Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | mdou2-aktansh@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 132 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 3 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
Минем яраткан уенчыгым/ Моя любимая игрушка 23.06.2020

Зурлар төркемендә "Минем яраткан уенчыгым" көне булып узды. Балалар үзләренең яраткан уенчыкларын алып килеп, шуның турында сөйләп, шуңа багышлап шигырьләр , әкиятләр уйлап чыгарып, бер-берсенә сөйләделәр. Уенчыклар белән алмашып, дус булып уйнадылар.
-
Сабантуй бәйрәме/ Праздник Сабантуй 19.06.2020

Бакчабызда "Сабантуй- 2020" бәйрәмен уздырдык. Чара милли гореф-гадәт буенча жыр- биюләр, шигырь, уеннар белән үрелеп барды. Традицион уеннарны уйнаттык: гер күтәрү, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, ат чабышы, аркан тартышу, капчыкта сикерү. көянтә белән су ташу уеннары оештырылды.Балаларыбыз сау-сәламәт булып, алдагы елларда да матур бәйрәмнәр уздырырга язсын!
-
Җил көне / День ветра 18.06.2020

Бакчабызда "Җил көне" н уздырдык. Барлык группада җил белән бәйле уеннар оештырды, тасмалар, бөтерчекләр, флаглар белән ярышлар ярдәмендә җилнең юнәлешен билгеләдек. Балалар бик шат калдылар
-
Экояз 2020 / Эковесна2020 17.06.2020

1 апрельдән Татарстанда "ЭКОяз-2020" акциясе барды. Аның төп максаты - Республика территориясен кыш буена җыелган чүп чардан арындыру.
Безнең Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомүми үсеш бирүче 2 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе балалары, ата-аналары, тәрбиячеләре шушы акциягә бик теләп ел да кушылабыз. Балалар үзләре дә бу күңелле вакытны көтеп алалар. Табигать яшелләнеп, язгы мөхиткә күмелеп барганда аларның да изгелекләр эшләп каласылары килә. Табигатьнең матур булуы һәркем өчен күңелле. Шуңа күрә дә без бу эшкә барыбызның да өлеше керсен дип үзебезгә максат куябыз . Шөгыльләр, уеннар, әңгәмәләр һәм әлбәттә хезмәт.
Быелгы Экояз бәйгесе узенчәлекле булды. Балалар һәм ата-аналар белән экологик эшне социаль челтәрләрдә: инстаграммда, контакт битләрендә яктыртып бардык. Ватсап аша "Чиста ишек алды", “Безнен бакча”, “Безнең өй алды” фотобәйгеләре, “Мин әнигә булышам”, “Мин - табигать дусты” акцияләре уздырдык. Инсаграммда узебезнен бакчанын битен ясап, Экояз 2020 темасына кагылышлы фотоларны, видеоязмаларны куеп бардык. Һәм безнең балалар бакчасы Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министерствосының дипломы белән бүләкләнде.
Табигатебезне төрле күңелсезлекләрдән саклыйк, аның кадерен белик!
-
Юл йөрү кагыйдәләре / Правила дорожного движнеия 16.06.2020

Бакчабызда зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалры белән юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту максатыннан тест үткәрелде. Балалар үзләренең белемнәрен күрсәтеп югары күрсәткечләргә ирештеләр.
-
Светофорда кунакта/ В гостях у светофора 15.06.2020

Бакча куләмендә "Светофорда кунакта" исемле театр карадык. Балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен, светофор сигналларын ныгыттык. Театр аша белемнәребезне камилләштердек.
-
"Cабын куыклары"/ "Мыльные пузыри" 15.06.2020

Бакчабызда сабын куыклары бәйрәме булып узды. Сабын куыклары очырту балалар өчен иң күңелле бәйрәм.
Куык, кабар,
Куык, зурай,
Менә шулай,
Шартлый күрмә!
Балалар чын тылсымчылар кебек төрле зурлыктагы сабын куыклары ясап очырдылар. Аларның төрлелегенә, матурлыкларына, төрле төскә кереп елтыраганнарына карап сокландылар.
-
Россия көне / День России 11.06.2020

12 июнь - Россиянең туган көне. Шул уңайдан бакчабызда бу тарихи вакыйга белән балаларга әңгәмә үткәрелде, шигырьләр, җырлар тыңланды. 1990 елда РСФСРның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә. Демократик дәүләт төзү дә нәкъ менә шушы елларда башлана. Әгәр без бүген 12 июньне көтеп алып ял итәбез икән, моңа 1994 елда кабул ителгән Указ «сәбәпче». Тора-бара бәйрәмнең атамасы да үзгәртелә. Баштарак ул Бәйсезлек көне дип аталса, 2002 елдан Россия көне дип йөртелә башлый. Россия көне белән дуслар!!!
-
Асфальтта рәсем/Рисунки на асфальте 10.06.2020

Җәйге матур кояшлы көнне балалар белән "Бәхетле балачак!" исемле асфальтта рәсем күргәзмәсен оештырдык.Һәр группа балалары үзләре теләгәнчә матур итеп рәсемнәрен ясадылар.Балаларыбызның шат авазлары бакчабызда туктап тормасын!!!
-
Дуслык көне/ День друзей 09.06.2020

"Ромашка" балалар бакчасында дуслык көнен уздырдылар. "Дус булуга ни житә" дип исемләнгән бәйрәмдә балалар бер-берсенә карата дуслык мөнәсәбәтләрен,дуслык кагыйдәләрен, дус булып уйнауны төшенделәр. Дуслык көне белән , дуслар!










