Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 94 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар мәктәптә экскурсиядә 12.04.2022

Балалар бакчасында тәрбияләнүче, быел мәктәпкә укырга керүче балалар бүген мәктәпкә экскурсиягә керделәр. Беренче укытучылары, укыйсы кабинетлары, музейдагы экспонатлар белән таныштылар. Авылыбызның мәдәният хезмәткәрләре һәм укучыларыбыз тарафыннан курчаклар белән сәхнәләштерелгән, Туфан Миңнуллинның "Кәрлә - мәктәп баласы" спектаклен бик яратып тамаша кылдылар.
-
12 апрель - Космонавтика көне 12.04.2022

12 апрель - Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы. 1961 елның бу көнендә космоска беренче тапкыр кеше очыш ясый. Ул Юрий Гагарин - беренче космонавт, космосның батыр йөрәкле рыцаре, илебезнең данлыклы улы! Мәктәбебездә ел саен бу шатлыклы вакыйга балаларга аңлатыла.
-
“Кошлар - безнең дусларыбыз” дигән темага КВН булды 11.04.2022

11 апрель көнне мәктәбебездә биология-химия атналыгы кысаларында 5-6 сыйныф укучылары арасында “Кошлар - безнең дусларыбыз” дигән темага КВН булды. КВН барышында укучыларга кошларга багышланган викторина һәм тест сораулары, төрле кызыклы биремнәр тәкъдим ителде. Укучылар бу бәйгедә кошлар турында белемнәрен тагын да ныгыттылар, күп мәгълүматлар алдылар.
-
Укучыларыбыз «Рәсәйнең киләчәге» бөтенрәсәй иҗат бәйгесеннән җиңүләр яулап кайттылар 10.04.2022

Безнекеләр - авылыбыз яшьләре һәм укучыларыбыз Яр Чаллыда уздырылган «Рәсәйнең киләчәге» бөтенрәсәй иҗат бәйгесеннән җиңүләр яулап кайтты! Җитәкчеләре Ленара Фәвәдис кызы! Котлыйбыз, без сезнең белән горурланабыз!
-
«Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләрнең республика театр фестиваленнән сертификат 10.04.2022

Агымдагы уку елында, башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан сәхнәләштерелгән «Əтәч - кызыл кәпәч» әкияте, «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләрнең республика театр фестивалендә катнашып, иң яхшы 10лыкка керде һәм сертификат белән бүләкләнде.
-
Халыкның хәбәрдарлыкка мөкиббәнлеге авыл мәктәбе укытучысыннан башлана 07.04.2022

Быел 90 еллык юбилеен каршы алачак "Актаныш таңнары" газетасын Яңа Әлем авылы элек-электән яратып укый. Почта элемтәсе үзәгендә эшләүчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә газета-журналлар, шул исәптән "Актаныш таңнары" газетасы халыкка вакытында барып ирешә. Подписка да елның елында уңышлы оештырыла. Халыкның хәбәрдарлыкка мөкиббәнлеге авылның мәгариф оешмасыннан башлана. Яңа Әлем мәктәбе директоры Илназ Шәрипов җитәкчелегендәге укытучылар коллективы 2022 елның икенче яртыеллыгына "Актаныш таңнары"на 100 процент язылган.
-
Спорт конференциясендә безнең укучыларыбыз һәм тренерларыбыз да бүләкләнде 04.04.2022

2021 ел буенча спорт конференциясендә безнекеләр көрәш, волейбол, хоккей спорты төрләрендә бүләкләнде. Афәрин!
-
Яшь татарстанлыларны ФинЗОЖ Фестта катнашырга чакыралар 04.04.2022

4-10 апрельдә Россиядә төрле яшьтәге мәктәп укучылары өчен «ФинЗОЖ Фест» онлайн-фестивале узачак. Чара Россия Финанс министрлыгы һәм Россия Банкы тарафыннан балалар һәм яшьләр өчен Бөтенроссия финанс грамоталылыгы атнасы кысаларында оештырыла. Фестивальнең операторлары - Россия Финанс министрлыгының Фәнни-тикшеренү финанс институты (НИФИ) һәм РФ Финанслар министрлыгы порталы.
-
"Киләчәккә адым" фәнни-техник иҗат фестивалендә җиңүчеләр бүләкләнде 02.04.2022

Бүген район мәдәният йортында, "Киләчәккә адым" фәнни-техник иҗат фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәрелде. Бәйрәм чарасында безнең укучыларыбыз һәм укытучылар да хөрмәтләнде.
-
Видеоматериал по теме "Персональные данные" 30.03.2022

В соответствии с письмом Управления Федеральной службы по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых телекоммуникаций по Республике Татарстан от 25.03.2022 № 5151-04/16, размещаем видеоматериалы Роскомнадзора, разработанные для несовершеннолетних по теме "Персональные данные".













