Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 94 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Мәктәп бакчасыннан кара миләш җыю 15.09.2022

Кара миләшнең дәвалау һәм авыруларны булдырмау үзлеге борынгыдан ук билгеле булган. Кара миләш йодка бай. Беренче нәүбәттә ул калкансыман биз авыруларын булдырмаска ярдәм итә. Йөрәк һәм кан тамырлары авыруы күзәтелгәндә кара миләшнең суын эчәргә кирәк. 15 нче сентябрь көнне мәктәбебез укучылары да мәктәп яны участогыннан шушы дару чималын җыеп тапшырып, авыруларны дәвалауда узләреннән зур өлеш керттеләр.
-
Бәрәңге уңышын җыю 14.09.2022

Икенче икмәгебез булган бәрәңге — барыбызның төп ризыгы булып санала. Мәктәбебездә, 5-9 класс укучылары, 14 нче сентябрь көнне бәрәңге уңышын җыюны төгәлләде.
-
Мәктәп бакчасына карлыган куаклары утыртылды 13.09.2022

Карлыган мул уңыш бирсен дисәк, язны көтәргә кирәкми. Көзен күрелгән чаралар җимеш агачларының уңышына зур йогынты ясый. Кайбер бакчачылар куакларны бары тик язын гына эшкәртә. Бу алым чынлап та көзге уңышка нигез булып тора. Ә көзге тәрбия куакларга җәй буе сарыф ителгән көчне тупларга, кышны имин үткәрергә ярдәм итә. Алдагы елларда да карлыганнан мул уңыш алу максатыннан мәктәп директоры Шарипов И.И. hәм бакча җитәкчесе Гыйльфанов Ф.Н. питомниктан 14 төп карлыган куагы алып кайттылар, шартын китереп утыртуны оештырдылар.
-
Укучылар һәм яшь укытучылар велепоходка бардылар 09.09.2022

8 нче сентябрь көнне мәктәбебезнең 7-9 нчы сыйныф укучылары һәм яшь укытучылары, дәресләрдән соң велосәяхәткә чыктылар. Велосәяхәткә киткәнче укучыларга юлда йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча инструктаж үткәрелде һәм имзалар алынды. Һәрбер укучы махсус өс киемнәре һәм баш киемнәре белән тәэмин ителде. Сәяхәт Яңа Әлем авылыннан башланып, Иске Әлем, Чишмә, Меңнәр авыллары буенча булды. Велосәяхәтнең төп максаты – сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, укучыларны авылларның яшәеше, тарихы, күренекле шәхесләре белән таныштыру. Меңнәр авылындагы тукталышта, укучылар төрле кызыклы уеннар уйнадылар, тәмле ризыклар белән сыйланып чәй эчтеләр. Бу көн күңелләрдә озак сакланыр.
-
3 сентября - День солидарности в борьбе с терроризмом 03.09.2022

3 сентября в России памятная дата – День солидарности в борьбе с терроризмом. Установление памятной даты связано с трагическими событиями, произошедшими в сентябре 2004 года, когда в результате террористического акта в школе № 1 города Беслана Республики Северная Осетия-Алания погибло 334 человека, среди которых 186 детей. Бесланские события потрясли весь мир, никого не оставит равнодушным. Эту трагедию забыть невозможно, как нельзя забыть и тех, кто отдал свои жизни ради спасения детей. Во время классного часа ученики Новоалимовской школы отметили День солидарности в борьбе с терроризмом.
-
Мәктәбебездә "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" акциясе бара 24.08.2022

Бүген мәктәбебез китапханәсендә бик истәлекле вакыйга булды. "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" акциясенә кушылып, авылдашыбыз Гыйлфанов Рафаэль абый китапханәгә 432 данә әдәби китап бүләк итте. Мәктәп китапханәсе рәхмәт сүзләре белән әдәби китапларны кабул итте. Китаплар укучыларыбызга тагын бер кат ләззәт һәм файда китерсен дигән теләктә калабыз!
-
Физика укытучыларының секция утырышы уздырылды 23.08.2022

Бүген, ягъни 23 август көнне, Яңа Әлем мәктәбе базасында, район мәктәпләрендә физика фәнен укытучыларның август конференциясе кысаларында секция утырышы үткәрелде. Секциядә, мәктәбебезнең физика укытучысы Илназ Илшат улы "Физика дәресендә укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру" темасына чыгыш ясады һәм "Үсеш ноктасы" проекты кысаларында мәктәпкә кайтарылган цифрлы датчикларны демонстрацияләп күрсәтте.
-
"Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү" республикакүләм форумы бара 16.08.2022

Бүген, 16 август көнне Казан шәһәрендә "Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү" республикакүләм форумы бара. Әлеге чарада районыбыздан гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре Хаева В.Н., Салахов Р.Җ., Шарипов И.И., татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Хафизова Т.М., татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шарипова Ч.Р., 6 нчы санлы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Әюпова А.А. катнаша.
-
Мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген район комиссиясе тикшерә 15.08.2022

Бүген Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов җитәкчелегендә махсус комиссия һәм "Актаныш-информ" журналистлары иртүк Хәсән Заманов исемендәге Кадет мәктәп-интернаты, Яңа Әлем мәктәбендә булдылар. Комиссия үз эшен көн дәвамында башкарачак. Белем учакларында тулы көченә, яңа 2022-2023 уку елына әзерлек эшләре бара.
-
Дәүләт программасы нигезендә ашханәдә ремонт эшләре бара 04.08.2022

Мәктәпләр, киң адымнар белән якынлашып килгән яңа уку елына әзерләнә. Кайсы гына белем бирү йортына керсәң дә, буяу исе, "яңарыш исе" таралган. Берәүләр үзгәртеп кора, икенчеләр булганны сипли. Ә Актанышның 1 нче һәм 2 нче санлы, Яңа Әлем, Богады, Сәфәр, Такталачык мәктәпләрендә дәүләт программасы нигезендә ашханәләр тулысынча үзгәртеп корыла. Бүген әлеге эшләрнең барышы белән район Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Зарипов та танышты. Кайда тизләтәсе, кайсы мәктәптә үзгәрешләр кертәсен искәртеп үз фикерләрен җиткерде ул һәм 15 август көненә барлык төзелеш эшләрен тәмамларга дигән бурыч куйды.













