Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 94 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Гомуми ата-аналар җыелышы узды 30.03.2022

30 нчы март көнне мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы узды. Кунакларны Spike Prime наборыннан укучылар программалаштырган робот каршы алып, исәнләшеп торды. Җыелышта Актаныш районы "Юл хәрәкәте иминлеге" профилактика җитәкчесе Фазлыева Лена Мөҗәят кызы "Юлларда имин йөрик!" исеме астында чыгыш ясады. Җирлек Башлыгы Анварова Дилбәр Миркасыйм кызының, участок полиция вәкиле Фазлыев Дамир Дилфас улының чыгышлары тыңланды. Авыл фельдшеры Әхметгалиева Рәзинә апа сәламәтлек хакында үз фикерләрен җиткерде.
-
"Мәктәптә оештырылучы тәрбия процессының үзенчәлекләре" исеме астында педагогик киңәшмә узды 30.03.2022

Бүген "Мәктәптә оештырылучы тәрбия процессының үзенчәлекләре" исеме астында педагогик киңәшмә узды. Киңәшмәдә мәктәп директоры Илназ Илшат улының чыгышы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зөлфия Вил кызының "3 чирек нәтиҗәләре", тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айсылу Илдус кызының "Тәрбия - бик зур эш ул: аның ярдәмендә кеше язмышы хәл ителә" чыгышлары тыңланды.
-
Районда фәнни-техник иҗат күргәзмәсе оештырылды 29.03.2022

29 март көнне, "Батыр" спорт комплексында, районыбыз мәктәпләрендә белем алучы укучыларның фәнни-техник иҗат күргәзмәсе оештырылды. Биредә безнең мәктәптән дә катнашучылар булды: "Кулланылыш приборлары" номинациясендә агачтан ясалган картиналар һәм сувенирлар белән Локманов Ильвир (хезмәт укытучысы Фатхулов Р.Н.), "Инструментлар, станоклар" номинациясендә Галеев Раяз (әтисе, мәктәпнең "Əтиләр Советы" рәисе Галеев Ф.Г.), "Робототехника" номинациясендә Муллахметов Əмир һәм Галеев Раяз (физика-информатика укытучысы Шәрипов И.И.) кул эшләре һәм проектлары белән катнаштылар.
-
Гомуми линейкада 3 чиреккә йомгак ясалды 26.03.2022

28.03-05.04 мәктәптә язгы каникул. Бүген гомуми линейкада укучылар өчен барлык куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды һәм исләренә төшерелде, укуның 3нче чирегенә нәтиҗә ясалды, барлык фәннәрдән дә билгеләр чыгарылды. Укуның 4нче чиреге 6 апрель көнне башланачак. Каникул вакытында укучылар ял итәләр, сәламәтлекләрен ныгыталар, кайбер укучыларның бәйгеләрдә катнашулары планлаштырыла. 9нчы сыйныф укучылары өчен мәктәптә һәм интернет аша имтиханнарга әзерләнү дә оештырылачак.
-
Лилия Әхнәф кызы «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесе лауреаты! 25.03.2022

21еннэн 25нче мартка кадәр Казанда «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының республика этабы узды. Конкурс «Ел укытучысы», «Педагогик дебют», «ОБЖ укытучысы», «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы», «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе» номинацияләре буенча үтте. Укытучылар күрсәтмә дәресләр һәм сыйныф сәгатьләре үткәрделәр, методик семинарда катнаштылар, мастер-класслар оештырдылар, йомгаклау сынавы үттеләр – матбугат конференциясендә жюри әгъзаларының сорауларына җавап бирделәр. «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә Яңа Əлем мәктәбе укытучысы Сəлимҗанова Лилия Əхнəф кызы лауреат дип табылды.
-
Полиция вәкиле белән очрашу 25.03.2022

25 март көнне мәктәптә полиция вәкиле Хуснуллин Зәлиф Зөлфәт улы 5-9 класс укучылары белән профилактик әңгәмә уздырды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Урок цифры 25.03.2022

УРОК ЦИФРЫ - всероссийский образовательный проект в сфере информационных технологий. Это возможность получить знания от ведущих технологических компаний: Яндекса, «Лаборатории Касперского», Фирмы «1С», госкорпорации Росатом и VK, а также Академии искусственного интеллекта для школьников благотворительного фонда Сбера «Вклад в будущее». Сегодня учителя начальных классов провели уроки цифры в 1-4 классах.
-
Баянчылар балалар бакчасында кунакта 23.03.2022

Мәктәбебез базасында эшләп килүче балалар сәнгать мәктәбенең филиалында шөгыльләнүче укучыларыбыз - баянчыларыбыз, бүген балалар бакчасында кунакта булып, кечкенәләрне баянда күңелле көйләр уйнап сөендерделәр.
-
Яңа Әлемдә Нәүрүз бәйрәме! 19.03.2022

Бүген авылыбызда мәктәп укучылары һәм укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән берлектә Нәүрүз бәйрәмен каршыладык!
-
Хәмит ага Миңнегалиевның иҗат кичәсе 17.03.2022

Авылдашыбыз, шагыйрь, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, заманында «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсен җитәкләгән Хәмит ага Миңнегалиевка быел 25 март көнне 92 яшь тулган булыр иде. Шагыйрьне искә алып, мәктәбебездә аның иҗат кичәсен уздырдык. Укучыларны Хәмит абыйның тормыш юлы белән таныштырдык, шигырь җыентыкларын, китапларын күргәзмәгә куйдык. Укучылар сәхнәгә менеп аның шигырьләрен сөйләделәр. Чара бик күңелле узды.













