Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | mdou2-aktansh@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 132 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 3 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
ВК төркемебезгә рәхим итегез! 30.05.2024

Бакчабызның ВК төркеменә рәхим итегез! Биредә сез балалар бакчасы эшчәнлеге, көндәлек яңалыклар белән тулырак танышып бара аласыз.
-
Авыр һәм җаваплы хезмәт ияләре көне 18.03.2024

17 нче март - торак коммуналь хезмәткәрләре көне. Бу көн төрле тармак буенча хезмәт куючыларның һөнәри бәйрәме. Тормыш яшәешебезнең уңайлы, тирә-юнебезнең чиста-пөхтә булуы аларның фидакарь хезмәт нәтиҗәсе. Ишегалдын җыештыручы, сантехник, инженер-техник хезмәткәрләр - барысы да халыкка хезмәт күрсәтә, алардан башка тормышыбызны күз алдына да китерп булмый.
Зурлар төркеме балалары бүген әлеге өлкәдә хезмәт куючы һөнәр ияләре турында әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында һәнәр ияләренә, аларның башкарган эшенә хөрмәт белән карарга, ял урыннарында, паркларда үзебез артыннан чүп калдырмыйча җыештырып йөрергә кирәклеге ассызыкланды.
-
"Яшь педагог + остаз" конкурсы 13.03.2024

Мәгариф идарәсенең еллык планы нигезендә укытучы-остазлар һәм яшь мөгаллимнәр арасында тәҗрибә уртаклашу, аларның һөнәри үсешенә ярдәм итү максатыннан район мәгариф учреждениеләре арасында «Яшь педагог + остаз» конкурсы үтте. Конкурс шартлары нигезендә яшь мөгаллим һәм остаз үзләренең бердәм эшчәнлеген чагылдырган видео-визитка әзерләргә һәм методик алымнарны күрсәтүче уртак мастер-класс үткәрергә тиешләр. Бакчабызда остазлык эше даими алып барыла, эшкә килгән яшь тәрбиячеләргә, тәҗрибәле педагоглар ярдәм итә. Әлеге конкурста Вагизова Алисә Фәндәс кызы – Лотфуллина Ләйсән Глүс кызы, Туктарова Эльвира Валерий кызы – Хәбибуллина Альбина Мөдәрис кызы катнашып көч сынаштылар.
На основании плана МКУ “Управление образования” и в целях выявления, поддержки и распространения эффективного опыта педагогов-наставников образовательных учреждений, создания положительной профессиональной мотивации у молодых специалистов прошел конкурс «Молодой педагог + наставник». По условиям конкурса молодой педагог и наставник должны были подготовить видео-визитку, отражающую их совместную деятельность, и провести совместный мастер-класс, демонстрирующий методические приемы. Из коллектива МБДОУ “Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш” в конкурсе приняли участие: Вагизова Алиса Фандасовна – Лотфуллина Лейсан Глусовна, Туктарова Эльвира Валерьевна – Хабибуллина Альбина Мударисовна.
-
Барби курчагының туган көне 11.03.2024

9 март - балаларга яхшы таныш Барби курчагының туган көне. "65 яшьлек" әлеге курчак белән кызлар бүген дә яратып уйныйлар. Кызы Барбараның курчаклар белән яратып уйнавын, аны киендерер өчен кәгазьдән төрле киемнәр кисеп уйнаганын күзәтеп торган Рут Хэндлер 1959нчы елның мартында беренче партия курчакларны сатуга тәкъдим итә.
Бүген 1нче кечкенәләр төркеме балалары белән Барби курчагының туган көнен билгеләп үттек. Балалар матур теләкләр теләделәр, "Ак калач" җырын башкардылар. Чәй өстәле әзерләп курчакны кунак иттеләр.
-
Гаилә - ныклы таянычым 07.03.2024

