Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | mdou2-aktansh@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 132 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 3 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Ата-аналарга психолог киңәшләре/ Советы психолога родителям доу 26.10.2020

Ата-аналар, балалар арасында мөнәсәбәтләр карында вакытта ук туа. Әнинең эмоцияләре гормоннар белән бәйле. Әни бәхет тоя икән, бала да бәхетле. Әни гел стресста икән, адреналин, кортизол югары булса, бала да стресста булачак. Җитлекми туган балалар да әнинең йөкле вакытта стресс кичерүеннән. Шуңа күрә бала вакытыннан иртәрәк туса, шушы элемтәне өйрәнәбез.
Баланың беренче кризисы якты дөньяга тууга. Баланың карыннан чыгуы, эчке рәхәт мохиттән, диңгез мохитеннән дип әйтерлек мохиттән чыгуы аның өчен кризис. Бу расланган: Урта диңгез суы составы буенча 90 процентка яралгыны саклаучы амниотик сыекча белән охшаш. Шуңа күрә кеше гел диңгезгә ашкына. Бу шул әни карынындагы мохиткә әйләнеп кайту теләге.
Бала үскәндә бер яшьтә кризис күзәтелә. Бала үзен шәхес итеп тоя башлый. Лев Выготский дигән психолог өч яшьлек кризис төшенчәсен әйтә. Өч яшьтә бала үзен белә, ата-анасыннан яраткан әйберсен сорый башлый, тик ата-аналар ул проблеманы бик аңламый. Бала тыңламый, ике яшькә кадәр бала шундый тыныч иде, характеры бозылды, дип киләләр. Без аларга «бу тыңламау түгел, баланың баш мие үсә» дип аңлатабыз. Бала белән бу вакытта олы кеше кебек, тиң күреп сөйләшергә кирәк. Өч яшьтән баланы игътибар белән үстерергә кирәк, фикерләренә колак салырга кирәк. Шул вакытта ук гармония сизмәгән балаларда бу проблема яшүсмер чорында кискенләшергә мөмкин.Икенче кризис җиде яшьтән, мәктәп тормышы башлангач. Кечкенә философ дип әйтәбез җиде яшьлек баланы. Сораулары күбәя, фикерләре киңәя.Ә инде үсә төшкәч, яшүсмерләр белән бәйле авырлыклар гормоннар белән бәйле.
-
Логопед шөгыле / Логопедическое занятие 23.10.2020

Мәктәпкәчә яшьтәге баланы матур һәм дөрес итеп сөйләшергө өйрәтү - аның әйләнә –тирә мөхитне таный белүе, иҗат итүе, тәҗрибә туплавы, матур әдәбият һәм музыка сәнгате белэн танышуы бары тик туган телнең нечкәлекләренә төшенүе нәтиҗәсендә генә була. Туган телне белү баланың шөгыль һәм уен эшчәнлеген оештыра, аны камилләштерә. Сөйләм телен үстерү белән бергә баланың мөстәкыйль фикер йөртү сәләте дә үсә, тормыш-көнкүрешкә һәм тирә-юньгә карата булган мөнәсәбәт формалаша, бала туган телнең матурлыгын тоярга, аның яңгырашын, аһәңлелеген анларга, яратырга өйрәнә.
-
Урмандагы керпе/ Лесные ёжики. 22.10.2020

Ябыштыру- балалар иҗатының бер төре, анда нинди дә булса материалның өслегенә башка фактура яки төстәге материал кисәкләре салына. Кәгазьдән ябыштыру төрле формадагы кәгазь элементлары һәм төсләрне картон яки кәгазьгә ябыштыруны күздә тота. Ябыштыру белән шөгыльләнү балалар өчен зур файда китерү, балада тырышлык, мөстәкыйльлек, пөхтәлек, сабырлык кебек сыйфатларны үстерә, балаларның иҗади һәм акыллы сәләтләрен үстерүгә дә зур йогынты ясый. Без бүген ябыштыру шөгылендә урмандагы керпеләрне кисеп ябыштырдык. Балалар гармошкалап бөкләп кисергә өйрәнделәр.
-
Бүлмә гөлләрен яратыйк, саклыйк\Комнатные цветы надо любить, беречь 14.10.2020

