Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 94 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Фидус Нәрфис улын юбилее белән котлыйбыз! 06.05.2021

Бүген хезмәттәшебез, биология, химия һәм география укытучысы Фидус Нәрфис улының гомер бәйрәме - 50 яшьлек юбилее! Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Уй-теләкләрегез тиң, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын!
-
Генетика буенча ачык дәрес 30.04.2021

30 апрель көнне мәктәбебездә генетика фәне буенча 8-9 сыйныфларда ачык дәрес булды. Дәресне югары квалификация категорияле биология укытучысы Ф.Н. Гильфанов үткәрде. Ул укучыларга генетика фәненең әһәмияте, кеше генетикасы һәм нәселдәнлек авырулары турында сөйләде. Дәрес бик эчтәлекле булды, укучылар бу дәрестән күп кенә мәгълүматлар алдылар.
-
Районның әтиләр Советы утырышы узды 27.04.2021

Иң беренче тәрбия чарасы - ул хезмәт. Хезмәткә өйрәнеп үскән балалар, гадәттә, яхшы укыйлар. Баланы тырыш булырга, яхшы укырга, вакытында уйный белергә мәктәп белән гаилә бергә өйрәтә. Шул максатны күздә тотып, 27 нче апрель көнне Яңа Əлем мәдәният йортында "Əти сүзе" - районның әтиләр Советы утырышы узды. Чарага мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары һәм һәр мәктәпнең әтиләр Советы рәисләре катнашты.
-
Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелде 26.04.2021

Бүген мәктәбебездә Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелде. 5-9 нчы сыйныф укучылары арасында "Иң матур шигырь сөйләүче" бәйгесе уздырылды. Бәйгедә 4 нче сыйныф укучылары да катнашты, укучыларыбыз бик матур чыгыш ясадылар. Җиңүче булып, 4 класстан Нуриахметова Алия табылды.
-
3 нче сыйныф укучылары тарихта үз эзләрен калдырды 24.04.2021

3 нче сыйныф укучылары тарихта үз эзләрен калдырды: әти-әниләре, сыйныф җитәкчесе Фирая Мөбәрәк кызы, авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Миркасыйм кызы, мәктәп директоры Илназ Илшат улы, биология укытучысы Фидус Нәрфис улы белән берлектә мәктәп территориясенә чыршы агачлары утырттылар.
-
4 сыйныф укучылары "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесендә катнаштылар 23.04.2021

4 сыйныф укучылары "Куркынычсыз тәгәрмәч" хәрәкәте яшь инспекторларының Бөтенрәсәй бәйгесенең муниципаль этабында үзләрен сынадылар.
-
Агач утырту - изге гамәл! 22.04.2021

Агач утырту - изге гамәл! Югары сыйныф укучылары агач утырту өмәсендә катнаштылар.
-
Хөҗҗәтов Ильфирның көрәш ярышында чираттагы җиңүе! 14.04.2021

Укучыбыз Хөҗҗәтов Ильфирны көрәш ярышында чираттагы җиңүе белән котлыйбыз!
-
"Гагарин елмаюы" интернет-акциясе 12.04.2021

Мәктәбебез укучылары "Гагарин елмаюы" интернет-акциясендә катнашты.
-
Кешенең галәм киңлекләренә беренче тапкыр очуына 60 ел! 12.04.2021

Кешенең галәм киңлекләренә беренче тапкыр очуына 60 ел тулу уңаеннан, бүген мәктәбебездә сыйныф сәгатьләре дә әлеге темага багышланды.













