Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а |
| Телефон: | +7(855)-523-29-87 |
| E-Mail: | mdou-6@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Нургалиева Юлдуз Саетовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 121 воспитанников+5 в с. Аишево |
| У нас учат: | 18 педагогов+2 в с. Аишево |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы" - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Су көне / День воды 22.03.2024

Бүген, 22 нче март көнне су көне билгеләп үтелә. Без логопед мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән су һәм аның файдасы турында сөйләштек. Тәҗрибәләр ярдәмендә суның үзлекләре белән таныштык. Шаян су тамчылары белән кызыклы уеннар уйнадык. Тәрбияче Ганиева Л.М.
Сегодня, 22 марта отмечается день воды. Мы с детьми логопедической подготовительной группы провели беседу о воде и ее преимуществах. Проводили опыты и знакомились со свойствами воды. Играли в интересные игры с веселыми капельками воды. Воспитатель Ганиева Л.М. -
Хезмәт төбе - хөрмәт / В труде - наше счастье 22.03.2024

Буген зурлар логопед торкеме балалары тәрбияче апаларына үз уен участокларында кар таратырга булыштылар. Язгы ямьле көнне хезмәттә үткәрсәң, ризыгың да тәмле була дигән нәтиҗә ясадылар алар. Балаларда кечкенәдән ярдәм итү теләге булдыруга ирешү, хезмәт төбе хөрмәт икәнен оныттырмау - безнең төп бурычыбыз. Тәрбияче: Кирамова Л.Р.
Сегодня дети старшей логопедической группы помогли воспитателю очистить от снега свою игровую территорию. Все пришли к выводу, если усердно потрудиться и еда будет самой вкусной. Воспитывать в детях любовь к труду, с детства помогать окружающим - наша главная цель. Воспитатель: Кирамова Л.Р. -
Нәүрүз / Навруз 21.03.2024

Безнең балалар бакчасында күңелле төстә «Нәүрүз» бәйрәме үтте
Нәүрүз - язгы көн белән төн тигезләшкән көн. Ул 21 мартта үткәрелә. Бу көнне көн озынлыгы төн белән тигезләшә, ә аннары көннәр озыная башлый. Озак көтелгән яз үз хокукларына тулысынча керә дигәнне аңлата бу бәйрәм. Нәүрүз - табигатьнең уяну, җылылык һәм язгы кыр эшләренең башлану чоры. Бәйрәмдә балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар. Әби белән Бабайны Нәүрүз белән котлап, төрле матур шигырьләр сөйләделәр, сый-күчтәнәчләр алдылар. Барлык уеннарда зур теләк белән катнаштылар. Күптән көтелгән кунак Нәүрүзбикә балаларны яз җитү белән котлады. Ә Кыш бабайны бу елга озатып җибәрү үзе бер кызыклы вакыйга булды. Балалар тамашачыларны матур биюләр һәм җырлар белән сөендерде. Ә рәхмәтле тамашачылар, әти-әниләр, балалар, көчле алкышларны кызганмады. Бәйрәм дәвамында күңелле музыка яңгырады, залда бәйрәм кәефе хөкем сөрде.
Бәйрәм чарасыннан соң балалар тәмле тәбикмәк белән сыйландылар.
Чараны әзерләделәр зурлар логопед төркеме тәрбиячесе Кирамова Л. Р., зурлар төркеме тәрбиячеләре Мирзагитова Г. Р., Шәйхетдинова Г. Р., музыка җитәкчеләре Чекалина Г. Ф., Фатихова Ф. Ф.
Весело и задорно прошёл в нашем детском саду праздник "Навруз"
Навруз-байрам – праздник весеннего равноденствия. В этот день продолжительность дня уравнивается с ночью, а затем постепенно её обгоняет. Это значит, что окончательно вступает в свои права долгожданная весна. Навруз – это период пробуждения природы, наступления тепла и начала весенних полевых работ.
На празднике ребята поиграли в татарские игры, пели, плясали. Дети с большим желанием участвовали во всех играх и пениях. Дедушка и Бабушка раздали угощения деткам. А они в ответ порадовали стариков песнями и плясками
Долгожданная гостья Наврузбикэ поздравила ребят с наступлением весны. Деду Морозу пришлось уступить Наврузбике.
Дети порадовали зрителей яркими танцами и песнями .А благодарные зрители не жалели бурных аплодисментов. На протяжении всего праздника звучала веселая музыка, царило праздничное настроение.
После мероприятия детей угостили вкусными блинами.
Подготовили: Воспитатель старшей логопедической группы Кирамова Л. Р., Мирзагитова Г. Р, Шайхетдинова Г. Р., музыкальные руководители Чекалина Г. Ф., Фатихова Ф. Ф. -
Суган ашагыз, файдасы күп белегез! / Ешьте лук, пользы много! 21.03.2024

Яшел суган кыягы эчәк эшчәнлеген стимуллаштыра һәм микрофлораны саклый. Яшел кыяктагы А витамины тире һәм күзлэр өчен бик файдалы. Без, 2 кечкенәләр төркеме балалары белән , яшел кыяк үстерү максатыннан суган утырттык. Без аңа сулар сибеп, яшел кыяк үсүен түземсезлек белән көтәбез. Тәрбияче: Салихова М.М.
Зеленый лук стимулирует деятельность кишечника и поддерживает микрофлору. Витамин А содержащийся в зелени полезен для кожи и глаз. Мы с детьми 2 младшей группы посадили лук для зелени. Будем его поливать, и с нетерпением ждать появления ростков. Васпитатель: Салихова М М -
Туган илебез - Россия / Наша Родина - Россия 20.03.2024

