Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423078, РТ, Аксубаевский район, с. Старое Ибрайкино, ул.Культурная ,2а |
| Телефон: | +7(843)-444-65-04 |
| E-Mail: | st.ibr.sosh@yandex.ru, Staroibrayk.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староибрайкинская СОШ" |
| Руководитель: | Бикушева Лилия Минвагизовна |
| Год основания учреждения: | 1900 |
| У нас учатся: | 146 учащихся (укучы) / 13 воспитанников (мәктәпкәчә яшьтәге балалар) |
| У нас учат: | 18 педагогов (укытучы) / 2 воспитателя (тәрбияче) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 169 ( 170 ) >>
-
Сыйныф сәгате 20.11.2015

Бүген, 3 сыйныфта “Толерантлылык – түзем булу, түземлелек, сабырлылык” темасына сыйныф сәгате узды. Әңгәмә оештырылды, презентация күрсәтелде.
-
Толерантлык дәресләре 20.11.2015

Бүген барлык сыйныфларда да "Толерантлык дәресләре" үтте. Укытучылар дәресләрдә электрон материаллардан файдаландылар . Чаралар бик эчтәлекле итеп оештырылган иде.
Ахметова А.М.
-
Могҗизалар кыры 19.11.2015

19 нчы ноябрьдә ЮИД түгәрәгенә йөрүче укучылар арасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган “Могҗизалар кыры” уены булып үтте. Уенның максаты: юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту.
Оештыручы: ЮИД түгәрәге җитәкчесе Хуснулгатина Л.М.
-
Твори чудеса своими руками. 18.11.2015

4 нче сыйныф укучылары "Твори чудеса своими руками" бәйгесендә бик актив катнаштылар. Молодцы!!!
-
Сингапур укулары 16.11.2015

15.11.-16.11.2015 көннәрдә мәктәптә сингапур укулары оштырылды.
-
Ачык дәрес 14.11.2015

14 ноябрь көнне математика атналыгы кысаларында 7 сыйныфта “Бербуынны дәрәҗәгә күтәрү” дигән темага ачык дәрес үткәрелде. Дәреснең тибы- яңа материалны өйрәнү. Укучылар бербуннарны тапкырлау, дәрәҗәне дәрәҗәгә күтәрү кагыйдәләренә нигезләнеп, яңа кагыйдәне ачтылар. Бу кагыйдә буенча эшләү алгоритмы төзелде. Китаплар буенча мисаллар эшләп кагыйдәне ныгыткач, укучылар үзлектән эшләп үзләрен сынап карадылар. Бер-берләренең эшләрен тикшереп, парларда фикер алыштылар. Һәр укучы дәрес барышында үзенең хезмәтен бәяләү битенә билгеләп барды. Дәрес ахырында укучылар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар, үз эшләренә бәя бирделәр.
Математика укытучысы Ибрагимова Р.В.
-
Кызыклы Физика. 14.11.2015

Физика-математика атналыгы кысаларында 8 нче һәм 9 сыйныфтан “лекторлар төркеме” башлангыч һәм урта сыйныф укучыларына күп кенә табигать күренешләренең ачылу тарихы, бөек физикларның тормыш сәхифәләре турында мавыктыргыч итеп сөйләп бирделәр.
Дәүләтшин И.И.
-
Геометрик бал 13.11.2015

13 ноябрь көнне математика атналыгы кысаларында “Геометрик бал” үткәрелде. Кичәдә 7-11 сыйныф укучылары катнашты. Балга “Өчпочмаклар” (8), “Векторлар” (9б), “Әйләнәләр”(9а) , “Белгечләр”(10) җыелдылар. . Алар янына кунакка геометрия патшасы “Планиметрия”, аның дуслары – “галимнәр” килделәр. Балда укучылар “галимнәр” нең сорауларына җавап бирделәр, кызыклы тәҗрибәләр ясадылар, үзләренең чыгышларын күрсәттеләр. Биредә укучылар геометрия белән бәйле күп кызыклы сорауларга җавап таптылар, уеннарда катнаштылар. Бу чарада төп геройлар образларын 11 сыйныф укучылары башкарды.
-
Профориентационная работа 12.11.2015

Сегодня сотрудники ЦЗН АМР РТ Венера Васильевна и Владимир Викторович провели профориентационную работу с учащимися 8-11 классов.
-
Кызыклы тәҗрибәләр 11.11.2015

Физика-математика атналыгы кысаларында:
8 сыйныфтан «белгечләр» төркеме башлангыч сыйныф укучыларына физикадан кызыклы тәҗрибәләр күрсәттеләр һәм тәҗрибә нәтиҗәләрен аңлатып та бирделәр.
Дәүләтшин И.И.







