Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 94 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
Әниләр көне белән! 28.11.2021

Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак
Иң ягымлы кешеләр.
Иң сөйкемле, мәрхәмәтле
Алар безнең әниләр! -
Башлангыч сыйныфлар атналыгы уздырылды 27.11.2021

22-26 ноябрь көннәрендә мәктәбебездә башлангыч сыйныфлар атналыгы уздырылды. Атналыкның планы нигезендә, 22 ноябрь көнне укучылар арасында "Беренче кар" исемле рәсем бәйгесе, 23 ноябрь көнне «Əниемнең җылы куллары» темасына инша язу бәйгесе оештырылды. 24 нче ноябрь көнне нәфис сүз сөйләү бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә катнашучылар арасыннан иң-иң осталары сайлап алынды, урыннар чыгарылды, грамоталар тапшырылды. 25 ноябрь көнне 1 нче класста уку, 2 нче класста математика, 3 нче класста әйләнә-тирә, 4 нче класста туган (татар) теленнән ачык дәресләр үткәрелде.
-
Иншалар конкурсында 2 урын 22.11.2021

Укытучылар көненә багышлап районда уздырылган "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" иншалар конкурсында 8 нче сыйныф укучысы Муллахметова Лилия 2 урынны яулады. Җитәкчесе: Айсылу Илдус кызы. Афәрин!
-
«Хәтер фәрештәсе» акциясе 20.11.2021

Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне алдыннан (21 ноябрь), укучыларыбыз «Хәтер фәрештәсе» акциясенә кушылдылар.
-
Тәмәкенең кеше организмына зарары 18.11.2021

Һәр елның 18 ноябре бөтендөнья буенча Тартмаучылар көне итеп билгелəп үтелə. Шул уңайдан бүген, 7-9 сыйныф укучылары өчен мəдəният хезмəткəрлəре белән берлектә, «Тәмәке корбанына әйләнмә» дигән тема астында очрашу оештырылды. Укучылар «Тәмәкенең кеше организмына зарары» турында лекцияләр тыңладылар.
-
Экологик диктант 17.11.2021

Бүген укучылар "Экологик диктант" яздылар. Диктант укучыларның экология фәне буенча белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү, табигатькә сакчыл караш булдыру, экологик аң тәрбияләү максатыннан уздырыла. Диктантны югары категорияле биология укытучысы Фидүс Нәрфис улы яздырды.
-
Молодёжь в возрасте от 14 до 22 лет может принять участие в программе «Пушкинская карта» 15.11.2021

С 1 сентября 2021 года действует программа «Пушкинская карта», благодаря которой российские граждане в возрасте от 14 до 22 лет могут получить специальную выплату на посещение различных организаций культуры, включая музеи и театры. Программа «Пушкинская карта» направлена на социальную поддержку молодёжи в возрасте от 14 до 22 лет и повышение доступности культурных мероприятий. В текущем году размер выплаты составляет 3 тысячи рублей, а с 2022 года он составит 5 тысяч рублей на календарный год.
-
Географик диктант 15.11.2021

14 ноябрь көнне мәктәбебездә географик диктант яздырылды. Диктант 2 өлештән тора иде: беренче өлештә 10 сорау, икенче өлештә 30 сорау булды. Сораулар барысы да тест биремнәреннән төзелгән. Укучылар биремнәрне башта черновикка эшләделәр, аннан соң дөрес дип тапкан җавапларын бланкка төшерделәр. Диктант барышында укучылар география фәненнән белемнәрен ныгыттылар һәм тирәнәйттеләр. Диктантны югары квалификация категорияле география укытучысы Гыйльфанов Фидус Нәрфис улы яздырды.
-
Укучылар үзидарәсенең чираттагы утырышы уздырылды 12.11.2021

11 нче ноябрь көнне мəктəптə укучылар үзидарəсенең чираттагы утырышы узды. Юнəлеш лидерлары беренче чирек эшчəнлеклəре буенча отчёт бирделəр. Yзидарəнең өлкəн лидеры Хамидуллина Ландыш алдагы эш планы белəн таныштырды.
-
Закрытие пришкольного лагеря 07.11.2021

С 1 по 7 ноября во время осенних каникул, с соблюдением всех санитарно-эпидемиологических требований, в школе проводился пришкольный лагерь. Пришкольный лагерь посетили 30 учащихся. В нем отдыхали дети из малообеспеченных, многодетных семей, дети группы риска. В пришкольном лагере дети заполняли свое свободное время полезными делами, укрепляли здоровье.













