Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | mdou2-aktansh@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 132 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 3 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
Театр көне / День театра 08.06.2020

Бакчабызда "Театр яктылыкка,нурга илтә...." чарасы уздырылды. Тәрбиячеләр тарафыннан 1 кечкенеәләр,2 кечкенәләр А һәм Б төркемнәрендә "Чуар тавык" курчак театры куелды, уртанчылар "Өч аю" , зурлар " Теремкәй" әкиятләрен сәхнәхләштерделәр, балалар рольләргә бик яхшы керделәр,аларның иҗади сәләтләре киләчәктә дә сүрелмәсен.
-
5-июнь Экологлар көне\5-июля день эколога. 05.06.2020

5 июнь - Бөтендөнья экологлар һәм әйләнә-тирә көне! Без - табигатьтән, табигать бездән башка яши алмый. Ләкин ул безнең игътибарга, яратуга, саклауга мохтаҗрак кебек! Безнең төп максат: әйләнә-тирәдәге яшеллекне, зәңгәр күк йөзен, саф һаваны һәм дусларыбыз, хайваннар, кошлар, бөҗәкләрне саклап калу. Табигатькә якынаеп, балалар үзләренең күзаллауларын киңәйтә, ә без аларда әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш тәрбияләп кенә калмыйбыз, ә аларда яңа һөнәрләргә - авыл хуҗалыгы хезмәткәре, урманчы, экологларга карата кызыксыну уятабыз.
-
Күңелле стартлар / Веселые старты 04.06.2020

Бакчабыз күләмендә "Тизрәк,югарырак,җитезрәк!" исеме астында спорт чаралары уздырылды. Һәр группа балалары да бик актив катнаштылар: скакалкада сикерү, тупны йөртү,кыршау әйләндерү,кәрҗингә шакмаклар җыю буенча үз көчләрен сынадылар. Бакчабызда һәрдаим балаларның сәламәтлекләрен ныгыту өстендә эш дәвам итә.
-
3 июнь - парашютның туган көне / 3 июня - день рождение парашюта 03.06.2020

1483 елда итальян рәссамы Леонардо да Винчи беренче парашют рәсемен ясый Һәм буген 3 июнь 2020 ел аның 235 еллыгын билгеләп үтәбез. Шул уңайдан бакчабызда парашют белән төрле кызыклы уеннар уйнадык, җырлар җырладык, күңел ачтык. Бу көн балаларыбызның күңелендә мәңге сакланыр.
-
2 июнь- Дөрес туклану көне/ 2 июня - День здорового питания 02.06.2020

Балаларның сәламәтлек турында күзаллауларын киңәйтү, дөрес туклану белән сәламәтлекләренең ныклы бәйләнештә булуын аңларга булышу, ижади күзаллауларын үстерү, сәламәтлекне кайгырту һәм аны саклый белү хисләрен тәрбияләү.
-
1 июнь - халыкара балалар яклау көне / 1 июня - День защиты детей 01.06.2020

Җәйнең беренче көне - халыкара балаларны яклау көне. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәмне һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп бакчабызда билгеләп үттек. Алдан өйрәнгән җырларын, матур шигырьләрен балалар чын күңелдән башкардылар. Балаларның бәхетле елмаюы күбрәк булсын!!!
-
ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү / Празднование 100 - летия ТАССР
27.05.2020
Нәкь 100 ел элек, 1920 елның 27 маенда, Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты һәм Халык комиссарлары советы декреты белән Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы (АТССР) игьлан ителде. Яңа төзелгән республиканың беренче җитәкчесе революционер һәм сәясәт эшлеклесе 26 яшьлек Сәхипгәрәй Сәет - Галиев була. Шул уңайдан безнең бакчада рәсем конкурсы оештырылды һәм урыннар билгеләнде. Иң матур рәсем ясаучы итеп Хөсәенов Ислам билгеләнде. Катнашкан барлык балаларны тантаналы рәвештә грамоталар белән бүләкләдек.
-
"Һәрвакыт булсын кояш"/"Пусть всегда будет солнце" 23.05.2020

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән саф һавада "Һәрвакыт булсын кояш" темасына асфальтта рәсемнәр ясадык. Балаларга бу шогыль бик ошады, алар бик теләп матур итеп рәсем ясадылар. Балалаларның бакча белән саубуллашу көннәре санаулы калды, һәр көнне истә калырлык үзенчәлекле итеп үткәрергә тырышабыз.
-
"Өстәл янында үз-үзеңне тоту" кагыйдәләре "Поведение у стола" 19.05.2020

2 кечкенәләр Б төркем балалары ашханә кирәк-яраклары белән таныштылар һәм "Өстәл янында үз-үзеңне тоту" кагыйдәләрен өйрәнделәр. Ашау вакытында өстәл артында тыныч утыру, гәүдәне төз тоту, тәлинкәгә иелмәү, кашыкны уң кулда дөрес итеп тоту, кашыкка ризыкны аз-азлап алу. Авыздагы ризыкны йотып бетермичэ, рәхмәт әйтмичә, өстәл артыннан китмәү һ.б.
Дети 2 мл Б группы познакомились с кухонными принадлежностями и изучили правила поведения за столом. Во время еды спокойно сидеть за столом, строения тела, не класть в тарелку, правильно держать ложку в правой руке, мало-помалу принимать пищу в ложке. Нельзя глотать пищу во рту, не выражая благодарности, уходить за стол и т.д.
-
"Бәхетле балачак" / "Счастливое детство" 14.05.2020

Без бүген балалар белән " Бәхетле балачак" темасы астында асфальта рәсем ясау конкурсы оештырдык. Асфальтта акбур белән рәсем ясау бик мавыктыргыч шөгыль. Шул ук вакытта ул балаларга әйләнә-тирәне танырга ярдәм итә. Акбур белән асфальта рәсем ясау игътибарны, фикерләүне, вак моториканы, иҗади сәләтне үстерә, ә иң мөһиме яхшы кәеф тудыра. Балалар бик теләп катнаштылар.










