Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 94 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
“Юлларда сак бул!” акциясе 26.11.2020

26 нчы ноябрь көнне “Гөлбакча” балалар оешмасының ЮИД отряды укучылары “Юлларда сак бул!” акциясе оештырдылар. Юлда йөрүче җәяүлеләргә һәм машина йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләре язылган буклетлар тараттылар, аларга хәерле юл теләделәр.
-
6 сыйныф укучылары "Шоу профессий" онлайн чарасын карадылар 26.11.2020

"Бөтенрәсәй ачык дәресләре" проекты кысаларында, 6 нчы сыйныф укучыларына "Шоу профессий" онлайн чарасы тәкъдим ителде. Əлеге чара профориентация юнәлешендә мәгълүмати технологияләргә багышланган. Кызыксынган укучылар өчен видеоязманы түбәндәге сылтама аша кереп карарга мөмкин: https://vk.com/minprosvet.
-
Башлангыч сыйныфларда ачык дәресләр уздырылды 26.11.2020

Башлангыч сыйныфлар атналыгы планы нигезендә, 26 нчы ноябрь көнне, башлангыч сыйныфларда ачык дәресләр уздырылды. Укытучылар дәресләрне ФДББС (ФГОС) таләпләренә туры китереп, тыгыз, эшлекле дәрәҗәдә үткәрделәр. Дәресләр дирекция тарафыннан уңай бәяләнде.
-
“Матур язу” бәйгесе 25.11.2020

25 ноябрь көнне башлангыч сыйныфлар арасында “Матур язу” бәйгесе булды. Укучылар бик теләп, тырышып, матур яздылар.
#НовоалимовскаяООШ #ЯңаƏлемМәктәбе #Актаныш
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы 23.11.2020

23 нче ноябрь көнне, башлангыч сыйныфлар атналыгы башланып китте. Дүшәмбе «Əдәплелек көне», «Матур сүзләр белән генә сөйләш, яхшы гамәлләр генә кыл!» дигән темага сыйныф сәгатьләре уздырылды. Дәресләрдән соң, Габдулла Тукай әкиятләренә багышланган рәсем ясау бәйгесенә укучылар бик теләп катнаштылар.
-
Алия 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде 23.11.2020

Мәктәбебезнең 4 нче сыйныф укучысы Алия Нуриәхмәтова 22 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә булып узган "Бәхет йолдызы" Милли татар сәнгате Республика фестиваль-конкурсының "Хореография -соло" номинациясендә катнашып, 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе Шәрипова Ленара Фәвәдис кызы. Алиягә алга таба да шундый матур уңышлар телибез!
-
Математикадан призлы урын 17.11.2020

Математикадан 16 ноябрь көнне уздырылган Бөтенрәсәй олимпиадасының муниципаль этабында 5 нче сыйныф укучысы Локманов Ильвир призер булды. Укытучысы Әхмәтгалиева Зөлфия Вил кызы. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Хокук фәненнән призлы урын 16.11.2020

13 ноябрь көнне уздырылган хокук фәненнән Бөтенрәсәй олимпиадасының муниципаль этабында 9 нчы сыйныф укучысы Фатихов Арсен призер булды. Укытучысы Галиуллина Динара Айдар кызы. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
2 нчы сыйныфлар рәхмәт хаты белән бүләкләнде 14.11.2020

"Газпром трансгаз Казань" ҖЧҖ һәм "Ялкын" журналы редакциясе уздырган "Яшәү чыганагы - газ" конкурсында актив катнашкан өчен мәтәбебезнең 2 нче сыйныф укучылары рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Җитәкчеләре - Эльвира Мияссәр кызы Манихова. Афәрин!
-
Педагогик киңәшмә уздырылды 12.11.2020

12 нче ноябрь көнне мәктәптә укытучыларның педагогик киңәшмәсе булып узды. 1 нче сыйныф укучыларының hәм 5 нче сыйныф укучыларының адаптация чорының барышы белән сыйныф җитәкчеләре Нургалиева Лениза Зәки кызы hәм Хамидуллина Гөлшат Равил кызы таныштырдылар. 1 нче чирек нәтиҗәләре, алда уздырылачак чаралар, белем сыйфатын күтәрү юллары турында директорның укыту-тәрбия буенча урынбасары Ахмадгалиева Зөлфия Вил кызы сөйләде. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хамидуллина Гөлшат Равил кызы «Укучы шәхесен үстерүдә педагогик таяныч» дигән темага чыгыш ясады, укытучыларга тест эшләтте. Белем күтәрү курсларында алган яңалыклары белән чит тел укытучысы Галиуллина Динара Айдар кызы уртаклашты. Математика укытучысы Якупова Фидания Яһүдә кызы ТДИга әзерлек, контроль кисем, ТДИ биреп карау нәтиҗәләре белән таныштырды. Мәктәп директоры Илназ Илшат улы тарафыннан алдагы чиреккә бурычлар куелды.













