Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
| Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
| E-Mail: | S.ilzida@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
| Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 28 учеников |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Беренче чирек тәмамланды 28.10.2017

Бүген I чирекне йомгаклары буенча класс җыелышлары уткәрелде. Укучыларга чиреклек билгеләр аңлатылды. Каникул чорында куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде, имзалар алынды
-
Гражданнар оборонасы өйрәнүләре 27.10.2017

2017 елның 26нчы октябрь көнне Әтәс мәктәбе базасында гражданнар оборонасы өйрәнүләре уздырылды.
-
Математик карусель 2017 20.10.2017

Бүген мәктәпнең түбәндәге составтагы командасы (Хисамов Б., Гәрәев А., Муллаянов И) Яңа Әлем мәктәбе базасында узган "Математик карусель-2017" район конкурсында уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
"Көзге бал" 18.10.2017

18 нче октябрь көнне мәктәптә “Көзге бал" кичәсе уздырылды. Алдан бирелгән нигезләмә буенча укучылар төрле бәйгеләрдә чыгыш ясадылар. Төрле уеннарда бик теләп катнаштылар. Оештыручы – Галиева Л.И.
-
"Алтын көз" җинел атлетик кросс
12.10.2017
11 октябрь көнне район үзәгендә СССРның спорт мастеры Ф.Ш.Шаемов призына “Алтын көз” исеме астында җиңел атлетика кроссы булып узды. Бу ярышта безнең мәктәптән укучылар командасы катнашып, төп мәктәпләр арасында 2 нчы урынны яулап кайтты. Җитәкчеләре физкультура укытучысы А.Д.Хәбибуллин. Җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Укытучылар көне 30.09.2017

Актаныш районы мөгаллимнәрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итү чарасы район мәдәният йортында үтте.
Бәйрәм чарасында безнең мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фаттахова Т.М. РФ Фән һәм Мәгариф Министрлыгының грамотасы, тарих һәм җәмгыять фәне укытучысы Хәбибуллина С.Г. РТ Фән һәм Мәгариф Министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Бәйрәм белән котлап, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле үз концерт программасын тәкъдим итте.
-
"Татарстан кроссы 2017" 16.09.2017
Физик әзерлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән 16 сентябрьдә Актанышта җиңел атлетика буенча кросс үткәрелде. Кросста безнең мәктәп командасы да катнашты. -
Ата-аналар җыелышы 11.09.2017

11 сентябрь көнне мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта районның полиция бүлегеннән балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Ахунова А.А. балалар арасында хокук бозуларны булдырмау турында чыгыш ясады. Әтәс авыл фельдшеры Фаттахова И.Ә. гриппка каршы вакцинация ясатуның әһәмияте турында аңлатты.
-
Белем бәйрәме
01.09.2017
Бүген мәктәптә Белем бәйрәме уңаеннан тантаналы линейка үтте. 1 нче сыйныфка 6 укучы кабул ителде. Бәйрәмдә авыл җирлеге башлыгы, хуҗалык җитәкчесе, ата-аналар, лаеклы ялдагы укытучылар катнашты. Алар үзләренең бәйрәм котлауларын җиткерделәр. Шул ук көнне һәр класста “Без тынычлык яклы ” темасы астында тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Балаларга тынычлыкны саклау, дус булу турында аңлатылды һәм тәрбияви презентация күрсәтелде.
-
Хезмәттәшебезне котлыйбыз! 25.08.2017

Актаныш районында узган район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллина Сөмбел Габдулла кызы яшь буынны укыту һәм тәрбияләүгә керткән зур өлеше, купьеллык хезмәте өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!











