Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 94 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
"Мөһим темага сөйләшү" сыйныф сәгатьләре "Бердәмлек көне"нә багышланды 07.11.2022

Бу атнада "Мөһим темага сөйләшү" сыйныф сәгатьләре "Бердәмлек көне"нә багышланды. "Бердәмлек" төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Элек-электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга мөмкинлек биргән.
-
Районда ата-аналар комитеты җитәкчеләренең киңәшмәсе узды 03.11.2022

2 ноябрь көнне балалар иҗат үзәге базасында ата-аналар комитеты җитәкчеләренең киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә 1 нче чирек эшчәнлеге анализланып, алга планнар билгеләнде. Безнең мәктәптән ата-аналар комитеты рәисе Вирт Гөлнур катнашты.
-
Укучыларыбыз Актаныш технология техникумына экскурсиягә бардылар 01.11.2022

31 октябрь көнне мәктәбебезнең 9 сыйныф укучылары укытучы Ф.Н.Гильфанов җитәкчелегендә Актаныш технология техникумына экскурсиягә бардылар. Техникум директоры Л.Җ.Шамсунова, укыту эшләре буенча директор урынбасары Р.З.Нуруллин укучыларны техникум тормышы hәм андагы профессияләр белән таныштырдылар, укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Кызлар кухняда пирог пешереп карадылар, ә егетләр мастерскойда эретеп ябыштыру эшләрен башкардылар. Экскурсия укучылар өчен бик файдалы булды.
-
Россия - Атом тармагының дөнья лидеры 26.10.2022

"Мөһим темага сөйләшү" сыйныф дәресләре "Россия - Атом тармагының дөнья лидеры" темасына багышланды. Укучылар Россия Арктикасының үзенчәлекләре һәм Төньяк диңгез юлының әһәмияте белән таныштылар.
-
Башлангыч классларда "Сөмбелә" бәйрәме узды 25.10.2022

Башлангыч классларда "Сөмбелә" бәйрәме узды."Көзге фантазия" исеме астында күргәзмә оештырылды. Укучылар җырладылар, биеделәр, табышмакларга җавап таптылар. Бәйрәмне 3 нче сыйныф укытучысы Лениза Зәки кызы Нургалиева оештырды һәм алып барды.
-
Мәктәптә психологик атналык уздырылды 22.10.2022

Психологик атналык кысаларында мәктәптә класс сәгатьләре узды.
-
Экологик акциядә катнашу 22.10.2022

Укучыларыбыз "Чиста яр" акциясендә катнаштылар.
-
Ашханәдә ата-аналар күзәтүе 21.10.2022

21 нче октябрь көнне, 1 нче сыйныф ата-аналары исеменнән, Басырова Ильбина ризыкның сыйфатын һәм менюга туры килүен, укучыларның туклануын барлау максатыннан ашханәдә булды. Шикаять һәм тәкъдимнәр дәфтәренә үз фикерен язды.
-
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара семинары үткәрелде 20.10.2022

20 нче октябрь көнне мәктәбебездә "Туган телне укыту методикасында яңа алым һәм методлар" исеме астында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара семинары узды. Семинарда районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Илеш районының Ябалак авылы укытучылары, Мөслим гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты, башлангыч класслар укытучылары, Әлмәт районы Тайсуган мәктәбеннән укытучылар катнашты.
-
"Иң яхшы мәктәп ашханәсе" конкурсында катнашу 19.10.2022

Яңа Әлем мәктәбе "Иң яхшы мәктәп ашханәсе" республика конкурсының район этабында катнаша. Бүген жюри әгъзалары мәктәп ашханәсендә булып, туклану эшчәнлеге белән, ашханәдә булган пешерү җиһазлары, көнлек меню һәм пешерелгән ризыкның сыйфаты, ашханә документациясе белән таныштылар.













