Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | kirovschool@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 90 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
Олимпиада
05.03.2013
Бүген 6 нчы класс укучыларының математикадан олимпиада үткәрелде. Безнең мәктәптән Сибгатуллин Искәндәр, Рашитов Илшат катнашты. Уңышлар сезгә!
-
Район китапханәчеләр семинары 26.02.2013

26 нчы февраль көнне "Мәктәп китапханәчесенең иҗади эш лабораториясе" исеме астында район мәктәп ктапханәчеләр семинары үткәрелде. Семинар барышында "Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел" исемле интеллектуаль уен һәм "Война, беда, любовь и юность" исемендәге музыкаль әдәби композиция күрсәтелде.
-
Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!!! 23.02.2013

Хөрмәтле ир-егетләребез!!! Колыйбыз сезне 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән! Ныклы сәламәтлек, эшегездә, укуыгызда зурдан зур уңышлар, бәхет телибез!!!
-
"Ягез әле егетләр" 21.02.2013

21 нче февраль көнне 8,11 һәм 9-10 нчы сыйныф егетләре арасында "Ягез әле егетләр" бәйгесе уздырылды. Егетләр сафта йөрү һәм җырлау, гер күтәрү, канат тарту, турниктан тартылу, автомат сүтеп җыю, автоматтан ату, эстафета, бәрәңге әрчү, юмористик ситуация кебек ярышларда көч сынаштылар. Ике команда да тигез барды һәм 1-2 нче урыннарны яуладылар. Котлыйбыз!!!
-
Пробный ГИА-9 19.02.2013

19 февраль көнне мәктәп администрациясе тарафыннан 9 сыйныф укучылары өчен математикадан пробный ГИА үткәрелде. Әлеге тестта 12 укучы катнашты.
-
ГТО нормаларын тапшыру 19.02.2013

19 февраль көнне мәктәптә "Сәламәтлек көне" үткәрелде. Барлык укучылар, укытучылар һәм тех работниклар да ГТО нормаларын тапшырды.
-
"Татар егете - 2013" 18.02.2013

18 февраль көнне район күләмендә "Татар егете - 2013" сайлап алу туры үткәрелде. Безнең мәктәптән 10 нчы класс укучысы Имамов Илназ катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.
-
Пробный ГИА-9 16.02.2013

16 нчы февраль көнне мәктәп администрациясе тарафыннан 9 нчы сыйныф укучылары өчен рус теленнән пробный ГИА үткәрелде.
-
"Изге Вәли көне" 15.02.2013

15 февраль көнне Изге Вәли көненә багышланган "Бер күрүдә гашыйк булу" кичәсе уздырылды. Кичәдә укучылар, авыл яшьләре һәм яшь укытучылар катнашты. Бәйрәмдә җиңүче пар "Татарча солянка" концертына билет белән бүләкләнде.
-
"Ел укытучысы - 2013" 13.02.2013

13 нче февраль көнне Сәфәр гомуми белем бирү мәктәбендә "Ел уытучысы -2013" бәйгесенең 2 туры утте. Әлеге зонада 7 мәктәп укытучылары катнашты. Укытучылар үзләренең осталыкларын 20 минутлык дәрес һәм методик семинар ярдәмендә күрсәттеләр.











