Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Sakk.Akt@tatar.ru, Akkuze@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Зямилов Ринат Флунович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 28 укучы |
| У нас учат: | 11 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Отрытый урок, посвященный Международному Дню гражданской обороны/ Халыкара гражданнар оборонасы көненә багышланган ачык дәрес 28.02.2023

28 февраля 2023 года в МБОУ “Аккузовская ООШ” Актанышского муниципального РТ прошла встреча учеников с сотрудниками Управления МЧС по Актанышскому району РТ. Сотрудники рассказали ребятам, какие правила безопасности нужно соблюдать, чтобы предотвратить возникновение пожара и чрезвычайной ситуации, и как следует себя вести в случае пожара и ЧС. Детям также напомнили номера телефонов вызова экстренных служб. ///
2023 елның 28 февралендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар ТР Актаныш районы буенча ГХМ идарәсе хезмәткәрләре белән очрашты. Хезмәткәрләр балаларга янгын һәм гадәттән тыш хәл килеп чыкмасын өчен нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге, янгын һәм гадәттән тыш хәл булган очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Балаларга шулай ук ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын да искә төшерделәр.
-
Родительский контроль по питанию/ Туклану буенча ата-аналар контроле 22.02.2023

22 февраля 2023 года в МБОУ «Аккузовская ООШ» был проведен очередной родительский контроль за организацией питания обучающихся. Родителями учеников были оценены: соответствие реализуемых блюд утвержденному меню, санитарно-техническое состояние обеденного зала, условия соблюдения правил личной гигиены обучающимися, объем, вид и качество потребляемых блюд.///
2023 елның 22 февралендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларны тукландыруны оештыруга ата-аналар контроле үткәрелде. Укучыларның әти-әниләре тарафыннан әзерләнгән ризыкларның расланган менюга туры килүе, ашханәнең санитар-техник торышы, укучыларның шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү шартлары, ризыкларның күләме, төре һәм сыйфаты бәяләнде.
-
Конкурс «А ну-ка, парни!»/ «Ягез әле, егетләр!» бәйгесе 22.02.2023

В рамках оборонно-массовой, спортивной и профилактической работы, с целью воспитания чувства гордости и уважения к нашим героическим предкам и сегодняшним защитникам Отечества, чувства ответственности и взаимовыручки, содействия сплоченности и взаимоуважения сегодня, 22 февраля, состоялся конкурс «А ну-ка, парни!», посвящённый Дню защитника Отечества. В конкурсах приняли участие все мальчики школы, а девочки активно болели за своих «защитников». Ученики соревновались в умениях и навыках, показали не только ловкость и мастерство, но и ум. Такие мероприятия не только сближают ребят по духу, но и заставляют задуматься над тем, что всему надо научиться, все в жизни пригодиться. Быть защитником Отечества - это значит быть смелым, ловким, сильным и честным. И у наших ребят - все получилось! Поздравляем всех мальчиков и мужчин с наступающим праздником!///
Оборона-массакүләм, спорт һәм профилактик эш кысаларында, Ватанны саклаучыларның батыр ата-бабаларыбызга һәм бүгенге саклаучыларга горурлык һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан, 2023 нче елның 22 февралендә «Ягез әле, егетләр!» бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә мәктәпнең барлык егетләре катнашты, ә кызлар үзләренең «яклаучылары» өчен актив рәвештә җан атты. Укучылар сәләтләрен, җитезлекләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Ватанны саклаучы булу-кыю, җитез, көчле һәм намуслы булу дигән сүз. Безнең егетләр-барысын да уңышлы башкарып чыктылар! Барлык егетләрне һәм ир-атларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйбыз!
-
21 февраля – Международный день родного языка / 21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне 21.02.2023

