Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 94 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү 11.06.2021

10 июнь көнне Яңа Әлем мәктәбендә оештырылган мәктәп яны лагерына балалар белән очрашуга юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе инспекторы Лена Фазлыева килде. Очрашу бик бай эчтәлекле: мавыктыргыч уеннардан, күңелле ярышлардан гөрләп торды. Балалар командаларга бүленеп юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен искә төшерделәр. Очрашуны йомгаклап, Лена Музаятовна балаларга истәлек бүләкләре тапшырды.
-
Хезмәткәрләргә электрон профсоюз билетлары тапшырылды 08.06.2021

Яңа Әлем мәктәбе хезмәткәрләренең гомуми җыелышында барлык хезмәткәрләргә дә электрон профсоюз билетлары тапшырылды.
-
Мәктәп яны лагеры көндәлеге 08.06.2021

Мәктәп яны лагерының 8 нче көне кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар белән үтеп китте. Иртәнге аштан соң лагерь отряд вожатыйлары һәм лагерьның физик тәрбия җитәкчесе Фатхиева Мария җитәкчелегендә "Башак" хуҗалыгының техника паркы, ремонтлау цехы һәм хуҗалыкның башка объектларында экскурсиядә булдылар. Соңыннан укучылар табигать кочагында күңелле спорт уеннары уйнап, ярышлы уеннарда катнашып, күтәренке кәеф белән төшке ашка кайттылар.
-
Спорт мәктәбен тәмамлаучыларны бүләкләү тантанасы узды 04.06.2021

Бүген Актанышның үзәк стадионында Спорт мәктәбен тәмамлаучыларны бүләкләү тантанасы узды. Безнең мәктәптән чыгарылыш сыйныф укучылары Сиразова Динара, Зәкиева Диләрә һәм Фатихов Арсен да бу чарада катнашып, Актаныш районы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Әнвәр Гафуров кулыннан Диплом һәм Рәхмәт хатлары алдылар! Аларны чын күңелдән котлыйбыз!
-
"Экояз 2021" акциясе нәтиҗәләре 04.06.2021

Яңа Əлем мәктәбе "Экояз 2021" акциясендә катнашып, "Иң яхшы" мәктәп номинациясендә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгының дипломы һәм истәлек бүләге белән бүләкләнде.
-
"Иң яхшы шәхси сайт һәм блог 2021" республикакүләм бәйгесе нәтиҗәләре 03.06.2021

Мәктәбебезнең физика-информатика укытучысы Илназ Илшат улы Шәрипов @ilnazsharipov Яр Чаллы “ИТ-парк"ы уздырган "Иң яхшы шәхси сайт һәм блог 2021" республикакүләм бәйгесендә катнашып, "Укытучы" номинациясендә 1 урынга ия булды, диплом һәм истәлек бүләге белән бүләкләнде.
-
Мәктәптә җәйге лагерьлар башланды 01.06.2021

1 июнь көнне мәктәбебездә мәктәп яны лагеры белән хезмәт һәм ял лагеры эшли башлады. Беренче көнне үк лагерьда уздырылган кызыклы чаралар балалар күңеленә бик хуш килде. Лагерь вожатыйлары клуб хезмәткәрләре белән берлектә "Балаларны яклау көне" уңаеннан Сабантуй бәйрәме уздырдылар. Ярыш-уеннарда балалар бик нык актив булдылар, җиңүчеләргә бүләкләр дә бирелде. Лагерьның беренче көне сизелми дә бик күңелле узып китте.
-
«Минем шәҗәрәм» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле 01.06.2021

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты игълан иткән «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика бәйгесенең муниципаль этабында Яңа Əлем мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы Гиниятов Азиз җиңүче грамотасы һәм истәлекле бүләк белән, 3 нче сыйныф укучысы Хуҗин Мансур, 4 нче сыйныф укучысы Халилова Камилә, 6 нчы сыйныф укучысы Кирамова Лилия бәйгедә актив катнашучы сертификатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Афәрин укучыларыбыз!
-
"Хуш бакчам" бәйрәмендә катнаштык 25.05.2021

25 май көнне Яңа Әлем балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеменең "Хуш бакчам" дип исемләнгән бакча белән хушлашу бәйрәме булды. Бәйрәмдә мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының бакча белән хушлашуга багышланган бай эчтәлекле чыгышлары каралды.
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме 22.05.2021

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме безнең мәктәптә дә гөрләде бүген. 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы биш укучыбыз белем биргән мөгаллимнәренә рәхмәтләрен әйтте, 9 ел дәвамында булган кызыклы хәлләрне искә төшерде, мәктәп белән саубуллашты бүген. Чыгарылыш сыйныф укучыларына район башкарма комитеты һәм район Башлыгының котлауларын Айрат Сөнәгать улы Кәрамов җиткерде.













