Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 94 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Мәктәп яны бакчасындагы эшчәнлек буенча тәҗрибә уртаклашу 21.04.2022

Бүген, 1нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбендә биология, химия, география укытучыларының hәм бакча җитәкчеләренең “Белем бирү учрежденияләренең укыту-тәҗрибә участокларында тәҗрибә эшчәнлеге” дигән тема астында киңәшмә үтте. Киңәшмәдә мәктәп яны бакчасында һәм укыту-тәҗрибә участогында җитәкчелек итүче биология укытучы Гильфанов Фидус Нәрфис улы да үз эшчәнлегендәге тәҗрибәсе белән уртаклашты.
-
Укучыларның ашханәдә туклануларын күзәтү 19.04.2022

Бүген 7 сыйныф укучысы Мөхәмәдиев Илназның әнисе Ганиева Гөлнара апа ашханәдә туклану торышын күзәткән. Меню белән танышкан, журналга фикерләрен язып калдырган.
-
Бөек Ватан сугышы елларында Совет халкының геноциды истәлегенә Бердәм гамәлләр көне уңаеннан дәрестән тыш чара уздырылды 19.04.2022

Бөек Ватан сугышы елларында Совет халкының геноциды истәлегенә Бердәм гамәлләр көнендә уза торган махсус чараларның төп максаты - тарихи дөреслекне саклап калу! Əлеге уңайдан, җәмгыять белеме укытучысы Динара Айдар кызы югары сыйныф укучылары өчен дәрестән тыш чара уздырды.
-
Химия фәненнән ачык дәрес үткәрелде 19.04.2022

19 апрель көнне 8нче сыйныфта химиядән “Неорганик кушылмаларның аеруча әһәмиятле класслары турындагы мәгълүматларны гомумиләштерү” дигән темага ачык дәрес булды. Дәрес ФДББС таләпләренә туры китереп үткәрелде. Укучылар дәрестә “Металлар” һәм “Неметаллар” төркемнәренә бүленеп эшләделәр. Дәрестә төрле кызыклы тәҗрибәләр, викторина сораулары, тест биремнәре, химик табышмаклар һәм башкалар кулланылды. Белемнәрне ныгыту һәм гомумиләштерү дәресендә укучылар химия фәненнән күп кенә мәгълүматлар, яңалыклар алдылар. Дәресне югары квалификация категорияле химия укытучысы Гыйльфанов Фидус Нәрфис улы үткәрде.
-
Кош ояларын элү 16.04.2022

Һәр ел саен мәктәбебездә "Кошлар көне” үткәрелә. Шул уңайдан быел да сыерчык ояларына бәйге үткәрелде. Укучыларыбыз ясаган оялар мәктәп яны тәҗрибә участогындагы агачларга һәм шәхси эшмәкәр Исламхуҗин Рәзиф Рифкать улының ферма стеналарына урнаштырылды.
-
Районы Башлыгы Энгель Фәттахов призына көрәш ярышында Яңа Әлем мәктәбе командасы 1 урында 16.04.2022

Көрәш - ул халыкның яшәү көчен, батырлыгын, көдрәтен күрсәтә торган спорт төре. Укучыларыбызның әлеге спорт белән мавыгулары аеруча куандыра. Бүген Актанышның "Батыр"ында яшь көрәш батырлары мәйдан тотты. Ярыш Актаныш муниципаль районы Башлыгы Энгель Фәттахов призына оештырылган иде. Биредә безнең мәктәп укучылары да катнаштылар һәм бик матур көрәштеләр. Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Яңа Əлем мәктәбе командасы 1нче урын алды, грамота һәм кубок белән бүләкләнде.
-
География фәненнән “Тамчы-шоу” интеллектуаль уены үткәрелде 15.04.2022

15 апрель көнне мәктәбебездә 7-8 сыйныф укучылары арасында география фәненнән “Тамчы-шоу” интеллектуаль уены булды. Интеллектуаль уен 3 тур буенча үткәрелде. Командаларга 1 турда 10ар сорау бирелде, 2 турда командалар тест биремнәрен үтәделәр, 3 тур тел турында мәкаль һәм әйтемнәргә багышланган иде. Нәтиҗәдә “Меркурий” командасы (8 сыйныф) - 1 урынга, “Җир” командасы (7 сыйныф) - 2 урынга лаек дип табылды. “Тамчы-шоу” интеллектуаль уенын югары квалификация категорияле география укытучысы Гыйльфанов Фидус Нәрфис улы үткәрде.
-
“Үсеш ноктасы” үзәгендә биология буенча күргәзмә оештырылды 13.04.2022

Биология атналыгы кысаларында, Рәсәйдә киң колач алган “Үсеш ноктасы” үзәгенә нигезләнеп, мәктәбебездә 13 апрель көнне күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә гербарийлар, юеш препаратлар, җимеш һәм орлыкларның коллекцияләре һәм башкалар бар иде. Укучылар күргәзмәдән күп кенә кызыклы мәгълүматлар алдылар, укытучы сөйләгәнне кызыксынып тыңладылар.
-
Сыерчыкларга оялар әзер! 12.04.2022

Укучыларыбыз әтиләре белән бергәләп сыерчык оялары эшләгәннәр!
-
Укучыларның ашханәдә туклануларына күзәтү ясалды 12.04.2022

12 апрель көнне, ата-аналар комитетыннан Әхмәтова Гүзәл укучыларның ашханәдә туклануына күзәтү ясаган. Журналга искәрмә дә язып калдырган: "Ашханәдә ризык туклыклы. Ашханә чиста. Пешекчеләр ачык, ягымлы. Ашның тозы җитәрлек. Дежур укучылар үзләре артыннан өстәлләрне җыештырып сөртеп чыктылар".













