Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 94 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
Ата-аналар комитеты вәкилләре ашханәгә чираттагы күзәтүләрен ясады 03.10.2022

Ризыкның сыйфатын һәм менюга туры килүен, балаларның туклануын барлау максатыннан бүген, 3 нче октябрь көнне, 3 нче сыйныф ата-аналары исеменнән Зәкиева Энҗе ашханәдә булды. Шикаять һәм тәкъдимнәр дәфтәренә үз фикерен язды.
-
Бүгенге класс сәгатьләре Укытучылар көненә багышланды 03.10.2022

Бүген үткәрелгән класс сәгатьләренең максаты: укучыларда хөрмәтле мөнәсәбәт тәрбияләү, укучыларда укытучы хезмәтенә карата кызыксыну уяту, һәр кешенең тормышында мәгарифнең мөһимлеген аңлауны формалаштыру иде. Укучылар социаль хезмәт итүнең кыйммәтләре турында белемнәрен ныгыттылар, остазлыкның мөһимлеге, укытучы һөнәренә хөрмәт белән карарга кирәклегенә инандылар.
-
Укучыларыбыз өлкәннәрне бәйрәм белән котлады 30.09.2022

Илебез буенча октябрь ае башында "Өлкәннәр көне" уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкән кешеләр - безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысы-төчесен татыган кешеләр. Бүген, ягъни 30 сентябрь көнне, укучыларыбыз өлкәннәребезнең хәлләрен белеп, бәйрәм белән котладылар.
-
Ашханәдә укучыларның туклануларын күзәтү 26.09.2022

26 нчы сентябрь көнне ата-аналар комитетыннан Имамова Римма Риф кызы ашханәдә укучыларның туклануларын күзәтте.
-
Мәктәбебез укучылары район яшьләре белән чираттагы велосәяхәткә бардылар 22.09.2022

22 сентябрь көнне оештырылган велосәяхәтнең маршруты Иске Богады һәм Яңа Богады авыллары аша үтте. Форсаттан файдаланып велосәяхәтчеләр Иске Богады авылындагы Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә урнашкан туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Велосәяхәттә катнашучыларны авыл башыннан ук мәктәп директоры Васил Максут улы Салихов сәламләп каршылады. Музей белән яшьләрне китапханәче һәм директорның урынбасарлары таныштырды. Музейда булып тарихи экспонатлар белән танышу укучы балалар өчен дә, велосәяхәттә катнашкан яшьләр өчен дә бик кызыклы һәм истә калырлык булды. Ахырда проект җитәкчесе мәктәп администрациясенә истәлек итеп рәхмәт хатлары тапшырды.
-
Әхлак дәресләре 21.09.2022

Яңа 2022-2023 уку елында мәктәптә һәр атнаның чәршәмбе көнендә Яңа Әлем авылының мөхтәрәм шәхесе - ветеран укытучы Тәхия апа Усманова укучылар белән тирән эчтәлекле әхлак дәресләре уздыра. Үсеп килүче яшь буын өчен бу дәресләрнең тәрбияви әһәмияте бик зур.
-
В школах начались всероссийские проверочные работы для учащихся 5–9-х классов 20.09.2022

С 19 сентября по 24 октября в школах пройдут всероссийские проверочные работы (ВПР) для обучающихся 5-9 классов. Проведение ВПР было перенесено с весны 2022 года на начало нового учебного года.
-
Юлларда имин йөрү өчен нинди кагыйдәләр белергә кирәк? 20.09.2022

20 сентябрь көнне юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәдиф кызы Мөхәммәтова белән башлангыч сыйныф укучыларының очрашуы булды. Укучылар юлларда имин йөрү өчен нинди кагыйдәләр белергә кирәклеген искә төшерделәр. Очрашу бик кызыклы узды. Ахырда Ләйсән Мөхәммәтова укучыларга бүләкләр тапшырды.
-
Милләтләр кроссы - 2022 17.09.2022

Бүген укучыларыбыз «Милләтләр кроссы»нда көчләрен сынады. Балалар һәм укытучылар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалады, Яңа Әлем урамыннан йөгереп уздылар. Җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнде.
-
Ата-аналар җыелышлары дәвам итә 16.09.2022

Бу атнада Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары ата-аналарының класс жыелышлары башланды. Көн тәртибендә: ата-аналар комитеты сайлау hәм һәр класста балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, тәрбияви темаларга чыгышлар ясау. Ата-аналар мәктәп эшчәнлеге, эчке тәртип кагыйдәләре, дәрестән тыш оештырылачак эшчәнлек белән дә танышалар. Җыелышларда барлык ата-аналарның да катнашуы, аларның да әйтер сүзләре бар, битараф түгеллекләрен күрсәтә.













