Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 94 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
«Созвездие - Йолдызлык-2022» фестивалендә 3 урын 04.03.2022

«Созвездие - Йолдызлык-2022» фестивалендә төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында 3 урын. Укучыларыбызга, аларны җыр-биюгә һәм музыка уен коралларында уйнарга өйрәткән остазларга, әти-әниләргә, оештыру вакытында ярдәм итүче барлык кешеләргә зур рәхмәт! Балаларның ачылган сәләтләре беркайчан да югалмасын!
-
"Говорим и поём по-английски" конкурсында уңышларыбыз 26.02.2022

18 нче февраль көнне үткәрелгән районкүләм "Говорим и поём по-английски" конкурсында Яңа Әлем мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Авсахова Әлфия "Стихотворное произведение" номинациясендә 2 нче урынны, 2 сыйныф укучылары Муллахмәтова Әминә, Әгълетдинова Лиана, Сәетгараева Лениза "Песня-группа" номинациясендә 2 нче урынны яуладылар. Җитәкчеләре инглиз теле укытучысы Гыйльманова Динара Айдар кызы. Афәрин, кызлар! Алга таба да уңышлар теләп калабыз.
-
"Россия мәктәпләрендә кинодәресләр" проекты кысаларында укучыларга фильмнар күрсәтелә башлады 25.02.2022

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә "Россия мәктәпләрендә кинодәресләр" проекты тормышка ашырыла. Укучылар, проект кысаларында, "Три солнца" фильмын карадылар.
-
"Татаркино" Яр Чаллы шәһәре филиалы бездә кунакта 25.02.2022

Бүген зур экран артында "Татаркино" Яр Чаллы шәһәре филиалы, укучыларга патриотик тәрбия бирү максаты белән, "Крик тишины" фильмын күрсәтте. Барлык тамашачылар да, тын да алмый бирелеп киноны карадылар, Бөек Ватан сугышы елларының күпме кайгы-хәсрәт алып килгәнен, Ленинград блокадасы вакыйгаларын күз алдыннан кичерделәр... Фильмның төп герое - ятим калган зур йөрәкле кечкенә кыз Катяның батырлыклары, класс сәгатьләрендә анализланачак.
-
Башлангыч сыйныф укытучыларының "Мастер-класс" һөнәри бәйгесендә Фәния Дөфәк кызы 3 урынга ия булды 24.02.2022

24 февраль көнне гимназия базасында районның башлангыч сыйныф укытучыларының "Мастер-класс" һөнәри бәйгесе булып узды. Бәйгедә безнең мәктәптән башлангыч сыйныфлар укытучысы Марданова Фәния Дөфәк кызы катнашып, 3 урынга ия булды. Коллегабызны уңышы белән чын куңелдән котлыйбыз, яңа уңышларга ирешүен теләп калабыз.
-
Исламхуҗин Айназ "XXI гасыр Кулибиннары" бәйгесендә үзен сынап карады 24.02.2022

6 сыйныф укучысы Исламхуҗин Айназ, районда уздырылган "XXI гасыр Кулибиннары" яшь уйлап табучылар республика олимпиадасының муниципаль этабында, үзе эшләгән кондиционерны тәкъдим итеп, проект яклап кайтты. Айназга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
-
Укучылар арасында нәфис сүз бәйгесе үтте 23.02.2022

Бүген мәктәптә "Туган телем - иркә гөлем!" дип исемләнгән нәфис сүз бәйгесе үтте. Укучылар Резеда Вәлиева, Наҗар Нәҗми, Муса Җәлил, Галимҗан Гыйльман, Роберт Миңнуллин шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.
-
1 марттан ашханәдә туклану өчен түләү "Аксиома" программасы аша башкарылачак 23.02.2022

Сыйныф җитәкчеләренә, укучыларның мәктәп ашханәсендә тукланулары өчен түләгәндә "Аксиома" программасын куллану аңлатылды. 1 марттан ашханәдә туклану өчен түләү әлеге программа аша башкарылачак.
-
Хәрби-патриотик айлык кысаларында, әлеге темага иң яхшы рәсем ясаучы укучы бүләкләнде 22.02.2022

Хәрби-патриотик айлык кысаларында, мәктәптә уздырылган рәсем конкурсында катнашып, 8 нче сыйныф укучысы Сеньгина Аделина грамота белән бүләкләнде.
-
5-9 сыйныфта укучы малайлар арасында "Ягез әле егетләр!" бәйгесе уздырылды 22.02.2022

Хәрби-патриотик айлык кысаларында, 5-9 сыйныфта укучы малайлар арасында "Ягез әле егетләр!" дип аталган ярыш уздырылды. Əлеге бәйгедә укучылар 10нан артык ярыш төрендә үзләренең көчләрен сынадылар.