21 февраля отмечается Всемирный день родного языка. Самое дорогое в мире для каждого – это его родной язык, на котором он впервые заговорил. В Международный день родного языка все языки признаются равными, потому что каждый из них отвечает за судьбу человека, и мы должны его беречь. Этот праздник, проводимый с целью сохранения и развития языков, с каждым годом расширяет свой горизонт и становится любимым среди школьников. В связи с этим в МБОУ «Аккузовская ООШ» была проведено мероприятие, посвященное Международному дню родного языка.///
21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. Һәркем өчен телләрнең иң кадерлесе булып, ул беренче сөйләшә башлаган ана теле торырга тиеш. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан-ел үзенең даирәсен киңәйтә һәм укучыларның яраткан бәйрәменә әйләнеп бара. Шул уңайдан Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Халыкара Туган тел көненә багышланган чара үткәрелде.
-
В школе прошло мероприятие к 85-летию Фаниса Яруллина/ Мәктәптә Фәнис Яруллинның 85 еллыгына багышланган чара узды 20.02.2023

20 февраля 2023 года в школе прошло торжественное мероприятие, посвященное 85-летию народного поэта Республики Татарстан, кавалера ордена «Дружба народов», лауреата Государственной премии им.Г.Тукая и Республиканской премии им.М.Джалиля, заслуженного работника культуры Республики Татарстан Фаниса Яруллина. Участники мероприятия познакомились с творчеством татарского поэта, послушали стихи и песни в исполнении школьников. В конце встречи директор школы Ринат Зямилов поблагодарил гостей и участников, а также подвел итоги мероприятия: «Получив тяжелую травму, он не дал тяжелейшей болезни себя сломить. Преодолевая недуг, Фанис Яруллин сумел найти свое место в жизни - внес неоценимый вклад в национальную культуру. Его биография и творчество стали для татарской литературы олицетворением мужества, самоотверженности, силы духа и любви к родному краю». В мероприятии приняли участие директор СДК Шайдуллина Г.З. и библиотекарь с.Аккузово Шайдуллина Г. Р.///
2023 елның 20 февралендә мәктәптә ТРсы халык шагыйре, «Халыклар Дуслыгы» ордены кавалеры, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Яруллинга багышланган тантаналы чара узды. Чарада катнашучылар татар шагыйре иҗаты белән таныштылар, мәктәп укучылары башкаруында шигырьләр һәм җырлар тыңладылар. Очрашу ахырында мәктәп директоры Ринат Җәмилов кунакларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде, шулай ук чарага йомгак ясады: «Авыр җәрәхәт алгач, ул авыр чир белән авырып үзен сындырырга ирек бирмәде. Авыруны җиңеп, Фәнис Яруллин тормышта үз урынын таба алды-милли мәдәнияткә бәяләп бетергесез өлеш кертте. Аның биографиясе һәм иҗаты татар әдәбияты өчен батырлык, фидакарьлек, рухи көч һәм туган якка мәхәббәт гәүдәләндерде». Чарада Аккүз авылы мәдәният йорты директоры Шәйдуллина Г. З. һәм Аккүз авылы китапханәчесе Шәйдуллина Г.Р. катнаштылар.
-
«Прощание с Азбукой»/ «Әлифба белән саубуллашу» 18.02.2023

17 февраля 2023 года в 1 классе прошел праздник «Прощание с Азбукой». В сентябре первоклассники познакомились с волшебной книгой Азбукой, подружились с ней, многому у нее научились. Азбука открыла им много нового и интересного. Теперь они умеют читать любые слова, напечатанные и написанные предложения и даже короткие рассказы. Дети играли, танцевали, отгадывали загадки и выполняли задания Королевы Азбуки. Сами первоклассники тоже готовились. На каждую букву было выучено стихотворение, дети подарили Азбуке песню про буквы. Классный руководитель: Хисамова Айсылу Фаритовна.///
2023 елның 17 февралендә 1 сыйныфта «Әлифба белән хушлашу» бәйрәме узды. Сентябрь аенда беренче сыйныф укучылары Әлифбаның тылсымлы китабы белән таныштылар, аның белән дуслаштылар, аннан күп нәрсәләргә өйрәнделәр. Әлифба аларга бик күп яңа һәм кызыклы әйберләр ачты. Хәзер алар сүзләрне, җөмләләрне, хәтта кыска хикәяләрне укый алалар. Балалар уйнадылар, биеделәр, табышмаклар чиштеләр һәм Әлифба патшабикәсе биремнәрен үтәделәр. Беренче сыйныф укучылары һәр хәрефкә шигырь сөйләделәр һәм җырлар җырладылар. Сыйныф җитәкчесе: Хисамова Айсылу Фәрит кызы.
-
Районный семинар учителей физики/ Физика укытучыларының район семинары 18.02.2023