2024 ел Россия күләмендә Гаилә елы дип игълан ителгәч тә мәгариф оешмалары әлеге юнәлештә үз эшчәнлекләрен башлап җибәрде. Бүген бакчабызның югары квалификацион категорияле тәрбиячесе Альбина Мөдәрис кызы Хәбибуллина кечкенәләр төркемендә "Гаилә - ныклы таянычым" бәйрәмен үткәрде.
Гаилә - ул тормышның нигезе. Әти-әни гаилә тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Бала кечкенәдән үк әти-әни үрнәгендә тәрбияләнә, үскәч тә алар кебек булырга тели.
Бүгенге күңелле очрашу юл йөрү кагыйдәләрен һәм билгеләрен, юлларда хәвефсез хәрәкәт итүне ныгытуны максат итеп куйды. Уен-бәйгеләр, күңелле биремнәр аша командалар төрле ситуатив биремнәр чиштеләр, зирәклекләрен сынадылар, кагыйдәләрне искә төшерделәр. Әти-әниләр һәм тәрбиячеләр балалар имин һәм акыллы җәяүлеләр булсын өчен бердәм эшләргә дигән фикердә таралыштылар.
Имин булсын юлларыбыз,
Ак юл телик һәркемгә.
Һәлакәткә юлыкмасын
Җир йөзендә беркем дә.

-
Яз һәм гүзәллек бәйрәме 06.03.2024

8 Март - гүзәл затларыбыз, әниләребез, дәү әниләребез бәйрәме. Бакчабызда алар өчен оештырылган бәйрәм чаралары дәвам итә. Бүген беренче һәм икенче кечкенәләр, уртанчылар төркемнәрендә бәйрәм чаралары үтте. Сезгә чын күңелдән саулык-сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, хатын-кыз бәхете һәм шатлык-куанычлар телибез.
-
Әтиләр - гаилә терәге 22.02.2024

23 февраль - Ватанны саклаучылар көнендә икенче кечкенәләр төркеме әтиләр, дәү әтиләр, абыйлар һәм бабайлар өчен "Әтиләр - гаилә терәге" күңел ачу кичәсе тәкъдим иттеләр. Ләйсән Глүс кызы уздырган әлеге чара балалар һәм аталар арасындагы эмоциональ мөнәсәбәтне формалаштыруга, гаиләдә "әти" сүзенең дәрәҗәсен үстерүгә ярдәм итә.
-
Юл кагыйдәләрен өйрәнү дәвам итә 21.02.2024

"Яшел ут - 2024" республика бәйгесенең муниципаль этабы дәвам итә. Бүген конкурста катнашучы педагоглар теоретик бирем үтәделәр - юл хәрәкәте кагыйдәләрен буенча имтихан тапшырдылар.
Продолжается муниципальный этап республиканского конкурса "Зеленый огонек -2024". Сегодня педагоги - конкурсанты выполнили теоретическое задание-сдали экзамен по ПДД.
-
Туган тел көне 21.02.2024

Бүген Халыкара Туган тел көнендә туган телебез - таар телендә язылган әкиятләрне искә төшереп театр уйнадык.
-
"Яшел ут - 2024" республика бәйгесенең муниципаль этабы / Муниципальный этап республиканского конкурса "Зеленый огонек - 2024" 20.02.2024

Бүген район балалар бакчалары һәм тәрбиячеләре арасында республикакүләм «Яшел ут – 2024» смотр-конкурсының муниципаль этабы үтте. Нигезләмә буенча педагоглар эш тәҗрибәсен чагылдырган альбом-папка, юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту буенча зурлар төркеме балалары өчен эш дәфтәре төзергә тиешләр иде. Ә балалар бакчасының эшчәнлеге – әлеге юнәлеш буенча оештырылан эшләрне туплаган альбом нигезендә бәяләнде. Безнең бакчабыз данын әлеге конкурса Альбина Мөдәрис кызы Хабибуллина яклый. Аңа уңышлар телибез!
Сегодня состоялся муниципальный этап республиканского смотра – конкурса среди дошкольных образовательных организаций и их воспитателей по профилактике детского дорожно-траснспортного травматизма «Зеленый огонек-2024». По положению педагоги должны были составить альбом-папку с описанием опыта работы, рабочую тетрадь для детей старшей группы по закреплению правил дорожного движения. А деятельность детского сада оценивалась на основе альбома, составленного по данному направлению. Наш детский сад представляет Хабибуллина Альбина Мударисовна. Желаем ей удачи!










