Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 94 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Ашханәдә СанПиНны үтәү 18.10.2022

1997 елдагы чыгарылыш сыйныф укучылары, быел очрашуга килгәч "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" республикакүләм акция кысаларында, мәктәпкә ярдәм йөзеннән 5000 сумлык сертификат бүләк иткәннәр иде. Әлеге сертификат яңа СанПиНга туры китереп мәктәп ашханәсенә нержавейка кәстрүлләр алганда бик урынлы булды. Мәктәп коллективы, пешекчеләр, укучылар һәм ата-аналар комитеты исеменнән аларга рәхмәтләребезне юллыйбыз!
-
«Ярдәм янәшә» хәйрия проектына кушылдык 17.10.2022

«Ярдәм янәшә» хәйрия проекты кысаларында, Актаныштагы балалар иҗат үзәгендә мобилизацияләнгән райондашларыбызга һәм аларның гаиләләренә ярдәм җыю ноктасы ачылды. Бүген бу акциягә Яңа Әлем мәктәбе дә кушылды. Әлеге изге эштә катнашып, кирәк-яракларны җыярга булышкан, үз өлешен керткән барлык ата-аналарга, укучыларга, укытучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез. Илләребез имин, дөньяларыбыз тыныч булсын!
-
Бүгенге класс сәгатьләре «Музыка көне»нә багышланды 17.10.2022

Дүшәмбе көн Россия Федерациясы, Татарстан Республикасы гимннарын тыңлау һәм Дәүләт флагларын күтәрү тантанасы белән башланды. Линейкадан соң укучылар «Музыка көне»нә багышланган «Мөһим әйберләр турында сөйләшү» циклының чираттагы класс сәгатьләренә юнәлделәр. Бүгенге класс сәгатьләренең максаты: укучыларда музыкага кызыксыну уяту, төрле музыка әсәрләре вакытында тыңлау һәм фантазияләү теләген уятуга багышланган. Дәресләр видеофрагментлар һәм мультимедиа презентацияләр ярдәмендә уздырылды.
-
Класс сәгатьләре "Әтиләр көне"нә багышланды 10.10.2022

Һәр дүшәмбе, Россия мәгариф министрлыгы проектын тормышка ашыру йөзеннән, "Иң мөһим мәсьәләләр турында сөйләшүләр" исемле класс сәгатьләре уза. Темаларны слайдлар, презентацияләр, видеоязмалар белән бергә Россия мәгариф министрлыгы тәкъдим итә. Бу атнада класс сәгатьләре "Әтиләр көне"нә багышланды. Һәр класста шушы тема астында класс сәгатьләре үтте.
-
Укучыларыбыз Татарстанның атказанган укытучысы Тәкый ага Зәкиевның музей-йортында экскурсиядә булдылар 10.10.2022

10 октябрь көнне мәктәбебезнең 2 сыйныф укучылары мәктәп директоры И.И.Шәрипов, сыйныф җитәкчесе Ф.Д.Марданова һәм мәдәният йорты хезмәткәре Д.Р.Хуҗина җитәкчелегендә Яңа Әлем авылының танылган шәхесе Тәкый ага Зәкиев яшәгән йортка, улы Рөстәм Зәкиев белән очрашуга бардылар. Туган йортының нигезен сүрелдермичә, Рөстәм Зәкиев, әтисенең тормыш юлын, фронтовик, Татарстанның атказанган укытучысы Тәкый Зәкиев турында бик күп истәлекләрне укучыларга кызыклы, мавыктыргыч, тулы итеп сөйләде.
-
Укучылар укытучыларны бәйрәм белән котлады 07.10.2022

"Укытучы - изге бер сүз ул. Укытучы бөтен көчен биреп балаларга аң-белем, тәрбия бирергә тырыша. Укытучы һөнәре җир йөзендә иң изге һөнәрләрнең берсе. Нәкъ менә без - укытучылар, тәрбиячеләр балаларда мөстәкыйльлек, җаваплылык, илебезнең матур киләчәге өчен иҗади хезмәт итүче шәхесләр тәрбиялибез. Бәйрәм белән Сезне, укытучылар.", - 7нче класс укучыларының сыйныф җитәкчесе Гөлшат Равил кызы Хамидуллина.
-
Өлкәннәр ункөнлегендә шефлык дәвам итә 06.10.2022

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, 6 нчы сыйныф укучылары, класс җитәкчесе Айсылу Илдус кызы җитәкчелегендә, Зөбәйдә апага барып ярдәм иттеләр.
-
Укытучылар көнендә хезмәттәшебез бүләкләнде 05.10.2022

5нче октябрь көнне район мəдəният йортында укытучылар көне уңаеннан уздырылган чарада мəктəбебезнең тарих həм математика укытучысы Зөлфия Вил кызы район башлыгы Ленар Зарипов тарафыннан Мәгариф өлкәсендәге күпьеллык намуслы хезмәте, балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур казанышлары өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы белəн бүлəклəнде.
-
Укытучылар көнендә хезмәттәшебез бүләкләнде 05.10.2022

5нче октябрь көнне район мəдəният йортында укытучылар көне уңаеннан бәйрәм чарасы уздырылды. Биредә мəктəбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Әхнәф кызы Сәлимҗанованы, хезмәтендәге уңышлары өчен һөнәри конкурсларда югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нурлыева Ләйсән Фоат кызы тәбрикләде.
-
Каурый каләм 04.10.2022

Яшь хәбәрчеләребез һәм нәни иҗатчыларыбыздан "Актаныш-информ" редакциясенә хатлар язу дәвам итә. Чираттагы бер бик җылы эчтәлекле хат: "Әбиемнең күңел сандыгы. Әбиемнең күңел сандыгы Нинди серләр саклый икән ул? Гомер буе җыйган хазинәме, Әллә инде күңел бизәгеме, Нинди серләр саклый икән ул? Минем әбием бар. Мин аңа кечкенәдән “яшь әбием” дип эндәшәм.Чөнки әле яшь әбиемнең әнисе булган карт әбием дә бар. Мин аларның икесен дә тигез яратам. Ләкин бүген сезгә яшь әбием турында язасым килә.













