Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 94 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
Мәктәбебез музеенда Әфганчыларны искә алдык 15.02.2022

Әфганчыларны искә алу көне уңаеннан, музейда аралашу сәгате узды. 1989 елда бу көнне совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарыла. Ун елга якын сузылган, унбиш мең совет кешесенең гомерен өзгән әфган сугышы тәмамланган көнне рәсми рәвештә Россиядә генә түгел, Белоруссия, Украинада да билгеләп үтәләр. Бу көнне иҗтимагый оешмалар Ватаннан читтә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган солдат һәм офицерларны искә алу акцияләре уздыра.
-
«Ел укытучысы-2022» бәйгесенең муниципаль этабында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы 12.02.2022

Бүген районда «Ел укытучысы-2022» бәйгесенең муниципаль этабында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы уздырылды. «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә коллегабыз Сәлимҗанова Лилия Əхнәф кызы җиңүче, «Иң яхшы башлангыч сыйныф укытучысы» номинациясендә коллегабыз Нургалиева Лениза Зәки кызы 2 нче урынны яуладылар. Аларны җиңүләре белән ихлас котлыйбыз! Лилия Əхнәф кызы бәйгенең зона этабында катнашырга чакыру алды, анда да сынатмыйча уңышларга ирешүен теләп калабыз.
-
Хоккей буенча "Алтын алка" бөтенрәсәй финал турнирында 3 урын 08.02.2022

Актаныш районының 2009-2010 елгы яшь хоккейчылар командасы, авыл яшьләре арасында Салават шәһәрендә атна буена дәвам иткән "Алтын алка" бөтенрәсәй финал турнирында, 16 команда арасында мактаулы 3 нче урын яулады! Команда составында булган укучыларыбыз Фаррахов Мөнирне, Миннәхмәтов Альмирны һәм аларның тренерларын зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Максатчан укыту юнәлешендә белем алучы студент белән очрашу 06.02.2022

Бүгенге көндә, тарихыбызны онытмыйча, киләчәкне күзаллап яшәргә кирәк. Яңа Əлем мәктәбе дә, 3 ел элек шушы принцип белән, математика фәненнән киләчәктә укытырга кайтару өчен, аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актанышның 2 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаган укучы белән максатчан укыту юнәлешендә килешү төзегән иде. Əлеге егет - Исламов Зиннур Альберт улы, бүгенге көндә КФУның 3 нче курс студенты, Актаныш районы яшьләре арасында иң активларының берсе. Ул бүген мәктәптә кунакта булып, югары сыйныф укучылары белән очрашып, студент тормышы белән уртаклашты, "укытучы" һөнәренә карата балаларда мәхәббәт уятырга тырышты.
-
2022 ел - Татарстанда цифрлаштыру елы 05.02.2022

2022 ел - Татарстанда цифрлаштыру елы. Цифрлаштыру белем бирүдә дә чагылыш таба: планшетлар, электрон датчиклар, аларны эшләтү өчен приложениелар... Ə менә аларны куллануда кайбер укучы балалар өлкәнрәк буыннан ике адым алда баралар, дисәк тә ялгыш булмас. «Математика, физика, информатика» атналыгы кысаларында, 8-9 сыйныф укучылары «Үсеш ноктасы» үзәгенә кайтарылган цифрлы лабораторияләрне кулланып, төрле датчиклар белән тәҗрибәләр эшләп күрсәттеләр. Төркемнәргә бүленеп, чараны карарга кергән 4-5 сыйныф укучылары, апа-абыйларына яңа белемнәр белән уртаклашканнары өчен рәхмәтләрен дә җиткерделәр!
-
«Үсеш ноктасы» үзәгендә физика фәненнән кызыклы экспериментлар тәкъдим ителде 04.02.2022

«Үсеш ноктасы» үзәгендә, «Математика, физика, информатика» атналыгы кысаларында, 8-9 сыйныф укучылары физика укытучысы Илназ Илшат улы белән берлектә, 4-5 сыйныф укучыларына физика фәненнән кызыклы экспериментлар тәкъдим иттеләр.
-
"Әлифба бәйрәме" уздырылды 03.02.2022

3 февраль көнне мәктәбебездә 1 сыйныф укучыларының "Әлифба бәйрәме" уздырылды. Чарада укучылар үзләренең яраткан дәреслекләреннән нәрсәләргә өйрәнүләре турында сөйләделәр. Бәйрәм җырлы уен-тамаша белән үрелеп барды.
-
Район Башлыгы белән түгәрәк өстәл артында әңгәмә 29.01.2022

"Ел укытучысы-2022" һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабында катнашып, яхшы күрсәткечләргә ирешкән мөгаллимнәр район Башлыгы Энгель Фәттахов белән түгәрәк өстәл артында очрашты. Биредә бәйгенең 5 номинациясе буенча иң яхшы дәрес һәм мастер-класс күрсәтүче дип табылган 14 укытучы һәм алар хезмәт куйган мәктәпләрнең директорлары катнашты. Чарада безнең мәктәптән Лениза Зәки кызы һәм Лилия Əхнәф кызы катнаштылар, аларга уңышлар телибез!
-
“Ишегалды хоккей командалары” дусларча очрашу ярышында 3 нче урын 29.01.2022

"Сәламәтлек көне"ндә укучыларыбыз спорт белән шөгыльләнүләрен дәвам иттеләр. Мәктәпнең хоккей командасы Актаныш районы төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Богады авылында уздырылган “Ишегалды хоккей командалары” дусларча очрашу ярышында 3 нче урынны алып, диплом белән бүләкләнеп кайттылар. Команда составындагы укучылар: 6 класстан Исламхуҗин Айназ, 7 класстан Муллахметов Әмир, Галеев Раяз, 8 класстан Шәрипов Азамат, Минахметов Айрат, 9 класстан Бадрашитов Гадел, Рахматуллин Камил. Тренерлары Мухаметов Миннәхмәт Зөлкирам улы. Аларны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
"Сәламәтлек көне"н билгеләп үттек 29.01.2022

Бүген, 29 нчы январь көнне, мәктәбебез укучылары һәм укытучылары белән "Сәламәтлек көне"н билгеләп үттек. Бу көн – үз саулыгың турында кайгыртуга һәм төрле чирләрне искәртүгә багышланган көн. Сәламәтлек көне – үз сәламәтлегенә битараф булмаган һәр кешенең шәхси бәйрәме! Аның әһәмиятен бәяләп бетерү мөмкин түгел, чөнки ул безгә иң кадерле, иң кыйммәтле нәрсәбезне – саулыгыбызны саклау кирәклеге турында тагын бер кат искә төшерә. Бүгенге коронавирус белән бәйле шартларда һәркайсыбызның үз саулыгы турында кайгыртуы аеруча актуаль мәсьәлә.













