Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 94 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Мәктәптә туган тел атналыгы башланды 15.02.2021

Бүген мәктәптә туган тел атналыгы башланды. "2021 ел - Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" кысаларында, герой шагыйрь Муса Җәлил туган көнгә багышлап мәктәбебездә "Татарлар елмаеп үлделәр" дип аталган әдәби кичә үткәрелде. Үлемсез шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына күзәтү ясалды. Укучылар Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, әдип турында белемнәрен тирәнәйттеләр, җәлилчеләрне искә алдылар.
-
Ярышта җиңүчеләр атналык йомгак ясау линейкасында бүләкләнде 14.02.2021

Кышкы спартакиаданың ярыш төрләрендә җиңүчеләр һәм «Россия чаңгы юллары - 2021» акциясендә яхшы нәтиҗәгә ия булган укучылар һәм укытучылар, атналык йомгак ясау линейкасында истәлек грамоталары белән бүләкләнде.
-
Укучыларыбыз «Созвездие - Йолдызлык - 2021» фестивалендә район сәхнәсендә чыгыш ясадылар 13.02.2021

«Созвездие - Йолдызлык - 2021» фестивалендә, укучыларыбыз район сәхнәсендә тау арты халыклары биюен биеделәр. Җитәкчеләре Шәрипова Ленара Фәвәдис кызы. Шулай ук район сәхнәсендә мәктәбебез укучыларыннан торган баянчылар инструменталь ансамбле дә чыгыш ясады. Җитәкчеләре Камалов Флүн Фәнил улы.
-
Актанышта уздырылган «Россия чаңгы юллары - 2021» акциясенә кушылдык 13.02.2021

Яңа Əлем мәктәбе укучылары, мәктәп директоры белән бергә, Актанышта уздырылган «Россия чаңгы юллары - 2021» чаңгы ярышында да үзләренең көчләрен сынап карадылар. Тигез юлда чаңгыда гел шусалар да, ярышларда катнашып җиңәр өчен, таулы чаңгы трассаларында күбрәк шөгыльләнергә кирәк шул, дигән уй белән кайтты укучылар. Ə мәктәп директоры Илназ Илшат улы, җитәкчеләр арасында уздырылган ярышта 4 урынга ия булды.
-
Мәктәбебез "Россия чаңгы юллары - 2021" акциясенә кушылды 13.02.2021

Яңа Əлем мәктәбе укучылары һәм укытучылары "Россия чаңгы юллары - 2021" акциясенә кушылды. Хәрби-патриотик айлык кысаларында, мәктәптә укучылар өчен уздырылган кышкы спартакиаданың чаңгы ярышлары да әлеге акция белән бергә оештырылды.
-
Укучыларның кышкы спартакиадасы уздырылды 12.02.2021

Хәрби-патриотик айлык кысаларында укучыларның кышкы спартакиадасы уздырылды. Ярышта башлангыч сыйныфлар һәм 5-9 сыйныф укучылары берничә спорт төрендә үзләренең көчләрен сынадылар. Җиңүчеләр истәлек грамоталары белән бүләкләнде.
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында мәктәптә бик күп чаралар уздырыла 12.02.2021

2021 ел - Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан ителгән иде. Əлеге уңайдан безнең мәктәптә дә һәр атнада төрле кызыклы һәм укучылар өчен файдалы чаралар уздырыла. Агымдагы атнада мәктәп китапханәсендә «Туган телем - иркә гөлем!» китаплар күргәзмәсе һәм 5 сыйныфта «Табышмаклар» бәйгесе уздырылды. Укучылар бик теләп катнаштылар.
-
Укучы кызлар "тәмле" хезмәт дәресләрендә булдылар 11.02.2021

Бүген мәктәбебезнең VII, VIII, IX сыйныфларында укучы кызлар Актаныш технология техникумында "Яшь осталар" проекты кысаларында "тәмле" хезмәт дәресендә катнаштылар. Биредә алар кулинар-кондитер эшләренә өйрәнү цехында аш-су әзерләү буенча тәүге күнекмәләрен алдылар.
-
Сегодня у девятиклассников пройдёт итоговое собеседование по русскому языку 10.02.2021

Итоговое собеседование по русскому языку проводится для обучающихся IX классов образовательных организаций как условие допуска к государственной итоговой аттестации по образовательным программам основного общего образования. К ГИА-9 будут допущены девятиклассники, получившие «зачет» за итоговое собеседование по русскому языку.
-
2021 ел - Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы 08.02.2021

Республиканың күпмилләтле халыклары бердәмлеге мәсьәләсенә зур игътибар биреп, 2021 ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Әлеге ел уңаеннан, Республикада, районда һәм мәктәптә оештырылачак чаралар, гомумән еллык план белән, сылтама аша узып таныша аласыз.













