Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423078, РТ, Аксубаевский район, с. Старое Ибрайкино, ул.Культурная ,2а |
| Телефон: | +7(843)-444-65-04 |
| E-Mail: | st.ibr.sosh@yandex.ru, Staroibrayk.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староибрайкинская СОШ" |
| Руководитель: | Бикушева Лилия Минвагизовна |
| Год основания учреждения: | 1900 |
| У нас учатся: | 146 учащихся (укучы) / 13 воспитанников (мәктәпкәчә яшьтәге балалар) |
| У нас учат: | 18 педагогов (укытучы) / 2 воспитателя (тәрбияче) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе» - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Рәсем конкурсы 11.11.2015

11 ноябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары арасында "Боз өстендә сак булам!" дигән темага рәсем конкурсы булып узды.
-
Рәсем күргәзмәсе 10.11.2015

Математика, физика атналыгы барышында 5 сыйныф укучылары “Математика - мәкальләрдә” дигән рәсем күргәзмәсе әзерләделәр. 3-4 сыйныф укучылары “Цифрлар парады”на цифрларны төрле бизәлештә сүрәтләделәр. Югары сыйныф укучылары төрле темаларга физик газеталар чыгардылар, викторина сораулары әзерләделәр. Атна дәвамында укучылар бу эшләр белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, математик ребуслар чиштеләр. Иң кызыклы эшләр белән иптәшләре белән уртаклаштылар.
Математика укытучысы Ибрагимова Р.В., физика укытучысы Давлетшин И.И.
-
Интернет челтәрендә куркынычсызлык 10.11.2015

10 нчы ноябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары белән “Интернет челтәрендә куркынычсызлык” дигән темага балалар иртәсе булып узды. Укучылар белән килеп чыгарга мөмкин булган куркыныч ситуацияләр тикшерелде һәм нәтиҗәләр ясалды.
-
Физика-математика атналыгы 09.11.2015

10-18 ноябрь көннәрендә мәктәптә физика-математика атналыгы үткәрү планлаштырылган иде. Атналык алдан төзелгән план буенча вакытында башланды һәм уңышлы дәвам итә.
Илһам Дәүләтшин.
-
"КӨЗ" көзге лагерь 02.11.2015

Укучыларның ялын дөрес итеп оештыру максатыннан ,көзге каникул чорында мәктәп яны сәламәтләндерү лагере оештырылды. "КӨЗ" дип исемләнгән лагерьда бик күп төрле чаралар, түгәрәкләр ,спорт уеннары,шашка ярышлары үтте. Укучылар бик теләп һәм актив канаштылар.
Лагерь җитәкчесе: Тагиров Р.Ә.
-
Иртәнге линейка 30.10.2015

Көзге каникуллар башлану уңаеннан,бүген иртәнге линейка үткәрелде. Укучылар белән куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәү буенча инструктаж үткәрелде. Аеруча 71 -Закот РТ, юл йөрү кагыйдәләре ,җәмәгать урыннарында үз-үзеңне дөрес итеп тоту кагыйдәләренә басым ясалды.
Укучыларның ялын дөрес һәм файдалы итеп үткәрү максатыннан ,31 октябрьдән башлап 7 ноябрьгә кадәр мәктәптә 9-11 сыйныф укучылары өчен көзге лагерь оештырылачак.
Без барлык укучыларга да күңеллә көзге яллар телибез!
тәрбия эшләре буеча директор урынбасары : Ахметова А.М.
-
Иң Зур Дәрес 21.10.2015

21 нче октябрь көнне башлангыч сыйныфлар белән “Иң Зур Дәрес “ уздырылды.Дәрес РФ нең фән һәм мәгариф министры урынбасары В.Ш.Кагановның балаларны сәламләү мөрәҗәгате белән башланды. Мультфильм аша дөньякүләм максатлар белән таныштырылды.
РФ нең фән һәм мәгариф министры урынбасары В.Ш.Каганов һәм “Обнаженные сердца” (балаларга ярдәм итү) фондын оештыручы - Н.М.Водяноваларның инклюзив белем бирү турында чыгышлары тыңланылды. Мөмкинлекләре чикле дөньякүләм танылган шәхесләр белән таныштырылды. Гариплеге булган кешеләр янында үзеңне дөрес тоту , аралашу кагыйдәләре өйрәнелде.
Дәресне башлангыч сыйныфлар укытучысы Нуруллина Руфия үткәрде.
-
«Самый Большой Урок в Мире»
20.10.2015
Интернет -урок "Школа для всех" был проведен Сулеймановым Р.Х. в 8-11 классах и Тагировым Р.А. в 5-6 классах с использованием видеоматериалов.
-
Мәдәни көндәлек 19.10.2015

Бүген 1-4 сыйныф укучыларына "Мәдәни көндәлек" ләр тапшыру буенча тәрбия сәгате үтте. Көндәлекне тутыру тәртибен китапханәче Хайруллина Р.К. һәм башлангыч сыйныф укытучысы Халиуллина Н.М. таныштырдылар. Барлык укучыларга уңышлар телибез.
-
Көзге бал 16.10.2015

16 нчы октябрь көнне мәктәптә "Көзге бал " бәйрәме үтте. Чарада барлык укучылар, укытучылар катнашты. Бәйрәмне оештыручы педагог - оештыручыбыз : Минигулова Л.М.га һәм 11 сыйныф укучыларына , аларның сыйныф җитәкчесе Ибрагимова Р.В. га һәм башка сыйныф җитәкчеләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ахметова А.М.







