Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423078, РТ, Аксубаевский район, с. Старое Ибрайкино, ул.Культурная ,2а |
| Телефон: | +7(843)-444-65-04 |
| E-Mail: | st.ibr.sosh@yandex.ru, Staroibrayk.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староибрайкинская СОШ" |
| Руководитель: | Бикушева Лилия Минвагизовна |
| Год основания учреждения: | 1900 |
| У нас учатся: | 146 учащихся (укучы) / 13 воспитанников (мәктәпкәчә яшьтәге балалар) |
| У нас учат: | 18 педагогов (укытучы) / 2 воспитателя (тәрбияче) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
Тәрбия сәгәте 11.12.2015

11 нче ноябрь көнне 2 сыйныфларда “ Терроризм – җәмгыятькә янау” исеме астында тәрбия сәгате булып үтте. Тәрбия сәгатенең максаты түбәндәгеләр: терроризм, террорчы сүзләренә ачыклык кертү; террорга каршы куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышу; таныш булмаган кешеләр, шикле әйберләр очраган вакытта үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлату.
Балалар тәрбия сәгатендә күп нәрсәне ачыкладылар, ишеткәннәре белән уртаклаштылар.
Сыйныф җитәкчесе: Халиуллина Н.М.
-
Сыйныф сәгате 04.12.2015

Бүген, башлангыч сыйныфларда, халыкара инвалидлар көненә багышланган сыйныф сәгатьләре үтте.
-
СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан сыйныф сәгате 01.12.2015

1нче декабрь көнне 6 сыйныфта СПИД ка каршы көрәш көне уңаеннан сыйныф сәгате үтте. Укучылар СПИД ның ни дәрәҗәдә куркыныч авыру икәнлеге турында информацияләр тыңладылар, ВИЧ авырулы кешеләргә кешелекле караш зарурлыгы, СПИД тан саклану юллары турында фикер алыштылар . “СПИД безне җиңә алмас!” дигән темага плакатлар ясадылар.
Сыйныф җит. Илһам Дәүләтшин.
-
"Әниләр көне"нә багышланган концерт 28.11.2015

Бүген "Әниләр көне"нә багышланган концерт булды. Чарада мәктәп укучыларының әниләре, укучтучылар,укучылар катнашты. Концертны 9а һәм 9б сыйныф укучылары эзерләде. Бәйрәм бик матур булды һәм оешкан төстә үтте.Сыйныф җтәкчеләре: Сарвартдинова Ф.Х. һәм Залалтдинова Ф.М. га , ПО-Минигулова Л.М. га бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.
ТЭБДУ:Ахметова А.М.
-
Словари - наши верные друзья 28.11.2015

Сегодня было проведено внеклассная мероприятие "Словари - наши верные друзья".
Цель: Воспитание культуры работы со словарями разных типов.
Учитель русского языка и литературы Хайруллина З.В.
-
Кул эшләреннән күргәзмә 27.11.2015

Әниләр көне уңаеннан "Ана назын тоеп яшәү зур бәхет ул" дип аталган кул эшләреннән ясалган күргәзмә оештырылды. Монда укучыларның әниләре тарафыннын чигелгән,бәйләнгзн, бисерлардан ясалган һәм баска төрле кул эшләре бар иде. Катнашучыларга бик зур рәхмәт.
ТЭБДУ: Ахметова А.М.
-
2 нче сыйныфта сыйныф сәгате 24.11.2015

24 нче ноябрь көнне, 2 сыйныф укучылары белән толерантлык турында күзаллауны формалаштыру максатыннан, “ Толерантлык турында әңгәмә” дип аталган тәрбия сәгате уздырылды. Сыйныф җитәкчесе Халиуллина Н.М
-
Викторина 23.11.2015

23нче ноябрь көнне ЮИД түгәрәгенә йөрүче укучылар юл йөрү кагыйдәләренә багышланган викторинада катнаштылар. Укучыларга кызыклы сораулар тәкъдим ителде. Викторинаның максаты: юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту.
Оештыручы: ЮИД түгәрәге җитәкчесе Хуснулгатина Л.М.
-
Тәрбия сәгате 20.11.2015

20 нче ноябрь көнне 4 нче сыйныф укучылары белән “Толерантлык һәм түземлелек” темасына тәрбия сәгате узды. Максаты толерантлык һәм түземлелек төшенчәләрен аңлату, аерымлыкларын күрсәтү. Башкаларга карата хөрмәт тәрбияләү иде.
Тәрбия сәгатен сыйныф җитәкчесе Нуруллина Руфия үткәрде.
-
Сыйныф сәгате 20.11.2015

20 нче ноябрь көнне 1а сыйныфында “Толерантлы булыйк!” исемле сыйныф сәгате үткәрелде. Аның максаты: “толерантлык” төшенчәсен аңлату, укучыларда үз-үзләренә һәм башка кешеләргә карата хөрмәт хисләре, төрле милләтләрнең гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләү, проблемаларны чишкәндә уртак фикергә килергә өйрәтү.
Оештыручы: 1а сыйныфы җитәкчесе Хуснулгатина Л.М.







