Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | mdou2-aktansh@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 132 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 3 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
"Минем әти-иң кыю"\"Мой папа самый смелый!" 20.02.2020

Бүген безнең балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып үтте.Спорт уеннары һәм ярышларда балалар һәм әти-әниләр актив катнашып, җитезлек, көчлелек, чыдамлык, тапкырлык күрсәттеләр. Уен җыр һәм биюләр белән бергә үрелеп барды.Бәйрәмебез бик күңелле булды.
-
Ел психологы - 2020 / Психолог года - 2020 14.02.2020

14 февраль көнне Актаныш технология техникумы базасында үткән чарада катнашкан педагог-психологлар арасында жиңүчеләр билгеләнде. "Ромашка" балалар бакчасының педагог-психологы Ибрагимова Альбина Рашитовна 3 урынга лаек булды.
-
Суган җиде авырудан дәва\Луг от семи недуг 12.02.2020

Зурлар төркемендә "Суган җиде авырудан дәва" дигән темага әңгәмә үткәрелде, анда балалар суган файдасы турында гына белмәделәр, ә үзләре дә аны чүлмәккә утыртырга өйрәнделәр. Тәрбияче Гыйлфанова З.Р. тәрәзә төбендә суганны ничек үстереп булуын күрсәтте. Аның файдасы һәм тәме турында искә төшерде.Аның белән нинди ризыклар әзерләргә була? Ул шулай ук үсемлекләрнең үсүенә һәм үсешенә нинди факторлар йогынты ясавын сөйләде. Балалар бик теләп тәрбиячене тыңладылар.
-
Татарстан чаңгысы 2020/Лыжня Татарстана 2020 09.02.2020

9 февраль көнне без мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әти-әниләре белән "Бүләк" чаңгы трассасында уздырылган "Лыжня Татарстана 2020" ярышында катнаштык. Саф һавада балалар рәхәтләнеп уйнап, ярышып, позитив эмоциялар җыеп кайтып киттеләр.
-
Балалар тормышында театр/Театр в жизни детей 04.02.2020

Сәнгать әсәрләре аша балаларның эстетик, иҗади зәвыгын үстерү максатыннан 2 кечкенәләр Б төркеме балалары белән "Шалкан" рус халык әкиятен сәхнәләштердек. Балаларда артистлык сәләтләре үсә һәм алар әкият геройларының хис- тойгыларын, халәт кичерешләрен дөрес тасвирлый белергә өйрәнәләр. Шулай ук театраль эшчәнлек аша иҗади шәхес тәрбиялибез һәм балаларның сөйләм телен баетабыз.
-
"Бүлмә гөлләре үстерәбез"/ "Путешествие в мир комнатных растений" 31.01.2020

Безнең балалар бакчасында хезмәт тәрбиясе кече яшьтән үк башлана. 2 кечкенәләр төркемендәге балалар белән берлектә матур гөлләр үстерәбез. Балалар һәр көнне гөлләрнең ничек үсеп, чәчәк атуын күзәтүләр, төпләрен йомшарталар, су сибәләр, тузанын сөртәләр. Шау чәчәктә утырган үсемлекләрнең матурлыгын күреп сокланалар. Даими тәрбияләп торганда гына гөлләр матур булып усәләр.
-
Тылсымлы кар/Волшебный снег 29.01.2020

Балаларның игътибарын, тәҗрибә белән кызыксынучанлыкларын танып белү активлыгын үстерү. Гади тәҗрибәләр һәм уеннар аша балаларның кар һәм аның үзлекләре белән таныштыру, температура үзгәргән вакытта кар үзенең халәтен үзгәртүен аңлату. Балаларда кышкы табигатькә карата соклану тәрбияләү.
Развитие познавательной активности детей, их интереса к опыту. Через простые эксперименты и игры познакомить детей со снегом и его свойствами, объяснить, что при изменении температуры снег меняет свое состояние. Воспитывать у детей восхищение зимней природой.
-
Кышкы күңел ачулар\Зимние забавы. 14.01.2020

Кыш - елның иң сокландыргыч чоры. Ап-ак, тәрәзәләрдән ут янганда барысыда бик матур. Зурлар төркеме балалары кышкы уеннарны бик яраталар. Командаларга бүленеп, алар дуслары белән карда уйныйлар, ныгытмалар төзиләр, таудан шуалар. Кышны бик яхшы итеп үткәрергә була, иң мөһиме- кышкы күңел ачуларны татып карарга өлгерергә кирәк.
-
Яшь тикшерүчеләр\Юные исследователи 10.01.2020

Тәҗрибә һәм күзәтү. Менә нәрсә белән без бүген зурлар төркеме балалары белән шөгыльләндек . Балалар кар һәм аның үзенчәлекләре белән таныштылар. Карга төрле буяулар салып тәҗрибәләр ясадылар.
-
Яңа ел бездә кунакта\Новый год унас в гостях 25.12.2019

Балаларның сагынып көткән бәйрәмнәре, Яңа елда килеп җитте. Яңа ел иртәсе, матур җырлар, яңа биюләр һәм сәнгатьле шигырьләр белән бакчага ташкын булып килеп керде. Кар кызы, Кыш бабай, Убырлы карчык,Төлке, Куян һәм Бүре балаларга да, килгән кунакларга да моңсуланырга урын бирмәделәр. Балаларда үзләренең осталыкларын тулы дәрәҗәдә күрсәттеләр. Бәйрәм иртәсе күңелләрдә якты бер хатирә булып калды.










