Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 94 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
"Əйләнә озынлыгы" темасына математикадан ачык дәрес 27.01.2022

Физика-математика һәм информатика атналыгы кысаларында, математика укытучысы Зөлфия Вил кызы 6 нчы сыйныфта "Əйләнә озынлыгы" темасына ачык дәрес күрсәтте.
-
"Сыеклыкларда һәм газларда басым" темасына физикадан ачык дәрес 25.01.2022

Физика-математика һәм информатика атналыгы кысаларында, физика-информатика укытучысы Илназ Илшат улы бүген 7 нче сыйныфта "Сыеклыкларда һәм газларда басым" темасына ачык дәрес күрсәтте.
-
"Ялгыз һәм аралаш вакланмалар"ны кабатлауга математикадан ачык дәрес 25.01.2022

Уку елы башында расланган план-график нигезендә агымдагы атнада мәктәбебездә физика-математика һәм информатика атналыгы уздырыла. Методик берләшмәдә атналыкның чаралар планы да төзелде. Бүген математика укытучысы Фидания Яһүдә кызы 5 нче сыйныфта "Ялгыз һәм аралаш вакланмалар"ны кабатлауга ачык дәрес күрсәтте.
-
Мәктәптә хәрби-патриотик айлык башланды 24.01.2022

Бүген мәктәптә хәрби-патриотик айлык башланды. Укучылар әлеге айлыкта уздырыласы чаралар планы белән таныштылар.
-
"Кайсы очракларда "юк" дип әйтергә кирәк" дигән темага класс сәгатьләре үткәрелде 24.01.2022

Куркынычсызлык айлыгы кысаларында "Кайсы очракларда "юк" дип әйтергә кирәк" дигән темага класс сәгатьләре уздырылды.
-
“Ел укытучысы” бәйгесендә укытучыларыбыз көчләрен сынап карадылар 21.01.2022

Һәр ел саен районыбызда укытучыларның һөнәри осталыгын арттыру һәм камилләштерү максатыннан “Ел укытучысы” бәйгесе уздырыла. Бу бәйгедә мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Әхнәф кызы Сәлимҗанова, математика укытучысы Фидәния Яһүдә кызы Якупова, башлангыч сыйныфлар укытучысы Лениза Зәки кызы Нургалиева үз көчләрен сынап карадылар. Алар мастер-класс һәм ФГОС таләпләренә туры килгән дәресләр күрсәттеләр. Бу укытучыларыбызга иҗади уңышлар телибез!
-
Республикакүләм көрәш бәйгесендә Бадрашитов Гадел 2 урынга ия булды 18.01.2022

15 гыйнвар көнне Мөслимдә, танылган көрәшче, хөкемдар Корбанов Фәрит Камил улы истәлегенә багышлап яшүсмерләр арасында V республикакүләм татар-милли көрәш бәйгесе уздырылды. Бәйгедә Татарстан һәм Башкортстан республикасыннан 17 команда катнашты. Команда нәтиҗәләре буенча Актаныш районының яшь көрәшчеләре мактаулы 1 урында. Бәйгедә мәктәбебез укучылары да катнашты, Бадрашитов Гадел үз авырлыгында 2 урынга ия булды!
-
Ветеран укытучыбыз Усманова Тәхия Әхтәм кызының 75 яшьлек юбилее! 15.01.2022

РСФСР халык мәгарифе отличнигы, ветеран укытучыбыз, зур хөрмәткә ия булган Усманова Тәхия Əхтәм кызын чын күңелебездән 75 яшьлек күркәм юбилее белән котлыйбыз! Ринат абый белән балаларыгыз, оныкларыгыз куанычына сөенеп, тигез гомер итегез!
-
9 сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы уздырылды 13.01.2022

13 нче гыйнвар көнне 9 сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы уздырылды. Көн кадагындагы мәсьәлә: төп дәүләт имтиханнарын биреп карау нәтиҗәләренә анализ, укучыларның ТДИга әзерлеген көчәйтү булды.
-
Итоги педагогической аттестации учителей 12.01.2022

Поздравляем с успешным прохождением педагогической аттестации и получением первой квалификационной категории учителя английского языка и обществознания Гильманову Динару Айдаровну!













