Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Sakk.Akt@tatar.ru, Akkuze@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Зямилов Ринат Флунович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 28 укучы |
| У нас учат: | 11 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Педагогический совет/ Педагогик киңәшмә 29.03.2023

29 марта 2023 года в школе прошел педсовет, на котором были подведены итоги работы педагогического коллектива за 3 четверть 2022-2023 учебного года. Об итогах учебной работы рассказала заместитель директора Хисамова А.Ф. Заместитель директора по ВР Зямилова Р.Г. подвела итоги воспитательной работы за 3 четверть. Директор школы Зямилов Р.Ф. обозначил задачи на 4 четверть. Педсовет прошел в деловой обстановке.///
2023 елның 29 мартында мәктәптә педагогик киңәшмә узды. Анда педагогик коллективның 2022-2023 уку елының 3 чирегенә нәтиҗә ясалды. Уку эшенең нәтиҗәләре турында укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хисамова А.Ф. сөйләде. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Җәмилова Р. Г. тәрбия эшенең 3 чирегенә нәтиҗә ясады. Мәктәп директоры Р.Ф. Җәмилов 4 чиреккә бурычларны билгеләде. Педсовет эшлекле шартларда узды.
-
Итоги республиканского конкурса “Весна в маминой открытке”/ "Әни открыткасында яз" республика конкурсы нәтиҗәләре 28.03.2023

С 2 по 10 марта 2023 года был проведен Родительским советом РТ при Министерстве образования и науки РТ Республиканский конкурс “Весна в маминой открытке”. По итогам конкурса ученица МБОУ “Аккузовская ООШ” Шайдуллина Назлыгуль заняла I место, ученик 6 класса МБОУ “Аккузовская ООШ” Шайдуллин Расимян занял II место. Победители награждены Дипломами. Поздравляем!///
2023 елның 2 - 10 март көннәрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы ТР ата-аналар Советы тарафыннан "Әни открыткасында яз" Республика конкурсы үткәрелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 класс укучысы Шәйдуллина Назлыгөл I урын, ә 6 класс укучысы Шәйдуллин Рәсимҗан II урынны алдылар. Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!
-
Публикация учащихся в газете «Комеш кынгырау»/ «Көмеш кыңгырау» газетасында укучыларның иҗаты 27.03.2023

В номере 11 Республиканской детско-юношеской газеты «Көмеш кыңгырау» от 25 марта 2023 года был опубликован рассказ ученика 2 класса нашей школы Мирзашарипова Ислама «Дустым Джек». Классный руководитель Гарипова Э.Ф.//
«Көмеш кыңгырау» Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасының 2023 елның 25 мартында чыккан 11 номерлы санында безнең мәктәпнең 2 класс укучысы Мирзашарипов Исламның «Дустым Джек» дип аталган хикәясе басылып чыкты. Класс җитәкчесе Гарипова Э.Ф.
-
Публикация учащихся в газете «Комеш кынгырау»/ «Көмеш кыңгырау» газетасында укучыларның иҗаты 27.03.2023

В номере 11 Республиканской детско-юношеской газеты «Көмеш кыңгырау» от 25 марта 2023 года был опубликован рассказ ученицы 2 класса нашей школы Ахметовой Язгуль «Байлыктан да артык». Классный руководитель Гарипова Э.Ф.//
«Көмеш кыңгырау» Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасының 2023 елның 25 мартында чыккан 11 номерлы санында безнең мәктәпнең 2 класс укучысы Әхмәтова Язгөлнең «Байлыктан да артык» дип аталган хикәясе басылып чыкты. Класс җитәкчесе Гарипова Э.Ф.
-
Родительский контроль/ Ата-аналар контроле 24.03.2023

24 марта 2023 года в школе был осуществлён родительский контроль организации горячего питания обучающихся 5-9 классов. Комиссия родителей проверила соответствие приготовленных блюд утверждённому меню. Замечаний к организации питания детей нет.///
2023 нче елның 24 март көнне мәктәптә 5-9 нче сыйныф укучылары өчен кайнар аш оештыру буенча ата-аналар контроле үткәрелде. Ата-аналар комиссиясе әзерләнгән ризыкларның расланган менюга туры килүен тикшерде. Балаларны тукландыруны оештыруга кисәтүләр табылмады.
-
Межрегиональная научно- практическая конференция участников краеведческого движения «Люблю тебя, мой край родной»/ «Мин сине яратам, Туган ягым» туган якны өйрәнү хәрәкәтендә катнашучыларның төбәк - ара фәнни-гамәли конференциясе 24.03.2023

