Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 94 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
"Милләтләр кроссы - 2021" 25.09.2021

25 нче сентябрь көнне, "Милләтләр кроссы - 2021" акциясенә кушылып, Яңа Әлем мәктәбе укучылары арасында көзге кросс уздырылды. 5-9 сыйныф кызлары һәм малайлары йөгерүдә катнашып үзләрен сынап карадылар - сәламәтлекләрен ныгыттылар.
-
Хезмәт тәрбиясе 23.09.2021

Хезмәт тәрбиясе. Укучылар мәктәп бакчасында көзге уңышны җыюда булышалар, укытучылар белән бергә бакчаны тәртипкә китергән мәлләре.
-
Ата-аналар комитеты утырышы уздырылды 22.09.2021

Мәктәбебездә ата-аналар комитеты утырышы уздырылды. Чарада һәр классның ата-аналар комитеты рәисләре катнашты. Комитет тарафыннан укучыларның туклануын, ашханәдә сыйфатлы ризык әзерләүне контрольдә тоту, яңа уку елында кулланылышка кергән меню белән таныштыру каралды. Районның ата-аналар комитетына вәкил итеп Муллахметова Илина Мирхәт кызы сайланды.
-
Мәктәптә эвакуация үткәрелде 21.09.2021

Бүген, ягъни 21 сентябрь көнне, Яңа Əлем мәктәбендә, алдан бернинди кисәтүләрсез, укучыларның һәм мәктәп коллективының гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта үз-үзләрен ничек тотуларын тикшерү максатыннан эвакуация үткәрелде. Тормыш иминлеге нигезләре уытучысы Фатхулов Рафаэль Нәүфәл улы эвакуация планын, бу вакытта ничек хәрәкәт итәргә кирәклеген тагын бер тапкыр исләренә төшерде.
-
Айзилә "Ялкын" журналының махсус бүләгенә лаек булды 13.09.2021

«ЯЛКЫН» журналы редакциясе уздырган «Тукай вайбын тот!» иҗади бәйгесендә 3 нче сыйныф укучысы Əхмәтҗәнова Айзилә махсус бүләккә лаек булды (җитәкчесе - Манихова Эльвира Мияссәр кызы). Афәрин!
-
"Татарча диктант ЯЗ" акциясендә катнаштык 10.09.2021

Бүген безнең мəктəп укучылары həм укытучылары татар телен таныту һәм телнең проблемаларына игътибарны арттыру өчен бик тə әһәмиятле булган "Татарча диктант ЯЗ" акциясендə катнаштылар. Əлеге чара татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү максатыннан дөнья күлəмендə уздырыла.
-
Дөрес туклану - сәламәтлек нигезе 09.09.2021

Дөрес туклану - сәламәтлек нигезе. 8 сентябрь көнне ата-аналар комитеты вәкиле Саетгараева Айгөл Ильяс кызы укучыларның туклануын күзәтте. Айгөл Ильяс кызы үз фикерләрен журналга язып калдырды.
-
Балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау 09.09.2021

Юл хәрәкәте иминлеге Дәүләт бюджет учреждениесенең "Актаныш районы буенча профилактика җитәкчесе Лена Мөҗәят кызы "Балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау" исеме астында башлангыч сыйныф укучылары белән әңгәмә корды. Истәлек бүләкләре таратты.
-
Укучылар үзидарәсенең беренче утырышы уздырылды 08.09.2021

Укучылар үзидарәсенең беренче утырышы «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында «Үсеш ноктасы» үзәге итеп яңартылган кабинетның берсендә уздырылды. Биредә укучылар яңа уку елына максат, бурычлар билгеләделәр.
#Актаныш #ЯңаƏлемМәктәбе #НовоалимовскаяОО #ученическоесамоуправление
-
Белем бәйрәме көнне Яңа Әлем мәктәбендә "Үсеш ноктасы" үзәге ачылды 01.09.2021

Кадерле укытучылар, укучылар, хөрмәтле әти-әниләр! Сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән чын күңелдән котлыйбыз! Быел мәктәбебездә 106 укучыга 15 укытучы белем һәм тәрбия бирәчәк. «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында, бүгеннән мәктәбебездә «Үсеш ноктасы» үзәге эшли башлады. Әлеге проект ярдәмендә химия, биология һәм физика кабинетлары ремонтланды, бу кабинетларга лаборатор җиһазлар кайтарылды һәм 2 укытучы өстәмә белем бирү курсларында үзбелемнәрен күтәрде. Яңартылган материаль базаны укытучыларның тиешенчә куллануларын һәм укучыларның тырышып укуларын теләп калабыз!
Сегодня в нашей школе открылся центр образования естественно-научной и технологической направленностей «Точка роста».
Цель создания таких центра — внедрение новых методов обучения и воспитания, а еще образовательных технологий. Деятельность центра будет направлена на обновление содержания и совершенствование методов обучения предметов «Физика», «Химия», «Биология». Два педагога повысили квалификацию по современным и актуальным программам дополнительного профессионального образования.