17 февраля 2023 года прошел семинар для учителей физики на тему “Эффективные методы работы с обучающимися по физике”. В рамках семинара методист управления образования Кадырова Л.Р. ознакомила с изменениями, новостями преподавания предмета физики в условиях реализации обновленных ФГОС. Учитель физики МБОУ “Сафаровская СОШ” Нургалиев А.А. показал практические работы с применением приборов “Точки роста”. После этого учителя решали задачи второй части ЕГЭ по физике. В этом деловом семинаре приняла участие учитель физики МБОУ “Аккузовская ООШ” Гарипова Розалия Данисовна.///
2023 нче елның 17 фералендә районның физика укытучылары өчен “Физика дәресләрендә эффектив эш методлары” темасына семинар булды. Семинар барышында мәгариф идарәсе методисты Кадырова Л.Р. яңартылган ФДББС шартларында физика предметын укытуда үзгәрешләр, яңалыклар белән таныштырды. Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең физика укытучысы Нургалиев Ә.Ә. “Үсеш ноктасы” проекты кысаларында кайткан физик приборларны практикада эшләп күрсәтте. Соңыннан укытучылар БДИ мәсьәләләре чиштеләр. Бу эшлекле семинарда Аккүз мәтәбеннән физика укытучысы Гарипова Розалия Данисовна катнашты.
-
VIII республиканский творческий конкурс, посвященный 198-летию Каюма Насыри/ Каюм Насыйриның 198 еллыгына багышланган VIII республикакүләм иҗат бәйгесе 17.02.2023

12-14 февраля 2023 года в рамках VIII Республиканского творческого конкурса, посвященного 198 - летию Каюма Насыри, проводимой музеем - библиотекой с. Малые Ширданы Зеленодольского муниципального района, учителя МБОУ “Аккузовская ООШ” Шавалиев Дилус Мирзасалихович, Ахметова Зульфия Назифовна и Зямилова Розалия Гарифяновна стали лауреатами. Педагогам были вручены дипломы. Поздравляем!
2023 нче елның 12-14 февраль көннәрендә Яшел Үзән муниципаль районы Кече Шырдан музей - китапханәсе тарафыннан уздырылучы Каюм Насыйриның 198 еллыгына багышланган VIII республикакүләм иҗат бәйгесендә катнашып Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтова Зөлфия Назыйф кызы һәм тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы лауреатлар булдылар. Хөрмәтле педагогларга лауреат дипломнары тапшырылды. Котлыйбыз!
-
«Замечательный вожатый – 2023»/ «Иң шәп әйдаман- 2023» 17.02.2023

По итогам муниципального этапа республиканского конкурса отрядных вожатых «Замечательный вожатый – 2023!» ученица 8 класса из нашей школы Ахметова Айзиля заняла III место. Педагог-организатор: Зямилова Р.Г. Поздравляем!!!///
«Иң шәп әйдаман- 2023» республика конкурсының муниципаль этабы нәтиҗәләре буенча безнең мәктәпнең 8 сыйныф укучысы Әхмәтова Айзилә III урын алды. Педагог-оештыручы: Җәмилова Р. Г. Котлыйбыз!!!
-
Победитель литературного конкурса/ Әдәби бәйге җиңүчесе 16.02.2023

В литературном конкурсе имени Мусы Джалиля, Рафиса Курбана, проводимом национально-культурной автономией татар Удмуртии и библиотекой им.М. Джалиля города Ижевска, ученица 5 класса МБОУ “Аккузовская ООШ” Шайдуллина Назлыгуль была награждена Дипломом II степени. Руководители: Хисамова Айсылу Фаритовна и Зямилова Розалия Гарифяновна. Поздравляем!
Удмуртия татарларының милли-мәдәния автономиясе һәм Иҗау шәһәренең Муса Җәлил исемендәге китапханәсе тарафыннан уздырылучы Муса Җәлил, Рафис Корбан әдәби бәйгесендә Аккүз мәктәбенең 5 нче класс укучысы Шәйдуллина Назлыгөл II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Җитәкчеләре: Хисамова Айсылу Фәрит кызы һәм Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы. Котлыйбыз!















