Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 94 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасында 2 урын 06.02.2021

Физик культураны пропагандалау, спортны популярлаштыру һәм физкультура-спорт эшен көчәйтү максатларында, 6 февраль көнне районда мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спорт төрләре буенча спартакиадасы булып узды. Гомуми нәтиҗәләр буенча, районның 21 төп гомуми белем бирү мәктәбе арасында Яңа Əлем мәктәбе командасы 2 урын яулады! Хезмәткәрләребезне җиңүләре белән котлыйбыз!
-
"Йолдызлык - 2021" фестиваленең сайлап алу туры узды 05.02.2021

5 нче февраль көнне Яңа Əлем авылы мәдәният йортында "Йолдызлык 2021" фестиваль-конкурсының сайлап алу туры узды. Укучыларыбыз күмәк hәм ялгыз биюләр, инструменталь ансамбль, вокал, нәфис сүз номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Зур тырышлык белән әзерләнгән 18 номерның 11е жюри тарафыннан икенче турда чыгыш ясарга лаек дип табылды. Укучыларыбызга да, аларның җитәкчеләренә дә уңышлар телибез! Шулай ук һәрчак ярдәм кулы сузган әти-әниләргә рәхмәт җиткерәбез!
-
Әлифба бәйрәме 04.02.2021

Беренче класс укучыларының Әлифба бәйрәме 4 нче февраль көнне үтте. Чарага санитар-эпидемиологик саклык чараларын күреп, тиешле шартларны үтәп, әти-әниләр чакырылды. Балаларның чыгышы җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәм чарасын башлангыч класс укытучысы, 1 нче сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчесе Нургалиева Лениза Зәки кызы оештырды.
-
Ата-аналар ашханә эшчәнлеген күзәтте 29.01.2021

3, 4 һәм 5 нче сыйныф укучыларының ата-аналар комитеты әгъзалары тарафыннан Яңа Əлем мәктәбе ашханәсендә туклану торышын күзәтүнең чираттагысы оештырылды, әлбәттә инде пандемиягә саклык чараларын кулланып. Алар тарафыннан ашханәдә санитар таләпләрнең үтәлеше, 1-4 сыйныф укучылары өчен төзелгән меню, 12 яшь һәм аннан зуррак булган балалар өчен төзелгән меню, көндәлек меню белән әзерләнгән ризыкның тәңгәл килүе, контроль ризык булу, ризыкларның температура режимын үтәү, продукциянең һәм ризыкның сыйфаты, бракераж журнал тутырылышы, ашханәгә кергәндә укучыларның кулларын юып керүләре, ашаган вакытта үз-үзләрен тотышлары - барысы да күзәтелде, ата-аналар комитеты журналына теркәп куелды. Ашханә эшчәнлеге уңай бәяләнде!
-
Олимпиадаларның республика этабында катнашу 28.01.2021

Бөтенрәсәй олимпиадасының республика һәм региональ этабында биология фәненнән 8 нче сыйныф укучысы Шәрипов Айгиз, инглиз теленнән 8 нче сыйныф укучысы Саетгараева Азалия белемнәрен сынап кайттылар. Аларга киләчәктә дә укуларында зур уңышлар телибез. Бу олимпиадаларга укучыларны әзерләгән укытучылар – Ф.Н.Гыйльфанов, Д.А.Галиуллина.
-
Авыл җирлеге Башлыгыннан мәктәпкә бүләк тапшырылды 28.01.2021

27 нче гыйнвар көнне Яңа Əлем авыл җирлеге җыенында, авыл Башлыгы Дилбәр Миркасыйм кызы Анварова мәктәп директоры Илназ Илшат улы Шәриповка тыгыз хезмәттәшлек һәм спорт буенча укучылар яхшы нәтиҗәләр күрсәткәннәре өчен, спорт җиһазлары һәм шахматлар бүләк итте. Укучылар һәм мәктәп коллективы исеменнән аңа рәхмәт белдерәбез!
-
Башлангычсыйныф укучылары юл хәрәкәте иминлеге буенча белемнәрен ныгытты 28.01.2021

28 нче гыйнвар көнне "Юл хәрәкәте иминлеге" Актаныш районы профилактика бүлеге җитәкчесе Фазлыева Лена Музаятовна белән башлангыч сыйныф укучылары өчен очрашу оештырылды. Агымдагы елда булган балалар катнашында аварияләр санына статистик анализ ясалды. Аларны булдырмас өчен профилактик чаралар күрергә тәкъдим ителде. Укучылар кызыклы hәм файдалы булган фильмнар карадылар. Аларга яктылык кайтаручы элементлар бүләк ителде.
-
Ленинградның камалыштан чыкканына 77 ел 27.01.2021

1944 нче елның 27 нче гыйнвары - Ленинградның камалыштан чыккан көне. Бөек Ватан сугышы тарихындагы бөек вакыйгага 77 ел тулды. Шул уңайдан 7-8 сыйныф укучылары белән документаль фильм карау оештырылды.
-
Һәр көнне игелек кылып яшик! 27.01.2021

«Һәр көнне игелек кылып яшик» дигән темага башлангыч сыйныф укучылары өчен чираттагы әхлак дәресе уздырылды. Традицион рәвештә, тәрбияви чара безнең мәктәптә атнага бер тапкыр - дәресләр башланганчы оештырыла. Мондый әхлак сәгате тәрбия процессында бик тә әһәмиятле. Рәхмәт сезгә Тәхия апа!
-
Хезмәттәшебез алдынгылар слетында бүләкләнде 26.01.2021

2020 ел дәвамында хезмәт урынында югары уңышларга ирешкән яшь белгечебез, туган тел һәм әдәбият укытучысы - Сәлимҗанова Лилия Əхнәф кызы, районның алдынгылар җыенында бүләкләнде. Хезмәттәшебезне котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!













