар) |
| У нас учат: | 18 педагогов (укытучы) / 2 воспитателя (тәрбияче) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Изгелек көне 21.04.2017

21 нче апрель 1 нче сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре һәм сыйныф җитәкчесе “Исәннәрнең кадерен бел !” исеме астында изгелек көне оештырдык. Авылыбызның хөрмәтле кешесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Ситдикова Зәйнәп әбинең хәлен белергә бардык.
Әбигә 96 яшь булса да хәтере яхшы, ораторлык сәләте көчле, күзләре яхшы күрә. Без килгәндә күзлексез “Авыл таңнары” газетасын укып утыра иде.
Ветераныбыз безне сөенеп каршылады, үтенечебезне канәгатьләндереп, сугыш чорында күргән-белгәннәрен, балаларга аңлаешлы телдә, сөйләп бирде. Без үз чиратыбызда аңа исәнлек-саулык теләдек, якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлап ,бүләкләребезне тапшырдык. Истәлеккә сурәткә төшеп, өйләргә кузгалдык.
Бу гамәлебез балаларга патриотик тәрбия бирүнең иң үтемле алымы булды, дип уйлыйм.
Сыйныф җитәкчесе: Нуруллина Руфия
-
Бөтенроссия экологик диктант 20.04.2017

2017ел Россиядә экология елы дип игълан ителде. Шул уңайдан мәктәбебез укучылары Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты үткәргән Бөтенроссия экологик диктантта катнашты.
Биология укытучысы Залалтдинова Ф.М.
-
Күңелле эстафеталар 20.04.2017

20 апрель көнне “Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе уңаеннан мәктәптә “Мы за ЗОЖ”” дигән исем астында күңелле эстафеталар булып узды. Уеннарны физкультура укытучысы Сайфуллин Ж.М. оештырды.
-
Рәсем конкурсы 19.04.2017

19 апрель көнне “Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе уңаеннан мәктәптә “Игелекле эшләр” дип исемләнгән рәсем конкурсы булып узды. Конкурста 5- 7 сыйныф укучылары катнашты.Конкурсны сәнгать укытучысы Минигулова Л.М. оештырды.
-
Мәрхәмәтле Татарстан 18.04.2017

18 апрель көнне 7 нче сыйныфларда “Мәрхәмәтле Татарстан” атналыгы кысаларында “Минем өлкәннәргә һәм ветераннарга кылган игелекле эшләрем” дигән темага иншалар бәйгесе үткәрелде. Укучылар үзләренең әби-бабаларына, инвалид авылдашларына һәм сугыш ветераннарына кылган мәрхәмәтле эш-гамәлләре турындагы иншаларын иптәшләре алдында укыдылар.
-
Мәрхәмәтле Татарстан 18.04.2017

10 сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Ф. М. Залалтдинова) сыйныф сәгатен мәктәбебезнең музеенда үткәрделәр. Укучылар яңартылган музей экспонатларын кызыксынып карадылар. Бигрәк тә Әфганчы-интернационалистларга багышланган почмак зур кызыксыну уятты. Укучылар музейдан горурлык хисләре кичереп таралыштылар.
-
Дәрес 18.04.2017

18 апрель көнне “Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе уңаеннан мәктәптә “Үзебезнең тарихи Ватаныбызны саклыйбыз” дигән темага 8 сыйныф укучылары белән музейда дәрес үтте. Дәресне тарих укытучысы Тагиров Р.А. үткәрде.
-
Музейга экскурсия 18.04.2017

18 апрель көнне “Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе уңаеннан мәктәптә “Үзебезнең тарихи Ватаныбызны саклыйбыз” дигән тема астында 5 сыйныф укучылары мәктәп музейына экскурсия ясадылар Алар авылыбызның тарихы, традицияләре турында фикер алыштылар . Экскурсияне сәнгать укытучысы Минигулова Л.М. оештырды.
-
Обелиск янында өмә 18.04.2017

18 апрель көнне “Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе уңаеннан 6 сыйныф укучылары белән обелиск янында өмә уздырылды. Алар сугышта һәлак булган авылдашларыбызны искә алдылар Бу чараны педагог организатор Минигулова Л.М. оештырды.
-
Тәрбия сәгате 18.04.2017

18 апрель көнне 11 сыйныф укучылары белән “ Шәфкатьлелек” дигән темага тәрбия сәгате булып узды. Укучылар шәфкатьле, игелекле эшләр турында фикер алыштылар.
Сыйныф җитәкчесе МинигуловаЛ.М.







