Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Sakk.Akt@tatar.ru, Akkuze@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Зямилов Ринат Флунович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 28 укучы |
| У нас учат: | 11 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
IV Республиканская научно-практическая конференция/ IV Республика фәнни-гамәли конференциясе 10.03.2023

9 марта 2023 года на базе МБОУ «Алексеевская СОШ №2 имени Героя Советского Союза И.Е. Кочнева» Алексеевского муниципального района РТ проводилась IV Республиканская научно-практическая конференция «Экология, мир и мы». На этой конференции ученица 8 класса МБОУ «Аккузовская ООШ» Шайдуллина Ильвина выступила в секции «Знаменитые люди малой Родины» награждена дипломом в номинации «Исследователь родного края», а учитель истории и обществознания Зямилова Розалия Гарифяновна в секции «Мастер своего дела» награждена дипломом в номинации «За творческий подход». Поздравляем!///
IV Республика фәнни-гамәли конференциясе 2023 елның 9 мартында Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Советлар Союзы Герое И.Е. Кочнев исемендәге 2 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Экология, дөнья һәм без» IV Республика фәнни-гамәли конференциясе уздырылды. Әлеге конференциядә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Шәйдуллина Ильвина «Кече Ватанның танылган кешеләре» секциясендә чыгыш ясап, «Туган якны тикшерүче» номинациясендә җиңүче дипломы белән, ә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы «Үз эшенең остасы» секциясендә «Иҗади якын килү өчен» номинациясендә җиңүче дипломы белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!
-
Утренник, посвящённый Международному женскому дню 8 Марта/ Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган 8 март бәйрәм иртәсе 09.03.2023

7 марта 2023 года в ДОУ «Аккузовский детский сад» прошел утренник, посвящённый Международному женскому дню 8 Марта. Дети с радостью ждали этого события. Дети исполнили трогательные и душевные песни для мам и бабушек, заводные танцы. Своими выступлениями ребята подарили мамам много добрых слов, внимания. Сюрпризным моментом были подарки сделанные руками детей. Праздник прошёл в тёплой и душевной атмосфере.///
2023 елның 7 мартында Аккүз балалар бакчасында 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм иртәсе узды. Балалар бу вакыйганы шатланып көттеләр. Балалар әниләр һәм әбиләр өчен күңелгә үтеп керерлек керерлек җырлар һәм дәртле биюләр башкардылар. Үзләренең чыгышлары белән балалар әниләрен сөендерделәр. Балалар үз куллары белән ясаган бүләкләре сюрприз мизгеле булды. Бәйрәм җылы һәм күңелле атмосферада үтте.
-
«А, ну-ка, девочки!»/ «Ягез әле, кызлар!» 09.03.2023

7 марта 2023 года в школе проводилось мероприятие «А ну-ка, девочки!». В конкурсе приняли участие девочки из 1-9 классов. Участницы мероприятия соревновались в различных конкурсах: «Приветствие», «Домашнее задание. Песня о маме», «Этикет», «Имя твое ласковое», «Телеграмма», «Аукцион цветов», «Праздничное меню», «Юные поэтессы». Девчонки порадовали нас своим артистизмом, смекалкой, находчивостью, доставили немало удовольствия присутствующим, подняли всем настроение. Праздник оставил самые приятные впечатления.///
2023 елның 7 мартында мәктәптә «Ягез әле, кызлар!» дип аталган ачык чара үткәрелде. Әлеге чарада 1-9 сыйныф кызлары катнаштылар. Гүзәл кызларыбыз төрле конкурсларда үзләренең артистлык һәм тапкырлык сәләтләрен күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле тәэсир калдырды.
-
Старт Года педагога и наставника в школе/Укытучылар һәм остазлар елына старт бирелде 09.03.2023

2023 год в России объявлен Годом наставника и учителя. В МБОУ “Аккузовская ООШ” в честь этого года 7 марта 2023 года был торжественно дан старт этому году с поставленными задачами и целями. На это мероприятие были приглашены учителя- ветераны.///
2023 елның 7 мартында Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә “2023 ел - Россиядә укытучылар һәм остазлар елы” на тантаналы рәвештә старт бирелде, куелган бурычлар һәм максатлар белән таныштырылды. Әлеге чарага ветеран укытучылар да катнаштылар.
-
Публикация учащихся в газете «Комеш кынгырау»/ «Көмеш кыңгырау» газетасында укучыларның иҗаты 07.03.2023