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Туган илебез - Россия" темасына сөйләштек. Россия дәүләтенең символларын искә төшердек, элекке вакытта нинди символлар булуы белән таныштык.Россия дәүләте елга- күлләргә, урманнарга, файдалы казылмаларга бай булуын белдек. Балаларга бик кызыклы булды.
Тәрбияче: Мирзаһитова Г.Р.
Сегодня с ребятами подготовительной группы беседовали на тему "Наша Родина - Россия". Вспомнили символы российского государства, ознакомились с тем, какие символы были в прошлом. Мы узнали, что российское государство богато реками и озерами, лесами, а также полезными ископаемами. Детям было очень интересно.
Воспитатель: Мирзагитова Г.Р. -
Урам чатына сәяхәт / Путешествие на перекресток 20.03.2024

Бүген уртанчылар төркеме балалары белән урам чатына сәяхәткә бардык. Балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен искә төшердек. Юл билгеләре, транспорт төрләре турындагы белемнәре ныгытылды. Сәяхәттән кайткач “Светофорның өч күзе”, “ Нинди транспорт төре?” дигән уеннар уйнадык. Тәрбияче: Шәйхетдинова Ч.Т.
Сегодня мы с детьми средней группы отправились в путешествие на перекресток. Вспомнили правила дорожного движения. Укрепили знания о дорожных знаках, о видах транспорта. Играли в игры: «Светофор», «Какой вид транспорта?». Воспитатель: Шайхутдинова Ч.Т. -
Кар белән эксперимент / Эксперимент со снегом 20.03.2024

Без зурлар төркеме балалары белән карның чисталыгын тикшереп карарга булдык. Прогулкадан алып кергән карны савытка салып эрергә куйдык. Балалар йокыдан торуга савыттагы кар эреп суга әйләнеп бетә язган иде инде. Балалар савыт төбендәге пычыракны күреп шаккаттылар. Һәм: "Карны ашарга ярамый икән!" - дигән нәтиҗәгэ килделәр. Соңыннан балалар бик кызыксынып кар кристалларын лупа аша карадылар, аның матурлыгына сокландылар. Тәрбияче: Шәйхетдинова Г.Р.
Мы с детьми старшей группы решили проверить чистый ли снег (который так любят попробовать дети). Мы принесли снег с участка и оставили его таять в миске. Когда дети встали после дневного сна, снег уже почти растаял, а на дне посуды мы увидели грязь. Дети очень удивились этому. И сделали вывод, что снег есть нельзя! А потом они рассматривали снежные кристаллы через лупу. Это было очень увлекательно. Воспитатель: Шайхутдинова Г.Р. -
Төсле карандашлар көне / День цветных карандашей 19.03.2024

Ел саен 16нчы март көнне - Төсле карандашлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 2нче кечкенәләр төркеме балалары төсле карандашлар ярдәмендә төсләр турында белемнәрен ныгыттылар, фантазия, күзаллау, вак моториканы үстерделәр.
Тәрбияче: Мингазетдинова Л.Р.
Необычный праздник - День цветных карандашей отмечается ежегодно 16 марта. Дети второй младшей группы рассматривали цветных карандашей, закрепили знания о цветах, развивали фантазию, творчество, воображение, мелкую моторику.
Воспитатель: Мингазетдинова Л.Р. -
Китапханәче кунакта / Библиотекарь у нас в гостях 18.03.2024

Аеш төркеменә кунакка китапханәче Фәнҗия апалары килде. Ул балаларга мавыктыргыч итеп табигать һәм аны саклау, экология, "Кызыл китап" турында сөйләде, кызыклы уеннар уйнатты. Балаларны бик тәмле алма кагы белән сыйлады. Укырга китап-журналлар калдырып китте. Балалар бик канәгать калдылар. Тәрбияче: Тагирова Г.М.
В Аишевскую группу в гости пришла библиотекарь Фанзия Рависовна. Она увлекательно рассказала о природе и ее охране , про экологию, "Красную книгу". Провела интересные игры. Принесла детям новые книги и журналы. Угостила детей вкусной пастилой. Дети остались очень довольны. Воспитатель: Тагирова Г.М. -
Яшел ут -2024 / Зеленый огонек - 2024 15.03.2024

Районыбыз балалар бакчалары арасында оештырылган «Яшел ут» бәйгесе җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Бәйрәмчә тантана беренче санлы «Умырзая» балалар бакчасында узды. Җиңүчеләрне Актаныш районы ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ренат Шәмсиев, ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова, район мәгариф идарәсенең балалар бакчалары буенча методисты Наилә Хәсәнова котлады. Жюри бәйгегә иң яхшы әзерлекле балалар бакчасы дип "Каенкай" балалар бакчасын игълан итте. Бакчабызның алдынгы эш тәҗрибәсе республикакүләм конкурска җибәрелде.
Чествовали победителей конкурса "Зеленый огонек" среди детских садов района. Праздничное торжество прошло в детском саду №1. Победителей поздравили начальник управления ГИБДД Актанышского района Ренат Шамсиев, начальник отдела пропаганды ГИБДД Лейсан Мухаметова, методист по дошколҗному образованию районного управления образования Наиля Хасанова. Жюри признало лучшим детским садом по профилаактике детского дороңного-транспортного травматизма МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида". Передовой опыт работы нашего сада был направлен на республиканский конкурс.






