Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | mdou2-aktansh@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 132 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 3 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Куянга ак карлар/Зайцу белый снег 03.12.2020

Буген 3 декабрь көнне безнең "Ромашка" балалар бакчасында район методик киңәшмә узды. 1 кечкенәләр төркемендә "Куянга ак карлар" дигән темага сөйләм теле белән рәсем эшчәнлекләрен үз эченә алып белем бирү эшчэнлеге күрсәтелде. Балалар бик актив катнаштылар, белемнәрен күрсәттеләр.
-
Әниләр бәйрәме/ День матери 27.11.2020

Ноябрьнең соңгы атнасында әниләр бәйрәмен уздырдык. Бу бәйрәмгә балалар ятлаган шигырьләрен, җырларын һәм биюләрен күрсәттеләр, әзерләгән бүләкләр белән әниләрне соендердек. Ябыштыру, математика, рус теле, музыка шогыльләреннән видеоролик әзерләдек, матур бу язманы әниләр белән уртаклаштык.
Балалары шатлык бүләк итсә,
Йөрәгенә сыймый сөенеч.
Яшәтәсе иде Әниләрне,
Китермичә һич тә көенеч!
-
Шигырь сөйләү бәйгесе/ Конкурс "Юный чтец" 23.11.2020

Уртанчылар А төркеме балалары белән сәнгатьле шигырь сөйләү бәйгесен уздырдык.Бу бәйгедә барлык балалар да актив катнашып, дәрәҗәле урыннар яуладылар.Жюри балаларның рус телендә камил сөйләшә белуләрен, сөйләмнең чисталыгына,мимика белән сөйләвенә, шигырь сөйләүнең эчтәлегенә, дөрес ятлавына игътибар бирде.Урыннар чыгарылып барлык балалар медальоннар, грамоталар белән бүләкләнделәр.Киләчәктә дә мондый бәйгеләр уздырылып балаларның актив катнашуын теләп калабыз.
-
Сөмбелә бәйрәме/Осенний праздник урожая 16.11.2020

Без бүген зурлар төркемендә “Сөмбелә”бөйрәмен үткәрергә җыелдык!
Мы сегодня собрались на праздник Сөмбелә - праздник урожая. Его отмечают в день осеннего равноденствия, когда день и ночь уравниваются. В давние времена, когда урожай был убран, осенняя посевная закончена - люди устраивали этот праздник. Хозяйкой праздника была девушка по имени Сөмбелә. Ее выбирали из числа красивых, озорных,острых на язык девушек , переодевали в Сөмбелю, выводили на площадь и там задавали ей вопросы. Например, «топор или шило?». Если она скажет «топор», то полагали, что осень будет холодная — лед можно будет разбивать только топором. Если ответ был «шило», то ожидалось, что осень будет относительно теплой — лед можно будет разбить и шилом. К её словам прислушивались даже старики и аплодировали со словами «юравың юш булсын», т. е. пусть твое гадание осуществится. Сөмбелә должна была иметь светло-желтые волосы, потому что она символизировала осень, колосья.
-
Беренче кар/ Первый снег 12.11.2020

Кар ява. Беренче кар ява! Бөтен җир ап-ак, гүя ул мамык юрган ябынган. Әйтерсең лә, ул тирән йокыга талган. Озын, кара көздән соң җир өсте сафланып, чистарынып, пакьләнеп калган кебек тоела.Ак кар бөртекләре әйләнә-әйләнә җиргә төшәләр, әйтерсең, алар кышкы вальс башкаралар.Яңа яуган ак кар бөтен кешегә дә, йортлардагы һәр гаиләгә дә ак бәхетләр, күп шатлыклар алып килсен!
-
Муса Жәлил укулары/ Джалиловские чтения 09.11.2020

Бакчабызда III Бөтендөнья "Жәлил укулары" конкурсының 1 туры булып узды. Бу чарада барлык группа балалары актив катнашты. Үз яшьләренә туры килгән шигырьләрне алар сәнгатьле итеп сөйләделәр. 2 турга район күләменә узган 12 балага уңышлар теләп калабыз
-
"Каз өмәсе!" 30.10.2020

Бакчабызда нәниләрне милли гореф-гадәтләргэ ойрәту, системалы рәвештә план нигезендә алып барыла. Буген мәктәпкә әзерлек төркемендә уздырылган "Каз өмәсе" бәйрәме, татар халкынын милли йоласы, жыр биюләр, уеннар, такмак әйтешү, шигырьләр белән үрелеп барды. Халкыбызның мондый йола бәйрәмнәрендә, нәниләр хезмәткә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, пөхтәлеккә, ярдәмчел булырга өйрәнделәр.
-
"Кечкенә пиратлар!"/ "Маленькие пираты!" 27.10.2020

Бүген балалар бакчасында "Лучший детский сад по организации обучение и воспитания детей на родном(татарском) языке дигән республика конкурсында "Кечкенә пиратлар" физик үсеш ачык шөгыле күрсәтелде.Шөгыльдә балалар туган телдә аралаштылар, сүзле уеннар уйнадылар, "Балык кыздыру" уенында татарча саннар, төсләр кабатланды.Килгән кунаклар Галявеева Ч.Х, Абдуллина Р.В бик канәгать калдылар!
-
Әниләргә ничек булышабыз?/ Как мы помогаем маме 26.10.2020

Балалар уйнап үсәләр. Уен процессында хезмәткә өйрәтү бик җиңел. Берсе кизү (дежур) тора, икенчесе табип, өченчесе исә көнкүреш эшләрен башкара, дүртенчесе пешекче (повар) булып уйный. Тәрбияче уенны күзәтеп кенә утырмый, ә аны контрольдә тота, тиешле юнәлеш бирә. Балалар белән бергә уйнаганда, аларга тагын да кызыграк була. Бала шулкадәр мавыгып уйный, өстәлгә тәлинкәләр тезәме, кашык-чынаяклар куямы, ул бу эшләрне чын итеп башкара һәм үзенең хезмәте белән башкаларга файда китерүен тоя, үзен кирәкле кеше итеп сизгәндә, бала шәхесе дөрес формалаша, хезмәткә мөнәсәбәте дә уңай була. Ә балаларның өйдәге ярдәмнәрен видео аша күзәтә аласыз.
-
Яраткан әкиятләребезне туган телдә сөйлибез/Рассказываем любимые сказки на родном языке 26.10.2020

Тәрбия һәр халыкта аның туган теле белән бергә барлыкка килгән. Күп гасырлар буена ул, кешелекне дәвам иттерү чарасы буларак, табигый ихтыяҗ булып яшәп килгән. Яшь буын өлкәннәр белән аралашкан, тормышта кирәкле күнекмәләргә, кешеләр арасында үз-үзен тотарга, аралашырга өйрәнгән, халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын өлкән буын ярдәме белән үзләштергән. Балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә татар халык әкиятләре - балаларга телебезнең матурлыгын, байлыгын аңларга, аны сиземләргә, үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырырга, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга,кеше өчен газиз булган туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә , өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләргә, үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итә










