Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
| Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
| E-Mail: | S.ilzida@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
| Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 28 учеников |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Тарихтан олимпиада
17.11.2016
16 ноябрь көнне 7 класстан Хисамова Миләүшә, Сарварова Рәмилә, 9 класстан Хәбибуллина Алинә тарих фәненнән олимпиадага катнаштылар. Хабибуллина Алинә призер, Сарварова Рәмилә- 4 урын, Хисамова Миләүшә-5 урынга ия булдылар. Укытучылары-Хәбибуллина Сөмбел Габдулла кызы. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Русский Медвежонок 15.11.2016

Бүген мәктәптә рус теле белән ныграк кызыксынучылар бөтенроссия "Русский медвежонок" уен-конкурсында катнашып, үзләренең көчләрен сынап карыйлар. Җитәкчеләре: Фаттахова Т.М., Солтанова Л.И.
-
"Разделяй с нами" экологик дәрес
14.11.2016
14 ноябрь көнне мәктәптә "Разделяй с нами" бөтенроссия экологик дәрес үтте . Дәрестә 6-9 класс укучылары катнашты. Укучылар төркемнәрдә кызыклы мәсьәләләр чиштеләр, биремнәр үтәделәр. Укучыларның эшләре конкурска җибәрелде. Оештыручы укытучы: Нәгыймова Дилбәр Рафаэль кызы
-
СанПИН укулары 12.11.2016

Район мәдәният йортында педагоглар өчен “Мәктәптә СанПин таләпләре" дигән укулар булып узды.Укуда йогышлы авырулардан саклану кагыйдәләре, расписание төзү кагыйдәләре, шәхси гигиена таләпләре һәм аларның үтәлеше турында аңлатылды.
-
"Береги воду" онлайн дәрес 12.11.2016

5-8 класс укучылары "Береги воду" онлайн дәресләрдә катнашты, сорауларга җавап биреп, "Су белгече" дипломнарына ия булдылар.
-
"Место памяти" федераль проект 09.11.2016

"Место памяти " федераль проектына безнең мәктәпнең "Ак каен" исемендәге балалар оешмасы да кушылды.
-
Сынап карау имтиханы 03.11.2016
1,2нче ноябрь көннәрендә 9 класс укучылыры рус теле һәм математика фәннәреннән сынап карау имтиханы тапшырдылар. -
Педагогик киңәшмә 03.11.2016

3 ноябрь көнне беренче чирек нәтиҗәләре буенча педагогик киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәнең көн тәртибе буенча татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Ландыш " ФДББС (ФГОС) ОО ны тормышка ашыру шартларында башлангыч һәм төп мәктәп укытучылары арасында дәвамчанлык" дигән темага чыгыш ясады. Аттестация үтүче укытучы Бәдертдинова З.Б. ның иҗади отчеты тыңланды. Беренче чирек йомгаклары буенча класс җитәкчеләре чыгыш ясады. .2 нче чиреккә бурычлар билгеләнде.
-
Көзге каникул 29.10.2016

Уку елының 1 нче чиреге тәмамланды. Чирек нәтиҗәләренә классларда анализ ясалды, билгеләр аңлатылды. Куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде, имзалар алынды. Укучылар каникулга озатылды. Каникул күңелле һәм файдалы үтсен!
-
IV, VI, VIII классларда диагностик тест 27.10.2016

27 нче октябрь көнне, барлык республика мәктәпләрендә белем алучы IV, VI, VIII класс укучылары оффлайн режимында татар теленнән диагностик тест үттеләр. Әлеге тестны безнең мәктәпнең өч классыннан 20 укучы тапшырды.











