Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | mdou2-aktansh@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 132 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 3 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
"Өйдә утыр" Бөек Җиңүгә 75 ел!\"Сиди дома"К 75 летию Великой Победы! 06.04.2020

Без өйдә утырсакта төрле конкурсларга катнашырга тырышабыз. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылау уңаеннан зурлар төркеме балалары белән рәсем конкурсында катнаштык. Балалар бик теләп катнаштылар. Алар рәсемнәрен ясап ватсап аша төшереп җибәрделәр. Балаларга киләчәктәдә уңышлар теләп калабыз.
-
“Өйдә утыр” 2 кечкенәләр Б төркеме : Кошларны яратсаң , алар сиңа мең - мең рәхмәтле булырлар./2 младшая Б группа “ Сиди дома” : Если любишь птиц,то они будут благодарны тебе 26.03.2020

Кошлар турында белемнәрен арттыру, кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү, шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тудыру. Кошларны таный һәм аера белергә өйрәтү. Әти — әниләр ярдәмендә аларга җимлек әзерләү, ул җимлекләрне элү, җим салып тору, күзәтүләр үткәрү. Логик фикер йөртү, сөйләм телен үстерү./ Повышение знаний о птицах, воспитание бережного отношения к птицам, создание чувства сострадания, сострадания. Обучение распознанию и различению птиц. С помощью родителей можно готовить им корма, вешать кормушки, кормить, проводить наблюдения.Логическое мышление, развитие речевого языка
-
Сак булыгыз, язгы боз куркыныч!\Безопасность детей на льду в период весеннего таяния льда на водоемах. 18.03.2020

Язгы ташу сулары кешеләргә өстәмә мәшәкатьләр генә түгел, кайбер вакытта зур куркынычта алып килә. Бу тема балалар һәм әти- әниләр өчен дә бик мөһим. Зурлар төркемендә, әлеге тема буенча, балалар һәм әти - әниләр белән әңгәмәләр үткәрдек. Балалар Н.А.Некрасовның " Дедушка Мазай и зайцы" әсәре белән таныштылар,картиналар карадылар. Әти - әниләр өчен, белдерүләр тактасына " Сак булыгыз, юка боз" консультациясе тәкъдим ителде.
-
Сюжетлы- рольле уеннар\Сюжетно - ролевые игры 10.03.2020

Зурлар төркеменә йөрүче балалар, бик теләп сюжетлы - рольле уеннар уйнарга яраталар. Сюжетлы- рольле уеннар аша балалар дөньяны танып белергә, матур итеп сөйләшергә өйрәнә, үзләрен зурлар тормышына әзерли. Уеннар балаларда дуслык, бердәмлек, бер-берсенә юл куя белү кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә.
-
"Әнием кадерлем!"\"Мама, дорогая!" 05.03.2020

Балалар бакчасында үткәрелүче 8 март бәйрәмнәре ул иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Балалар әниләренә, дәү әниләренә, әби-апаларына багышлап җырлар, биюләр башкаралар, котлау, тәбрикләү сүзләрен шигъри юллар аша җиткерәләр. Матур, нәзәкатьле чыгышлар йөрәккә үтеп керә, күзләр яшьләнә. Бүген, бакчабызда, зурлар төркеме балалары катнашында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Әнием кадерлем!" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе узды.Бәйрәмдә бик күп кунаклар: әбиләр, әниләр, балалар бакчасы хезмәткәрләре катнашты.Безнең бәйрәм тантаналы, шатлыклы, якты музыкаль тамаша рәвешендә барды.Балалар әниләренә, әбиләренә үз куллары белән ясаган бүләкләр тапшырдылар. Әниләр бик канәгать калдылар һәм балаларның уңышлары белән горурландылар.
-
"Йолдызлык-2020"/"Созвездие-2020" 28.02.2020

28 февраль көнне Актаныш мәдәният йортында балаларның "Йолдызлык-2020" конкурсы уздырылды. "Ромашка" балалар бакчасы район буенча балалар бакчалары арасында 2 урын алды. Конкурс балаларда сәнгатькә мәхәббәт хисе уята, киләчәктә районыбыз данын якларга яңа буын үстерә.
-
Тәрәзә төбендә витамин.\Витамины на подоконнике. 26.02.2020

Зурлар төркеменә йөрүче балалар,үзләренең тәрбиячеләре белән, төркем тәрәзә төбендә витаминнар үстерә. Балалар, бакчалар кипкәнче үк, витамин ашый башлыйлар.Бигрәктә яратып, яшел суган үстерә,алар. Балалар суганның витамин икәнен, төрле дәвалардан дару икәнен бик яхшы беләләр.Кызлар һәм малайлар, бик кызыгып, чын лаборантлар кебек эксперементлар ясыйлар, суган үсүен күзәтәләр.
-
Бөтендөнья Жәлил укулары/Международный литературный конкурс Джалиловские чтения 25.02.2020

Ботендонья "Жэлил укулары" нда гуманитар-гимназия укучысы Салахова Лэйсэн-1 урын(укытучысы-Салахов Р.З.), Валиев Вильдан-2 урын, 1нче мэктэп укучысы Хайретдинова Гольяз-2 урын(укытучысы-Галиева Л.Р.), Ромашка балалар бакчасында тэрбиялэнуче Валиева Алина( тэрбиячесе-Ибрагимова А.Р.)-3 урын, Зобэер мэктэбенен ике укучысы(укытучылары-Хайбрахманова Л.)-ижат торкеме номинантлары булдылар. Молодцы! Котлыйбыз!
Во Всемирном "Джалильских чтениях" ученица гуманитарной гимназии Салахова Лейсан - 1 место(учитель Салахов Р. З.), Валиев Вильдан-2 место, Хайрутдинова Гульяз - 2 место(учитель Галиева Л. Р.), воспитанница детского сада "Ромашка" Валиева Алина(воспитатель Ибрагимова А. Р.) - 3 место, двое учащихся Зубаировской школы(учитель Хайбрахманова Л.) - номинанты творческого кружка. Молодцы! Поздравляем!
-
Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү/Обучение детей правилам дорожного движения 21.02.2020

Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.
Без дә мәктәпкә әзерлек торкеме балалары белән әтиләргә 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә балалар белән “Юлда йорсән бул өлгер, юл кагыйдәләрен нык бел” темасына бәйрәм үткәрд ек. Балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен дөрес үтәү, урамда, транспортта үз - үзеңне дөрес тоту буенча биремнәр утәдек Бәйрәм балаларда күтәренке кәеф аң-белем дәрәҗәсен үстерергә дә ярдәм итте.
-
Регионара фәнни-практик семинар/Межрегиональный научно-практический семинар 21.02.2020

"Ромашка" балалар бакчасы тәрбиячеләре ХабибуллинаА.М., Ибрагимова А.Р. 1 нче санлы Актаныш урта мәктәбендә оештырылган регионара фәнни - практик семинарда уңышлы чыгыш ясадылар.Бу чара балалар бакчасы һәм мәктәп белән тыгыз элемтәдә булуы, бердәм хезмәттәшлектә эшләү нәтижәсе.