В номере 8 Республиканской детско-юношеской газеты «Көмеш кыңгырау» от 4 марта 2023 года был опубликован рассказ ученицы 5 класса нашей школы Валеевой Илины «Самое большое счастье». Классный руководитель Ахметова З. Н.//
«Көмеш кыңгырау» Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасының 2023 елның 4 мартында чыккан 8 номерлы санында безнең мәктәпнең 5 класс укучысы Вәлеева Илинаның «Иң зур бәхет» дип аталган хикәясе басылып чыкты. Класс җитәкчесе Әхмәтова З.Н.
-
Публикация учащихся в газете «Комеш кынгырау»/ «Көмеш кыңгырау» газетасында укучыларның иҗаты 07.03.2023

В номере 8 Республиканской детско-юношеской газеты «Көмеш кыңгырау» от 4 марта 2023 года был опубликован рассказ ученицы 3 класса нашей школы Гайсиной Залины «Мы в библиотеке». Классный руководитель Хисамова А.Ф.//
«Көмеш кыңгырау» Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасының 2023 елның 4 мартында чыккан 8 номерлы санында безнең мәктәпнең 3 класс укучысы Гайсина Зәлинәнең «Без китпаханәдә» дип аталган хикәясе басылып чыкты. Класс җитәкчесе Хисамова А.Ф.
-
ЮИД отмечает 50-летний юбилей/ Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалаучы төркемнең 50 еллык юбилее 06.03.2023

6 марта 2023 года в центре "Яшьлек" состоялось торжественное мероприятие, посвященное 50-летию группы пропагандистов безопасности дорожного движения. В мероприятии приняли участие ученики 5 класса МБОУ “Аккузовская ООШ” Валеева Илина, Шайдуллин Назлыгуль, ученики 7 класса Исламов Ильсаф, Ахметов Данис и педагог - организатор Зямилова Р. Г.
2023 нче елның 6 мартында “Яшьлек” үзәгендә юл хәрәкәте иминлеген пропагандалаучы төркемнең 50 еллыгы уңаеннан зур тантана үтте. Әлеге чарада Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбеннән 5 нче класс укучылары Вәлеева Илина, Шәйдуллин Назлыгөл, 7 нче класс укучылары Исламов Илсаф, Әхмәтов Данис һәм педагог- оештыручы Җәмилова Р.Г. катнаштылар.
-
Поздравляем!/ Котлыйбыз! 06.03.2023

6 марта 2023 года в центре “Яшьлек” в ходе большого торжества по случаю 50-летия ЮИД заместитель директора по воспитательной работе МБОУ “Аккузовская ООШ” Зямилова Розалия Гарифяновна награждена Благодарственным письмом Актанышского ГБУ "Безопасность дорожного движения".
2023 нче елның 6 мартында “Яшьлек” үзәгендә юл хәрәкәте иминлеген пропагандалаучы төркемнең 50 еллыгы уңаеннан зур тантана барышында Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы Актаныш “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Районный конкурс «Профессиональный дебют-2023»/«Һөнәри дебют- 2023» район бәйгесе 06.03.2023

01 марта 2023 года на базе Актанышском технологическом техникуме прошел районный конкурс «Профессиональный дебют-2023» по компетенциям «Поварское дело», «Механизация сельского хозяйства», «Строительство» и «Бухгалтерский учет». Из нашей школы приняли участие ученица 8 класса Исламова Юлия, ученик 8 класса Шайдуллин Гамиль, ученик 9 класса Гайсин Ригель, ученица 9 класса Исламова Залия. Ученики за участие в конкурсе получили сертификат. Руководители: Зямилова Р.Г. и Зямилов Р.Ф.///
2023 нче елның 01 март көнне Актаныш технология техникумы базасында “Һөнәри дебют- 2023” район бәйгесе булып узды. Безнең мәктәптән бу бәйгедә 8 класс укучылары Исламова Юлия., Шайдуллин Гамил., 9 класс у укучылары Гайсин Ригел Исламова Зәлия катнаштылар. Укучылар конкурста катнашкан өчен сертификат алдылар. Җитәкчеләре Җәмилова Р.Г. һәм Җәмилов Р.Ф.
-
Гала- концерт “Созвездие-2023”/ “Йолдызлык -2023” 06.03.2023

1 марта 2023 года в РДК с. Актаныш состоялся гала-концерт фестиваля "Йолдызлык - 2023". По итогам конкурса в номинации «Вокальные ансамбли» наша школа награждена дипломом лауреата 3 степени, в номинации «Трио» дипломом лауреата 3 степени а ученица 8 класса Гайсина Залина в номинации «Вокал - соло» дипломом лауреата 2 степени. Поздравляем!///
2023 елның 1 мартында Актаныш авылы мәдәният йортында "Йолдызлык - 2023" фестиваленең гала-концерты булды. «Вокаль ансамбльләр» номинациясендә безнең мәктәп 3 дәрәҗә лауреат дипломы, «Трио» номинациясендә 3 дәрәҗә лауреат дипломы, ә 8 сыйныф укучысы Гайсина Зәлинә «Вокал - соло» номинациясендә 2 дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнделәр! Котлыйбыз!















