Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 94 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
Район Башлыгының чыршы бәйрәме 29.12.2020

Мәктәбебезнең уку алдынгылары, төрле бәйгеләрдә җиңүче укучылары: Сиразова Динара, Фатихов Арсен, Шәрипов Айгиз һәм Муллахметова Лилия район Башлыгының чыршы бәйрәмендә булып, табын артында сыйланып, концерт программасы карап кайттылар.
-
Олимпиада хәрәкәтенә нәтиҗәләр ясалды 26.12.2020

26 декабрь көнне Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында бөтенрәсәй һәм республика фән олимпиадаларының муниципаль этабына нәтиҗә ясалды. Мәктәбебез укучылары барысы 18 призлы урын яулады - 1 җиңүче һәм 17 призер. Гомуми нәтиҗәләр буенча төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Яңа Әлем мәктәбе II урында.
-
Утверждены санитарные требования к работе школ до 2027 года 24.12.2020

В документе детально прописаны очень многие аспекты школьной жизни. Так, занятия в школах должны начинаться не ранее 8 часов утра. Проведение "нулевых" уроков и обучение в три смены не допускается. Занятия второй смены должны заканчиваться не позднее 19 часов. Продолжительность каникул - не менее 7 календарных дней.
-
Туган тел фәненнән олимпиадада уңышларыбыз 24.12.2020

Туган тел (татар теле) фәненнән Республика олимпиадасының муниципаль этабында мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучылары Авзалова Таңсылу, Муллахметова Юлия, Хамидуллина Ландыш, 7 нче сыйныф укучысы Муллахметова Лилия, 8 нче сыйныф укучысы Саетгараева Азалия призер булдылар. Киләчәктә дә бу укучыларга уңышлар телибез. Укучыларны олимпиадага әзерләүче беренче квалификация категорияле татар теле укытучысы - Сәлимҗанова Лилия Әхнәф кызы.
-
Кыш бабай призына өстәл теннисы ярышы уздырылды 23.12.2020

Бүген, ягъни 23 нче декабрь көнне, Актаныш спорт мәктәбенең өстәл теннисы түгәрәгенә йөрүче укучылар өчен, яңа ел алдыннан кыш бабай призына өстәл теннисы ярышы уздырылды. Əлеге спорт төре буенча укучыларыбызны яшь тренер - Лотфуллина Ләйсән Илсур кызы шөгыльләндерә. Ярышка килгәндә, 2005-2008, 2009-2012 елгы укучылар аерым категорияләрдә көч сынаштылар. Җиңүчеләрне котлап, спорт мәктәбе директоры Гафуров Əнвәр Əбесогет улы истәлек грамоталары тапшырды.
-
Сиразова Динара «IT-Fresh» сменасында белемен ныгытып кайтты 21.12.2020

«Милли мультfest» республика балалар кинофестивален үткәрү кысаларында, 12-18 декабрь көннәрендә «Байтик» шәһәрарты компьютер лагерында «IT-Fresh» дип исемләнгән махсус профильле смена уздырылды. Əлеге сменада укучыбыз Сиразова Динара катнашып, белемнәрен ныгытып кайтты.
-
Геология фәненнән олимпиадада уңышларыбыз 15.12.2020

Геология фәненнән Бөтенрәсәй олимпиадасының муниципаль этабында мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Локманов Ильмар призер булды. Киләчәктә дә Ильмарга һәм укытучысына уңышлар телибез. Олимпиадага әзерләүче югары квалификация категорияле химия-биология укытучысы - Гыйльфанов Фидус Нәрфис улы.
-
Инглиз теле буенча олимпиадада уңышларыбыз 12.12.2020

Инглиз теле буенча республика олимпиадасының муниципаль этабында мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Саетгараева Азалия җиңүче һәм 7 нче сыйныф укучысы Авсахова Әлфия призер булдылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез! Олимпиадага әзерләгән укытучылары – Галиуллина Динара Айдар кызы.
-
2 сыйныф укучылары "Каз өмәсе" йоласын уздырды 11.12.2020

Бүген мәктәптә 2 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Манихова Эльвира Мияссәр кызы белән берлектә "Каз өмәсе" уздырдылар. Чара - татар халкының матур йоласы булган бу бәйрәмне күзалларлык күңелле итеп оештырылды. Биредә катнашкан барлык укучылар да үз рольләрен бик оста башкарып чыктылар.
-
Фидус Нәрфис улы дистанцион курста белемен күтәрде 11.12.2020

Мәктәбебезнең югары квалификация категорияле биология укытучысы Гыйльфанов Фидус Нәрфис улы 16 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр “Генетика” темасы буенча укучыларның фәнни-табигый грамоталылыгын формалаштыру дигән дистанцион курсларда укыды. Курслар 3 модуль буенча барды.













