Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 94 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
Шахмат уйнау мәйданчыгы булдырылды 20.03.2021

Бүген, 3 нче чирек тәмамланган көнне, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Актаныш мәгариф идарәсе тәкъдиме белән мәктәбебездә шахмат уйнау мәйданчыгы булдырылды. Димәк, укучылар тәнәфесләрне һәм дәрестән тыш вакытларын файдалы уздыра алачак!
-
МЧС вәкилләре белән очрашу 18.03.2021

Бүген дәрестән тыш чарада Рәсәйнең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлеге инспекторлары Илгиз Рәшитов һәм Марат Арсланов 8-9 нчы сыйныф укучылары белән очрашты. Чара барышында укучылар коткаручы, янгын сүндерүче профессияләре белән таныштылар, янгын сүндерүчеләрнең махсус киемнәрен киеп карадылар.
-
Апрель аенда әтиләр Советы Яңа Әлем җирлегендә уздырылачак 18.03.2021

Бүген Иске Байсар мәдәният йортында районның әтиләр Советының киңәйтелгән утырышы үтте. Районның әтиләр Советы рәисе Рамил Сәләхов Советның күчмә символын апрель аенда утырыш буласы Яңа Əлем авыл җирлегенең әтиләр Советы рәисе Фаяз Галеевка тапшырды.
-
Россельхознадзор тикшерүләре башланды 18.03.2021

Бүген мәктәптә Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2021 елда планга кертелгән тикшерүләре башланды. Тикшерүне Казан шәһәреннән килгән дәүләт инспекторлары уздыра.
-
МЧС тикшерүләре башланды 17.03.2021

Бүген мәктәптә Рәсәйнең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең 2021 елда планга кертелгән тикшерүләре башланды.
-
Роспотребнадзор тикшерүләре башланды 16.03.2021

Бүген мәктәптә Татарстан Республикасының кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсенең 2021 елда планга кертелгән тикшерүләре башланды.
-
Ягез әле, кызлар-егетләр! 09.03.2021

Ватанны саклаучылар hәм 8 нче март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышап мәктәбебезнең югары сыйныф укучылары арасында "Ягез әле, кызлар-егетләр!" бәйгесе оештырылды. Чара барышында hәр класс 1 команда булып оешып көч сынашты. Кызлар бәрәңге әрчеделәр, татар-халык ашларының рецептларын яздылар, чәч үрделәр. Егетләр автомат җыйдылар, "армиядан" әниләренә хат яздылар, кәкре кадакны турайтып кадакладылар.
-
Мин булачак эшмәкәр... 06.03.2021

3 март көнне мәктәбебез укучылары Актаныш районында уздырылган "Мин булачак эшмәкәр..." конкурсында катнашып, үзләренең бизнес-идеяләрен мәртәбәле жюрига тәкъдим иттеләр. 9 сыйныф укучылары Динара һәм Диләрә, бәйрәмегезне матурлар өчен төрле формада, төстә һәм зурлыкта бик матур шәмнәр ясап сату белән шөгыльләнәләр. Аларга @candle__happiness сәхифәсенә кушылып, шәм ясатырга заказ бирә аласыз.
-
Галиуллина Динара Айдар кызын яңа тормыш башлаган көне белән котлыйбыз! 06.03.2021

Хезмәттәшебез, мәктәбебезнең инглиз теле һәм җәмгыять белеме укытучысы Галиуллина Динара Айдар кызын яңа тормыш башлаган көне белән котлыйбыз!
-
Укучылар өчен кино күрсәтелде 04.03.2021

2 нче март көнне, дәресләрдән соң Яңа Әлем мәдәният йортында укучылар өчен “Конверттагы бәхет” дигән кино күрсәтелде. Кино бик эчтәлекле, тәрбияви булды, тормыштагы вакыйгаларны үз эченә алган иде. Мәктәбебез укучыларына кино бик охшады, аларның күңелләрендә бик озак сакланыр.













