Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 94 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Кыш бабай призына милли көрәш буенча турнир узды 06.01.2022

Бүген "Батыр" спорт сараенда Кыш бабай призына милли көрәш буенча турнир узды. Укучыларыбыз бәйгедә сынатмадылар, үз авырлыкларында Бадрашитов Гадел һәм Əхмәтов Рушан 1 нче урынга, Əгләмов Айнур һәм Рахматуллин Камиль 3 нче урынга ия булдылар. Əхмәтова Румия һәм Хөҗҗәтов Ильфир да бик матур көрәштеләр! Афәрин яшь спортчылар!
-
2 нче чирек нәтиҗәләре буенча педагогик киңәшмә уздырылды 04.01.2022

4 нче гыйнвар көнне мәктәптә педагогик киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә 2 чиреккә йомгак ясалды. Уку-укыту эшенең нәтиҗәләре, 9 нчы сыйныф укучыларының биреп карау имтиханнарына анализ, укучыларның белем сыйфаты һәм укучылар өчен Бөтенрәсәй фән олимпиадаларының район этабына нәтиҗә ясалды һәм республика этабына әзерлек турында сөйләшенде. Киләчәктә укучыларның сәләтләрен ачу, белем дәрәҗәсен күтәрү өчен алдагы чиректә күбрәк әдәби китаплар укыту, шигырьләр ятлатып төрле кичәләр уздырырга дигән карар кылынды.
-
Район Башлыгының чыршы бәйрәме 29.12.2021

Мәктәбебезнең уку алдынгылары, төрле бәйгеләрдә җиңүче укучылары, район Башлыгының чыршы бәйрәмендә катнаштылар.
-
Бөтенрәсәй һәм Республика фән олимпиадаларының муниципаль этабында 3 урын 27.12.2021

2021-2022 уку елында Бөтенрәсәй һәм Республика фән олимпиадаларының муниципаль этабында Яңа Əлем мәктәбе төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында 3 нче урынга лаек булды.
-
"Каз өмәсе" уздырылды 25.12.2021

Агымдагы атнада мәктәптә 2 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Нургалиева Лениза Зәки кызы белән берлектә "Каз өмәсе" уздырдылар. Чара - татар халкының матур йоласы булган бу бәйрәмне күзалларлык күңелле итеп оештырылды. Катнашучы укучылар үз рольләрен бик оста башкарып чыктылар.
-
"Татар егете, Татар кызы - 2021" бәйгесе 13.12.2021

Район күлəмендə уздырылган "Татар егете, Татар кызы - 2021" бəйгесендə безнең мəктəптəн дə укучылар катнашты. Локманов Илвир (6 кл.) - 2 урын, Муллахметова Əминə (2 кл.) - 3 урын, Əхмәтова Румия (6 кл.) - "Иң уңган Татар кызы" номинациясендə җиңү яуладылар. Афәрин! Укучыларны бəйгегə Айсылу Илдус кызы, Лилия Əхнəф кызы əзерлəделəр.
-
Укучылар команда белән хакатонда катнаштылар 12.12.2021

10-11 декабрь көннәрендә, мәктәбебезнең "Үсеш ноктасы" үзәгендә "Талантлар университеты 2.0" @universitettalantov2.0 белән хезмәттәшлек кысаларында, укучылар командасы (Шәрипов Айгиз һәм Азамат, Минахметов Айрат, Муллахметов Əмир һәм Галеев Раяз) информатика укытучысы Илназ Илшат улы җитәкчелегендә zoom аша 2 көнлек хакатонда катнашып, республика мәктәпләреннән җыелган 23 команда арасында "Куркынычсыз интернет" буенча көч сынашты.
-
"Ришвәтчелеккә каршы көрәш" бәйгесендә җиңү 10.12.2021

"Ришвәтчелеккә каршы көрәш" республика конкурсының муниципаль этабында Миннахметов Алмир "Хокук сагында" номинациясендә 2 урын яулады. Җитәкчесе: Шакирова Айсылу Илдус кызы. Котлыйбыз!
-
Укучыларыбыз "Пушкин картасы"н кулланып спектакль карадылар 07.12.2021

8-9 сыйныф укучылары, Пушкин картасын кулланып, "Әлфия Авзалова" исемендәге Актаныш районы мәдәният йортында Фатих Әмирханның "Тигезсезләр" драмасын карадылар. Тирән эчтәлекле, уйландыра торган әсәр укучыларга ошады. @aktanysh_rdk артистларына зур рәхмәт!
#Актаныш #ЯңаƏлемМәктәбе #НовоалимовскаяООШ -
Укучыларыбыз "Пушкин картасы"н кулланып музейда булдылар 02.12.2021

1 нче декабрь көнне мəктəбебезнең 8-9 нчы сыйныф укучылары "Пушкин картасы"н кулланып Актанышның "Туган якны өйрəнү" музеена @muzei_aktanysh экскурсиягə бардылар. Укучылар музей хезмəткəрлəре тарафыннан əзерлəнгəн "Археологик казылмалар" программасы белəн таныштылар. Чара 2 команда арасында пазл җыю ярышы белəн тəмамланды. Ахырдан укучыларга истəлек бүлəклəре тапшырылды.













