Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 94 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Җәйге спартакиадада 1 нче урын! 20.05.2021

Актаныш районы мәктәпләрендә белем алучы укучылар арасында уздырылган спартакиадада укучыларыбыз командасы 1 урынга ия булды! Афәрин кызлар һәм егетләр!
-
Дөрес туклану - сәламәтлек нигезе! 17.05.2021

Дөрес туклану - сәламәтлек нигезе! 17 май көнне ата-аналар комитете вәкиле Имамова Римма Риф кызы туклануга күзәтү ясады һәм фикерләрен журналга теркәде: "Ашханәдә ризык җылы, тәмле, туклыклы. Чиста, пөхтә. Пешекчеләр ягымлы, ачык йөзле, формадан. Укучылар канәгать. Чәйләр җылы, тәмле. Дежур укучылар өстәлләрне җыештырып, сөртеп чыктылар".
-
Балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белем иленә сәяхәт кылдылар 17.05.2021

Бүген Яңа Әлем “Миләшкәй” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белем иленә сәяхәт кылдылар. Алар мәктәптә уку бүлмәләре белән таныштылар, музейдагы борынгы экспонатларга күзәтү ясадылар. Мәктәптә эшләп килүче “Серле дөнья” курчак театрының “Зәңгәр чәчәк” әкиятен карадылар. Балаларга бу экскурсия бик ошады.
-
Биология укытучысы Гыйльфанов Фидус Нәрфис улы «Мәгариф» журналының Мактау грамотасы белән бүләкләнде 14.05.2021

Алдынгы педагогик тәҗрибәне пропагандалауда «Мәгариф» журналы белән озак еллар тыгыз иҗади хезмәттәшлектә булганы өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан мәктәбебезнең биология укытучысы Гыйльфанов Фидус Нәрфис улы «Мәгариф» журналының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
Изге бәйрәм белән! 13.05.2021

Ураза гаете мөбарәк булсын! Бәйрәм белән газиз дин кардәшләр!
-
9 сыйныф укучылары индивидуаль проектларын якладылар 12.05.2021

Бүген, 12 май көнне, 9 нчы класс укучылары жюри әгъзалары каршында үзләренең индивидуаль проектларын якладылар. Чыгышларында алар эшләренең теоретик нигезләре белән беррәттән, практик нәтиҗәләре белән дә таныштырдылар. Жюри тарафыннан бар эшләр дә уңышлы дип табылды.
-
Бөек Җиңүгә 76 ел! 09.05.2021

7 май көнне Иске Әлем авылындагы, 8 май көнне Яңа Əлем авылындагы һәйкәлләр янында Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары үткәрелде.
-
Лениза Зәки кызын юбилее белән котлыйбыз! 09.05.2021

Бүген хезмәттәшебез, башлангыч сыйныфлар укытучысы Лениза Зәки кызының гомер бәйрәме - 55 яшьлек юбилее! Хөрмәтле Лениза Зәкиевна, сезне ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр сезнең күңелегезне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын.
-
Җиңү тәрәзәләре! 08.05.2021

Укучыларыбыз "Җиңү тәрәзәләре" бөтенрәсәй акциясенә кушылды.
-
Көрәшчеләребез Мөслимдә ярышта булдылар 07.05.2021

2007-2009 елгы малайлар һәм кызлар арасында, Мөслимдә уздырылган билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә укучыларыбыз Хөҗҗәтов Ильфир һәм Ахметова Румия 3 нче урыннарны яуладылар. Афәрин, яшь көрәшчеләребез!