Бакчабызда балаларга музей,юл йөрү кагыйдәләре турында белем һәм күнекмәләр бирү белән бер рәттән, даими рәвештә экологик тәрбия чаралары да алып барыла .Һәр ел фасылы үзенчә матур, һәр терек табигать иясе һава торышына яраклашып үсә, үзгәрә. Ә менә бүлмәдәге тереклек безнең тәрбиягә, яратуга мохтаҗ. Без балалар белән төркемебездә үскән гөлләрне тәрбияләү турында сөйләштек, дөрес итеп су сибү, коендыру, төпләрен йомшарту, зур гөлләрнең яфракларын сөртү турында кагыйдәләр белән таныштык, гөлләрнең исемнәрен ныгыттык. Бүлмәбездә безгә сулау өчен кирәкле һаваны чистартучыларның нәкъ менә бүлмә гөлләре булуы турында белгәч, балалар алар турында ешрак кайгыртырга, сакларга, яратырга дигән нәтиҗәдә калдылар.
-
Иҗади сәнгать үсеше/ Художественно- эстетическое развитие 12.10.2020

Бездә бүген Е.Чарушинның "Бәбкәләре белән үрдәк" әсәре буенча рәсем шөгыле узды. Рус язучысы һәм графигы Е.Чарушин әсәрен искә төшереп, әлеге әсәргә иллюстрацияләр карап, балаларда шөгыль темасына карата кызыксыну уяту,кошлар гәүдәсе төзелеше, очканда, хәрәкәт иткәндәге торышлары турында күзаллау булдыру максаты куелды. Балалар максатка ирештеләр.
-
Көзге кросс/ Осенний кросс 29.09.2020

Бакчабызда һәр елдагыча әбиләр чуагы вакытында балалар белән бергә спорт мәйданчыгына юл алабыз.Барлык төркем балаларының йөгерүгә булган сәләтләрен ачабыз, сәламәтлек өстендә эшлибез.
Катнашкан һәр балага уңышлар телибез, исән-сау, сәламәт булсыннар!!!
-
Балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген саклау торышы/ Состояние здоровья детей в детском саду 23.09.2020

Бакчада сәламәтләндерү эшләре һәр уку елында төрле юнәлештә алып барыла. Балаларны сәламәтләндерү буенча шәфкать туташы белән тәрбияче берлектә эш алып баралар. Көнлек режимны төгәл үтәү, тәрбия һәм белем бирү эше дөрес оештыру. Физкультура, иртәнге гимнастикаларда гадәти булмаган эш алымнары кулланып эшләү, балаларны чыныктыру, сәламәтләндерү эшен яхшырту, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.
Бакчабызның өлкән шәфкать туташы Флария Нияз кызы елга ике тапкыр балаларның үсешен дә, динамикасын да даими тикшереп тора (буйларын, авырлыкларын үлчи) Балаларның сәламәтлекләрен саклау безнең төп бурычыбыз, шуңа күрә һәр балага индивидуаль якын килергә, аның сәламәтлеге турында кайгыртырга тырышабыз.
Основные антропометрические показатели – это рост, вес, окружность головы и грудной клетки. Антропометрия ребенка дает возможность оценивать как его актуальное развитие, так и динамику (при условии, что проводится регулярно), и сопоставлять полученные данные с нормой.
-
Уяу булыйк! / Будьте бдительны! 14.09.2020

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын өйрәтү максатыннан бакчабызда эвакуация чарасы оештырылды.
-
Бакчада эвакуация/Эвакуация в детском саду 14.09.2020

Балаларны янгын куркынычсызлыгына өйрәтү буенча эвакуация уздырылды.
Балалар тиз генә киенергә, махсус баскычтан төшәргә өйрәнделәр.
-
Юный эрудит 12.09.2020

12 нче сентябрь көнне Бүләк лагерында "Юный эрудит" олимпиадасы мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен үткәрелде.Безнең балалар бакчасыннан 15 бала үзләренең көчләрен сынап, белемнәренә ышанып, бирелгән биремнәрне уңышлы эшләп чыктылар.