23 марта 2023 года, состоялось подведение итогов заочных этапов Межрегиональной научно-практической конференции участников краеведческого движения «Люблю тебя, мой край родной!» в рамках II Межрегионального культурно-просветительского фестиваля «Территория талантов», посвященной году педагога и наставника на базе офиса Татарской национально-культурной автономии Пензенской области. По итогам протокола жюри работы учителей истории и обществознания МБОУ «Аккузовская ООШ» Актанышского муниципального района РТ Зямиловой Р.Г. и Исламовой Г.М. удостоены приза жюри в номинации «Кем соң син, татар булмасаң». Поздравляем!///
2023 елның 23 мартында, Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе офисы базасында, педагог һәм остаз елына багышланган «Талантлар территориясе» II төбәк-ара мәдәни-агарту фестивале кысаларында «Мин сине яратам, Туган ягым» туган якны өйрәнү хәрәкәтендә катнашучыларның төбәк - ара фәнни-гамәли конференциясенең читтән торып катнашу этабына йомгак ясалды. Жюри протоколы нәтиҗәләре буенча Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы һәм Исламова Гөлназ Марсел кызы эшләре «Кем соң син, татар булмасаң» номинациясендә жюри призына лаек булдылар. Котлыйбыз!
-
Экскурсия в библиотеку/ Китапханәгә экскурсия 24.03.2023

«Чудесная страна - библиотека» - под таким названием 24 марта 2023 года прошёл библиотечный урок-экскурсия в МБУ «Актанышская межпоселенческая центральная библиотека» для учащихся начальных классов МБОУ «Аккузовская ООШ» Актанышского муниципального района РТ. Дети узнали, что такое библиотека, сколько книг хранится в библиотеке, какие из них – для детей. С большим интересом наши гости рассматривали справочные издания, куда входят энциклопедии, справочники, издания энциклопедического характера. Ребята познакомились с такими словами как абонемент, формуляр читателя. Эта встреча получилась познавательной и интересной.
2023 елның 24 мартында Актаныш районының Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Актаныш үзәк китапханәсенә «Могҗизалы ил - китапханә» дип аталган экскурсиядә булдылар. Укучылар яңа заман китапханәсенең нинди булуын, анда барлыгы ничә китап саклануын, аларның кайсылары балалар өчен икәнен белделәр. Алар энциклопедияләр, белешмәләр, балалар өчен булган яңа китапларны зур кызыксыну белән карадылар һәм абонемент, укучының формуляры кебек яңа сүзләр белән таныштылар. Бу очрашу эшлекле һәм укучылар өчен аеруча да файдалы булды.
-
Турнир по волейболу, посвящённый Антинаркотической акций "Мы против наркотиков"/ "Без наркотикларга каршы" волейбол турниры 23.03.2023

23 марта 2023 г. с целью пропаганды здорового образа жизни и популяризации спорта среди учеников после уроков в школе состоялся товарищеский матч по волейболу. Любители здорового образа жизни и спорта показательной игрой продемонстрировали отличную физическую подготовку, спортивный энтузиазм и волю к победе. Игра выдалась напряженной и захватывающей. Каждая команда достойно сражалась за победу.///
2023 елның 23 мартында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм укучылар арасында спортны популярлаштыру максатыннан мәктәптә дәрестән соң волейбол буенча иптәшләрчә матч үткәрелде. Сәламәт яшәү рәвеше һәм спортны яратучылар уен белән бик яхшы физик әзерлек, спорт дәрте һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр. Уен киеренке һәм мавыктыргыч булды. Һәр команда җиңү өчен лаеклы көрәште.
-
Республиканский фестиваль «Народы Татарстана»/ «Татарстан халыклары» республика фестивале 22.03.2023

22 марта 2023 года команда учащихся МБОУ «Аккузовская ООШ» Актанышского муниципального района стала победителем в номинации «Лучший национальный обряд, праздник» Республиканского фестиваля «Народы Татарстана» организованный на базе МБОУ "СОШ №2" г. Мензелинска РТ. Руководитель: Гилванова Наиля Хусаиновна. Поздравляем!///
2023 елның 22 мартында Актаныш муниципаль районының Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары командасы Минзәлә шәһәренең «2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында оештырылган «Татарстан халыклары» Республика фестивалендә "Иң яхшы милли йола, бәйрәм" номинациясендә җиңүче булды. Җитәкчесе: Гилванова Наилә Хөсәен кызы. Котлыйбыз!
-
Результаты муниципальной олимпиады по татарскому языку среди учащихся 3-х классов / 3 сыйныф укучылары арасында татар теле буенча муниципаль олимпиада нәтиҗәләре 22.03.2023

21 марта 2023 года ученица 3 класса Исламова Малика стала призёрам на муниципальной олимпиады по татарскому языку среди учащихся 3-х классов. Учитель: Хисамова Айсылу Фаритовна. Поздравляем! Желаем дальнейших успехов!///
2023 елның 21 мартында 3 сыйныф укучысы Исламова Мәликә 3 сыйныф укучылары арасында татар теле буенча муниципаль олимпиадада призер булды. Укытучысы: Хисамова Айсылу Фәрит кызы. Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!















