Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
| Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
| E-Mail: | S.ilzida@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
| Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 28 учеников |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Тарих, җәмгыть белеме укытучыларының август киңәшмәсе
17.08.2017
17 нче август көнне Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында район күләмендә тарих, җәмгыять белеме укытучыларының "Актуальные вопросы преемственности, сисемности и результативности в контексте внедрения ФГОС ООО" дигән тема астында август киңәшмәсе үтте.
-
Экология буенча проект эшләрен яклау конкурсы
29.04.2017
28нче апрель көнне Уразай мәктәбендә экология буенча проект эшләрен яклау буенча конкурс үтте. Безнең мәктәпнең 7нче класс укучысы Хисамова Милүшә " " проект эше белән катнашты һәм җиңүче булды (җитәкчесе биология укытучысы Нәгыймова Д.Р). Котлыйбыз!
-
Мастер-класс бәйгесе 28.04.2017

25 нче апрель көнне Актаныш гимназиясендә китапханәчеләрнең район күләмендә "Мастер-класс" бәйгесе уздырылды. Анда мәктәбебезнең китапханәчесе Шириева М.Р. "Кояш көлеп карый безгә" темасына мастер класс күрсәтте.
-
Туган тел атналыгы
24.04.2017
Мәктәптә, план нигезендә, Туган тел атналыгы дип игълан ителде. Атналык кысаларында, рәсем, шигырь язу, кроссворд чишү конкурслары узды. "Башаткыч" уены үткәрелде. Нәтиҗәләр чыгарылып, грамоталар, истәлек бүләкләре таратылды. "Тукай безнең күңелләрдә" исемле күргәзмә оештырылды.
-
Бердәм Республика Тесты 24.04.2017

Бүген 9 класс укучылары татар теленнән имтихан бирәләр, аларга уңышлар юлдаш булсын!
-
Бөтенрәсәй "Илһам" яшь язучылар бәйгесе нәтиҗәләре 22.04.2017

Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасының Язучылар берлеге оештырган “Илһам” яшь язучылар бәйгесендә катнашып, проза номинациясендә 9 нчы сыйныф укучысы Хәбибуллина Алинә ll дәрәҗә дипломга һәм кыйммәтле бүләккә ия булды. Котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!
-
Бөтенрәсәй тикшерү эше 18.04.2017

Бүген, ягъни 18 нче апрель көнне мәктәптә рус теле фәненнән 4-5 сыйныфларда Бөтенрәсәй тикшерү эше (ВПР) үтте.
-
"Дус класс серләре" конкурсы 17.04.2017

14 апрель көнне “Яшьлек” мәдәният үзәгендә ата-аналар комитетының “Дус класс серләре” республика конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. 6 классның “Дуслык” исемендәге ата-аналар комитеты бу бәйгедә катнашып лауреат исеменә лаек булды һәм грамота, истәлекле бүләк белән бүләкләнделәр. Киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
"Язгы мәрхәмәт атнасы" 17.04.2017

Республика күләм "Язгы мәрхәмәт атнасы" акциясе старт алды. Бу акциягә безнең мәктәп укучылары да теләп кушылды. Мәктәпнең эш планы төзелде һәм шуның нигезендә эш алып барылды.
-
“Без яшь, без сәләтле” интеллектуаль олимпиада
10.04.2017
7 апрель көнне Актаныш гимназиясендә уздырылган “Без яшь, без сәләтле” интеллектуаль олимпиадасында катнашып, 6 класс командасы уңышлы чыгыш ясап кайтты.











