Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 94 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Бәйгеләрдә җиңүчеләр хөрмәтләнде 10.04.2021

Бүген, 10 апрель көнне, тәрбия буенча һөнәри бәйгеләрнең, башлангыч сыйныф укытучылары арасында “Мастер-класс – 2021” һәм “Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе” конкурсының җиңүчеләрен тәбиркләү чарасы узды. Анда безнең мәктәптән башлангыч сыйныф укытучысы Сарварова Фирая Мөбәрәк кызы (“Мастер-класс – 2021” – 1 урын) һәм Габдрахманова Алмазия Индус кызы (“Ел сыйныф җитәкчесе – 2021” – лауреат) бүләкләнделәр. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Мәктәптә "Бердәм диктант" ("Тотальный диктант") акциясе уздырылды 10.04.2021

Бүген мәктәптә "Бердәм диктант" ("Тотальный диктант") акциясе уздырылды. 21 укучы рус телендә диктант язып белемнәрен сынады.
Тотальный диктант — ежегодное образовательное мероприятие, организуемое с 2004 года в России и разных странах мира с целью популяризации грамотности. Традиционно проходит в одно и то же время (с поправкой на часовые пояса) по разным городам мира. Сегодня,10 апреля, учащиеся 5-9 классов нашей школы писали такой диктант и проверили свои знания по русскому языку.
-
7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне! 07.04.2021

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне! Кемнәрдер аны, гадәттә, табиблар өчен дип кабул итә, ләкин бу һич алай түгел: Бөтендөнья сәламәтлек көне – үз сәламәтлегенә битараф булмаган һәр кешенең шәхси бәйрәме! Аның әһәмиятен бәяләп бетерү мөмкин түгел, чөнки ул безгә иң кадерле, иң кыйммәтле нәрсәбезне – саулыгыбызны саклау кирәклеге турында тагын бер кат искә төшерә. Бүгенге коронавирус белән бәйле шартларда һәркайсыбызның үз саулыгы турында кайгыртуы аеруча актуаль мәсьәлә.
-
«Əти, әни һәм мин - спорт сөюче гаилә» бәйгесе уздырылды 07.04.2021

Спорт - сәламәтлек нигезе! Бөтендөнья сәламәтлек көнендә, мәктәптә «Əти, әни һәм мин - спорт сөюче гаилә» бәйгесе уздырылды.
-
"Сыерчык оялары ясау" экологик акциясенә кушылдык 06.04.2021

Кошлар җир йөзендә иң күп таралган тереклек ияләре. Җирдә барлыгы 100 миллиард чамасы кош яши. Татарстанда җәй көннәрендә 200ләп, кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин. Кошлар һавада очарга җайлашкан. Шуңа да аларны кырыс антарктидада, биек тау кыяларында да, диңгез өсләрендә дә очратырга мөмкин. Кошларның иң кечкенәсе колибри, ул берничә грамм авырлыкта гына. Ә иң зурысы тәвә кошы, авырлгы 90 кг га җитә. Кошлар табигатьнең күрке. Алардан башка табигать җансыз. Алар бик күп зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр, сайраулары белән тормышыбызга ямь өстиләр.
-
1 нче сыйныфка укырга керү өчен гаризалар кабул итү башланды 05.04.2021

Мәктәп белән балалар бакчасы арасында ел дәвамында эшлекле мөнәсәбәтләр урнашкан. Һәр үткән чарада бердәм эшчәнлек алып барыла. 5 апрель көнне мәктәп җитәкчелеге директор Илназ Илшат улы һәм аның укыту-тәрбия буенча урынбасары Зөлфия Вил кызы балалар бакчасында булып, алдагы уку елында 1 нче сыйныфка укырга керүче балаларның ата-аналары белән очрашты. Сөйләшү вакытында 1 сыйныфка укырга керергә гариза бирү тәртипләре һәм вакыт аралыклары аңлатылды. Балаларны 1 нче сыйныфка кабул итәчәк укытучыбыз Фәния Дөфәк кызы ата-аналар белән танышып, үз эшчәнлегенә анализ ясады.
-
2 апрель – Халыкара балалар китабы көне 02.04.2021

2 апрель – Халыкара балалар китабы көне. Шул нисбәттән, мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучылары китапханәдәге балалар өчен язылган китаплар белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап эзләделәр. Китапханәчебез Гөлшат Равил кызы бу көннең 1967 елдан башлап, Бөтендөнья балалары яратып укый торган әкиятләрнең авторы Г.Х. Андерсенның туган көнендә билгеләнеп үтелә башлавы хакында сөйләде. Укучылар игътибар белән тыңладылар.
-
9 нчы сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары катнашында җыелыш 02.04.2021

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары катнашында җыелыш булды. Аның темасы – “ТДИ: аны уңышлы тапшыру” иде. Җыелышта фән укытучылары, директор, аның урынбасарлары чыгыш ясады. Укучылар әти-әниләре белән берлектә биреп карау имтиханнарында ясаган хаталарын анализладылар, аларны алга таба булдырмас өчен ниләр эшләргә кирәклеген ассызыкладылар. Калган кыска вакыт эчендә имтиханны уңышлы тапшыру өчен ныклап әзерләнергә сүз бирделәр.
-
Дөрес туклану - сәламәтлек нигезе! 01.04.2021

1 апрель көнне ата-аналар комитете вәкиле Муллахметова Илина туклануга күзәтү ясады. Аның тарафыннан ашханәнең чиста, ризыкларның кайнар һәм тәмле, бирелеше һәм салынышы зәвыклы, тиешле күләмдә пешереп балаларга ашатылуы, пешекче апаларның ягымлы аралашуы күзәтү журналына теркәлде.
-
Хезмәттәшебез мәкаләсе "Магариф.РФ" электрон журналында 01.04.2021

Мәктәбебезнең югары квалификация категорияле биология укытучысы Гыйльфанов Фидус Нәрфис улының Магариф.РФ электрон журналының №169 санында “Биологиядән дидактик материаллар” дигән мәкаләсе дөнья күрде. Киләчәктә аңа иҗат уңышлары теләп калабыз!













